Авылда яшәүче бер бабайның җитмеш яшьлек юбилеена ноутбук бүләк иткәннәр. Югары белемнәр алып, дәрәҗәле урыннарга ябешеп картайган кеше түгел инде ул, гади бер авыл агае – балта остасы, тимерче, тагын әллә күпме шундый һөнәрләр белүче. Картлач башта бик шатланмаган инде моңа, ләкин дөнья күргән кеше буларак, сөмсере коелуын сиздермәскә тырышкан:
– Мондый нәрсәләр белән утырырга мин яшь кеше түгел хәзер, шулай да карт дип уйламавыгыз өчен рәхмәт! – дип бүләген читкәрәк алып куйган.
Бәйрәмнәре узгач, төрле юллар белән теге компьютердан котылу чарасын эзләргә тотынган. Оныкларына да, балаларына да тәкъдим итеп караган, тик тегеләр аның бүләк икәнен белеп, баш тартканнар. Күрше-күлән дә ризалашмаган. Хәтта бер литр бәясенә утын ярырга килгән иргә дә биреп чыгармакчы булган, тик теге дә баш тарткан:
– Миңа сыеграк нәрсә сал, лутчы, – дигән.
– Бәясе бар диләр аның, сатарсың берәрсенә...
Шуннан теге сәрхушның кинәт кенә башы эшләп киткән дә ноутбукны алган. «Покупка»сын «юып» беркадәр утырганнан соң аны бабайга кире тоттырган:
– Син бик акыллы кеше икәнсең, абзый, дөп-дөрес әйтәсең, бу нәрсәне мин чынлап та сатарга булдым. Мә ал, бәясе дә кыйбат түгел... Бер шешәгә бирәм, – дип, тегенең тагын бер «ярты»сын кыстырып чыгып киткән.
Беркемгә дә кирәкмәгән нәрсә бүләк иткәннәренә чираттагы кат ачуы чыкса да, бабай үзен тынычландырырга тырышкан:
– Ярый, озакламый коданың сиксән яшьлек юбилее җитә, шуңа бүләк итәрмен әле.
Беркөнне бу моны кабызып карарга булган. Башта бик мәгънәсез, файдасыз нәрсә булып тоелган инде. Шуннан бераз кулы күнегә төшкәч, нәрсәседер кызык кебек тоелган. Дәвам иткән шулай.
Башта моны хәрефләр җыю, экранда гына хат язу мөмкинлеге шаккатырган. күрше малаеның ярдәме белән шәһәрдәге балаларына хат язып салган, ә тегеләрдән җавап хаты килеп төшкәч, түбәсе бөтенләй күккә тигән.
– Монысы гына ерунда, монда тагы әллә нәрсәләр эшләп була! – дип канатландырган күрше малае. – Теләсәң, өйрәтәм.
– Өйрәт!
Картайгач, кешегә сабый акылы керә, диләр. Бу тискәре мәгънәдә генә әйтелгән сүз түгелдер, сабый акылы бит ул бөтен нәрсәне дә сеңдерергә сәләтле. Вәт, бабай акылы да барысын да сеңдереп барган шулай.
Өйрәнүе җиткәч, беренче эш итеп корткасының фотосын матурлап чыгарттырып стенага элек куйган. Балалары, оныклары белән язышырга керешкән... Дәлше бүлше инде... Яшәреп китә бу, сырхаулары таралып, адымнары җиңеләеп кала.
Биш-алты ел элек сөйләгәннәр иде моны. Әле ниндидер соцчелтәрдә авыл эшләренә кагылышлы төркем алып бара, илле меңгә якын подписчигы бар икән. Шуннан керем дә килә, пенсиясеннән артыграк чыга, ди.
Сокланырга гына кала инде...
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез