Көзге ялларда республикада барлыгы 324 мәктәп яны лагере ачылачак. Анда 13 меңнән артык бала ял итәчәк. Шуларның 1338 енең әтиләре махсус хәрби операциядә катнаша. Әтнә районының Күңгәр авылы мәктәбендә узачак лагерьга барлыгы 20 бала язылган.
– Мәктәптә түгәрәкләр дә эшләячәк. 9–11 нче сыйныф укучылары имтиханга әзерләнәчәк. Экскурсияләргә йөреп торабыз. Уку башлангач, һәр сыйныф күл буена походка чыга. Балаларыбыз каядыр читкә ял итәргә йөрми. Үзебездә дә рәхәт, – ди мәктәп директоры урынбасары Ландыш Әхмәтова.
Көзге каникул – иминлек һәм файдалы ял вакыты. Сарман районының мәгариф бүлеге белгече Гөләндәм Хәлиуллина әйтүенчә, бу чорда балаларның иминлеген тәэмин итү, мәктәп яны лагерьлары эшен оештыру буенча кирәкле чаралар күрелә.
– Бездә быел көзге каникулда 10 мәктәп яны лагере оештырылачак. Аларда 350 бала ял итәчәк. Төп максаты – балаларны күзәтүсез калдырмыйча, аларга кызыклы ял оештыру. Программага спорт чаралары, иҗади остаханәләр, викториналар һәм экскурсияләр кертелә. Шулай ук кайбер балалар Зәйдәге «Факел» һәм Әлмәттәге «Солнечный» лагеренда ял итәчәк. Иң мөһиме: һәр бала имин һәм сәламәт булып өйгә әйләнеп кайтсын, – ди методист.
Баулы районының Кызыл Яр мәктәбендә 147 бала укый. Алар да каникулда өйдә генә тик ятмаячак. Укучылар «Пушкин картасы» белән Казанга «Рюриклар гаиләсе» дигән тарихи экскурсиягә җыена. Һәр сыйныф райондагы Боз сараена, бассейнга барачак. Кино да карап кайтмакчылар.
Әби-бабайны да онытмыйлар. Актанышта яшәүче Венера Гомәрова да оныкларын көтә әнә.
– Каникул саен Чаллыдан өчәүләшеп кайталар. Җәйләре авылда үтә. Ә менә көзгесе ничек булыр? Анысы мәктәптә планлаштырылган чараларга бәйле. Гадәттә каникулда бабалары белән балык тотарга баралар. Агыйдел буенда ял итә торган урыныбыз бар. Көймәсе дә, вагоны да шунда. Ялларны күңелле уздырабыз, – ди Венера Гомәрова.
Берәүләр әти-әниләр белән чит җирләргә барырга, икенчеләр исә үзебездәге истәлекле урыннарга сәяхәт итәргә җыена. Казандагы туристлык компаниясе белгече Айгөл Хафизова әйтүенчә, республикада моның өчен мөмкинлекләр җитәрлек. Әти-әниләр бигрәк тә балалары белән сәяхәт итәргә ярата. Инде Яңа ел каникулына язылып куйганнар.
– Сезон ахыры якынлашса да, туристлар байтак әле. Күбрәк шәһәр буенча уздырылган экскурсияләргә йөриләр. Истәлекле урыннар белән танышалар. Кремль, Сөембикә манарасын карыйлар, Кол Шәриф мәчетенә керәләр. Көндез тарихи урыннар белән кызыксынсалар, кичен заманча архитектура, әйтик, Игенчеләр сарае, «Казан» гаилә үзәге, Курчак театры, «Туган авылым»га баралар. Шулай ук Зөя, Болгар, Йошкар-Олага сәяхәт итеп була. Балаларга Иннополистагы робот курьерлар, пилотсыз таксилар кызык. Яңа технологияләр ошый, – ди Айгөл Хафизова.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез