1991 елның ул көне күпмедер дәрәҗәдә истә әле. Телевизорда көне буе диярлек барган «Аккош күле» балеты белән генә түгел. Илдә гадәттән тыш хәл керткән, гамәлдәге Илбашын авыру дип белдергән бер төркем югары җитәкчеләр оештырган пресс-конференция хәтергә ныграк уелган. Аеруча истә калганы – үзен СССР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы дип игълан иткән Геннадий Янаевның дулкынлануы, еш-еш борын тартып, аның саен кулъяулыгыннан файдалануы һәм барыннан да бигрәк яңа «президент»ның калтыраган куллары.
Комитет үз алдында куйган бурыч – тарала башлаган илне яңабаштан тулы составта җыю, элекке калыпта саклап калу, коммунистик идеаллардан баш тартмау. Союздаш республикаларның берсен дә калдырмый яңадан СССРга кайтару. Шул исәптән әле язын гына үзләренең бәйсезлеген игълан иткән Балтыйк диңгезе буе илләре Литва, Эстония һәм Латвияне дә. Совет империясенең таралып баруында комитетчылар фаҗига күрде. Бер алар гына да түгел. Халык та аны бәлагә тиңли иде кебек. Күп кеше бит илнең зур, көчле булуын хуп күрә. Бүген дә Советлар Союзын пьедесталга менгереп, эталонга санап яшәгәннәр хәтсез. Нишлисең, үлгән сыер һәрчак сөтле булып тоела шул.
Фетнә ни өчен нәкъ менә 19 августта яралды дигәндә, икенче көнне – 20 августта яңа Союз Килешүенә кул кую башланачак, яңартылган Берлеккә башлап РСФСР, Казахстан һәм Үзбәкстан керәчәк, бераз соңрак бу процесска башка республикалар да кушылачак дип көтелә иде. Әлбәттә, теләгәннәр. Ә кемнәрдер теләмәсә? Андыйлар да хәтсез иде. Путчистларның нәкъ менә теләмәүчеләр күплеген күреп, фетнәгә барулары хәзер дә бик аңлашыла.
Аңынчы, июльдә Мәскәү янындагы Яңа Огаревода Михаил Горбачев рәислегендә Суверен Дәүләтләр Берлеге дип аталган, алда искәртелгән союзны төзү буенча сөйләшүләр баруы, аның августның урталарында тәмамлануы да билгеле. Анда, союздаш республикалар вәкилләре белән бергә, Татарстан делегациясенең катнашуы да мәгълүм. Максатыбыз – яңартылган Союзга яңа форматта – союздаш республика статусында керү иде. Ә инде элекке унбиш союздаш республикага килгәндә, яңа Берлеккә аларның сигезе яисә тугызы керер дип көтелде. Берлек ким дигәндә киңәйтелгән федерация, хәтта ки конфедерация статусында булачак, дигән сүзләр йөрде. Һәрхәлдә Союз Килешүенең газеталарда басылып чыккан редакциясендә: «Берләшмәгә кергән дәүләтләр тулы канлы сәяси суверенитетка ия булачак, алар үз дәүләт төзелешен, хакимият һәм идарә органнарын үзләре билгеләячәк», – дип язылган иде. Башкача әйткәндә, яңа Берлеккә кергән дәүләтләр уртак валюта, уртак Кораллы көчләр, һәм ихтимал, уртак тышкы сәясәттән башка барлык мәсьәләләрне үзләре дигәнчә хәл итәчәк. Яңа Берлекнең ихтыяри шартларда төзеләчәге дә мәгълүм иде – Балтыйк диңгезе республикалары, Молдова, Әрмәнстан белән Грузия, башкалар Союзга керергә теләми икән, бигайбә, аларны беркем дә көч кулланып элекке СССР чикләрендә тотарга җыенмады.
Тарихта: «Теге вакытта шулай булса, бүген болай килеп чыгар иде», – дип әйтү юк. Кем әйтмешли, буласы булган, туйлар узган, туннар тузган. ГКЧП килеп чыгу, аның аркасында конфедерация элементлары булган яңа федератив дәүләт ярала алмау, кыскача әйткәндә, татарның да, башкаларның да бәхетен арттырмады. Яңартылган Союз килешүенә яңадан әйләнеп кайту, аңа кул кую хакында ил җитәкчелеге путчтан соң бөтенләй «онытты». Путч СССР таркалуны тизләтте. Белүебезчә, ил ГКЧП вакыйгаларыннан соң дүрт ай үтүгә – 1991 елның азагында яшәүдән туктады. Яңартылган Союз урынына БДБ – Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлеге дип аталган ирекле илләрнең фиктив берләшмәсе яралды...
Составында оборона, эчке эшләр министрлары, КГБ җитәкчесе, Премьер-министр торган Комитетның үз дигәненә ирешә алмавы – аерым тема. Ул барлы-юклы өч тәүлек эчендә җиңелде. Оборона министры Язов 19 август иртәсендә үк Мәскәүгә дүрт меңләп солдат һәм офицер, өч йөздән артык танк, бронетранспортер керткән, Кремль, Хөкүмәт йорты, Останкино, башка шундый объектлар блокадага алынган булса да. Путч җиңелү сәбәпләре халыкның ул чордагы гражданлык активлыгына, үзгәртеп кору чорында яралган кыюлыгына барып тоташты кебек. Ирек-хөрлекнең тәмен татыган халык күпьеллык куркудан арыган, аннан өлешчә арынган да иде. Ул хәтта танклардан да курыкмады. Утыз биш ел элек булган ул вакыйганы Россия өчен уникаль дип тә бәяләп буладыр. Чөнки тарихка кирәкле юнәлеш бирүне элита түгел, гади халык башкарып чыкты. 19 августта ук халык урам, мәйданнарны тутырып, Ак йорт дип аталган Хөкүмәт йортында фетнәгә каршылык штабы оеша. Путчистларның Ак йортны штурмларга ниятләве беленгәч, аның тирәсенә 150 меңгә якын мәскәүле җыела. Шул хәтле халыкның канын коярга комитетчыларның йөрәге җитми – фетнә җиңелә, коммунистик реванш барып чыкмый...
СССР чорын сагынучылар буш кибет киштәләрен, талон системасын, автомобильнең транспорт чарасы булудан бигрәк затлылык күрсәткече ролендә булуын, чикләрнең ябыклыгын, кеше хокукларының үтәлмәвен дә исенә төшерсен иде, диясе килә. Зур террор, ГУЛАГлар чорын әйткән дә юк. Теориядә бик матур, практикада шактый затсыз строй белән саубуллашканбыз икән, моңа сөенәсе генәдер.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез