Федераль нотариаль палата белгечләре фаразлавынча, андыйлар быел 15 процентка җитәргә мөмкин. Килешү төзүчеләр саны Мәскәү, Санкт-Петербург, Мәскәү өлкәсе, Краснодар крае һәм Татарстанда арта.
Нигә кирәк?
Белгечләр аңлатуынча, никах килешүләре саны артуның төп сәбәпләреннән берсе – халык арасында гаилә финансларына мөнәсәбәт үзгәрү. Элек өйләнешергә уйлаган егет кеше булачак хатынына, никах килешүе төзибез, дисә, аны шунда ук саранлыкта гаепләрләр иде. Ә кыз авызыннан шундый сүз чыкса, аны үз файдасын карый торган итеп кабул итәрләр иде. Замана белән барысы да үзгәрә. Хәзер килешү алдан ук аяк астына салам җәеп кую ысулы буларак карала. Хәер, соңгы елларда бик иртә гаилә корырга атлыгып торучылар да аз. Яшьләре 30–35 кә җиткән егет-кызлар фатир һәм автомобиль алып өлгергән була. Шулай итеп алар гаилә корганчы җыйган байлыгын саклап калырга тырыша.
Соңгы тикшерүләргә күз салсак, килешү төзү сәбәпләре арасында Россия халкы еш кына шәхси һәм финанс мәнфәгатьләрен яклауны атый. Статистикадан күренгәнчә, никах килешүен эшкуарлар да үз итә башлаган. Бер яктан алар – гаиләсен, икенче яктан эшен саклый.
Йөк ташу белән шөгыльләнүче шәхси эшмәкәр Гаяз Ибраһимовлар гаиләсе дә никах килешүен эшне башлаган елларда ук төзеп куя. Килешү буенча гаиләдәге барлык күчемсез милек тормыш иптәше Сиринәнең мөлкәте буларак билгеләнелә. Ә транспорт Гаязныкы.
– Бизнес булгач, төрле хәлләр була. Чит илдән товар ташу белән шөгыльләнәм. Бөлгенлеккә чыккан очракта гаиләм ярык тагарак янында калмасын дип, хатыныма никах килешүе төзергә тәкъдим иттем. Башта шикләнеп караса да, барысын да аңлатып биргәч, ризалашты, – ди Гаяз. – Илдә барган вазгыять аркасында эш күләме һәм керем кимеде. Эшемдә авырлыклар башланды. Бизнеска алган кредитларымны түли алмыйча, эш судка барып җитте. Кредиторлар фатирны бурычларны түләтү өчен алмакчы иде. Суд аларның шикаятен кире какты, чөнки килешү буенча фатир Сиринәнеке генә. Шулай итеп гаиләм өчен фатирны саклап кала алдым.
Отышлы адым
Финанс белгече Фәнис Хөсәенов, үз чиратында, бизнес алып барган кешеләргә никах килешүе төзү – иң отышлы адым, дип саный.
– Катлаулы чорда яшибез, эшкуарлык белән шөгыльләнүчеләр эшләрен берничә тапкыр киредән башлаган очраклар да бар. Нәкъ менә бу вакытта никах килешүе аларның гаиләләрен төрле югалтулардан саклап кала. Бизнесы ябылса да, балалары һәм хатыны яки ире урамда калмый дигән сүз. Яшьләргә килсәк, алар әти-әниләре тырышлыгы белән фатир яки автомобиль алган булырга мөмкин. Бу очракта, әлбәттә, гомер иткән өлкәннәр никах килешүе төзү яклы. Һәм моны яшьләрдән таләп итә. Аерылышучылар күп булуын искә алсак, бу бик дөрес карар булып чыга, – диде Фәнис Хөсәенов. – Шуннан үз өлкәсендә уңышка ирешкән яшьләрне дә онытырга ярамый. Алар алдан ук барысын алга куеп сөйләшергә ярата, шуңа да никах килешүе төзи. Икенче тапкыр гаилә коручыларга да мондый килешү кабул итәргә киңәш итәр идем. Тәҗрибәдән чыгып шуны әйтә алам: никах килешүе төзегән гаиләләр ныграк та була әле ул.
Килешү төзегәндә шуны онытмагыз: бар сатып алынган күчемсез милек ирнеке яки хатынныкы гына була алмый. Килешүдә шулай язылган очракта да гаилә булып яши башлаганнан соң алынган фатирны закон ике кешегә бүлүне таләп итә ала.
12 ел элек өйләнешкән Алсу белән Дамир Гыйльфановлар да (исемнәре үзгәртелде. – Авт.) туй алдыннан никах килешүе төзи. Килешүдә «сатып алынган мөлкәтнең барысы да түләүчегә рәсмиләштерелә» диелгән юллар була. Дамир карьера төзеп, фатирларын арттырган вакытта, Алсу хуҗабикә булып, тормышын балалар тәрбияләүгә багышлый.
– Ирем, аерылышабыз, дигәч, яшен суккандай булды. Никах килешүе турында мин инде күптән оныткан идем. Шулай да балалар белән урамга куып чыгарыр дип уема да килмәде. Аерылышудан соң мин торыр урынсыз калдым, – ди Алсу. – Судка мөрәҗәгать итеп, никах килешүендә минем мәнфәгатьләрем искә алынмавын дәлилләп чыктым. Нәтиҗәдә бергә яшәү барышында алынган барлык күчемсез милек икегә бүленде. Никах килешүенә кул куяр алдыннан аны җентекләп укырга, бик каты яраткан очракта да кешеләргә ышанып бетмәскә киңәш итәр идем. Тормыш гел сөеп-сөелеп кенә бармый. Аерылышу очраклары да була.
Тикшереп эш йөртү
Юрист Булат Закиров фикеренчә, бер калыпка салынган килешү барлык гаиләләргә дә туры килеп бетми. «Ир белән хатынның иң зур ялгышлыгы – әзер шаблон буенча никах килешүе төзү», – ди ул. Аның сүзләренчә, бер үк шартлар бер гаилә өчен отышлы һәм икенчесе өчен тискәре булырга мөмкин.
– Мал-мөлкәтнең килеп чыгышын, ир белән хатынның керемнәрен һәм киләчәккә планнарны исәпкә алу мөһим. «Кемгә рәсмиләштерелгән – шуңа була» кебек сүзләргә аеруча сак карарга кирәк. Никахтагы бөтен мөлкәт акрынлап иргә яки хатынга гына рәсмиләштерелсә, бу – бәхәс өчен нигез, – диде Булат Закиров.
Никах килешүе милек мөнәсәбәтләрен генә җайга сала. Аңа ир белән хатынның үз-үзен тотышы, балалар саны, ял итү урыны, дуслар белән аралашу турындагы таләпләрне кертергә ярамый. Шулай ук никах килешүе аша баланың аерылышканнан соң кем белән калачагын яки алимент ничек түләнәчәген билгеләү мөмкин түгел – моның өчен аерым килешүләр бар. Килешү шартларын үзгәртергә мөмкин, ләкин ир белән хатынның үзара ризалыгы һәм нотариаль рәсмиләштерү белән генә. Бәхәсләр ешрак еллар узгач, мал-мөлкәт, бизнес, кредитлар яки варислык мәсьәләләре нигезендә барлыкка килә.
Үзара аңлашу
Туй мәшәкатьләре белән йөрүче «Болгар радиосы» алып баручысы Гөлназ Рәшитова никах килешүен төзүне аерылышуга алдан әзерләнү яки сөйгәнеңә ышанып җитмәү кебек кабул итүен җиткерде.
– Булачак ирем дә бу фикер белән килешә. Безнеңчә, гаиләдә, бизнестагы кебек, хисап һәм коммерция хисе булырга тиеш түгел. Тормышта төрле хәлләр була, киләчәк турында хәзер уйларга кирәк, диючеләргә Россиянең Гаилә кодексында язылганнарны исләренә төшерергә тәкъдим итәм. Анда «никахта тупланган барлык мал-мөлкәт болай да ир белән хатынның уртак милке булып санала һәм аерылышканда 50 гә 50 нисбәтендә тигез бүленә» диелгән. Шуңа күрә без иң бәхетле мизгелләрдә юристларга барып, аерылышкан очракта мөлкәт бүлешү турында сөйләшүне күз алдына да китерә алмыйбыз, – диде Гөлназ. – Бу, киресенчә, ике кеше арасына салкынлык һәм аңлашылмаучанлык кертә. Әлбәттә, никах килешүе – һәр гаиләнең шәхси эше. Ләкин арада чын ышаныч һәм бер-береңне яклау хисе бар икән, иң яхшы гарантия – хөрмәт һәм үзара аңлашу.
Фикер
Биектау районы «Карадәниз» мәчете имам-хатыйбы Нурислам хәзрәт Вәлиулла дин ягыннан никах килешүенә каршылыклар юклыгын җиткерде.
– Безнең диндә алдан килешү булмаган очракта гаиләдә һәр кешенең эшләгән акчасы, тапкан мөлкәте үзенеке булып санала. Ләкин гаиләне тәэмин итү вазыйфасы тулысынча ир-атка йөкләнелә. Ул – аның төп бурычы. Бу хакта Коръәндә дә әйтелгән. Дини кануннар буенча, талак (аерылышу) булган очракта һәр кеше үз мөлкәте белән китәргә тиеш. Гаилә башлыгы вафат булганда, хатын-кызның малы үзенә кала, ә ирнең малы хатынына һәм балаларына бүленә. Хәзерге заманда хатын-кызлар да ирләре белән бер дәрәҗәдә эшләп, гаиләгә акча керткәнлектән, аерылу очрагында аның гаиләгә тоткан чыгымнары да искә алына, – диде Нурислам хәзрәт.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Гаилә” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез