Газетага язылу
  • Фото: «Татар-информ»

Октябрь нинди үзгәрешләр алып килә?

Торак-коммуналь хезмәтләргә түләүләр арта, маркетплейслар яңа кагыйдәләр буенча эшли башлый. Законнардагы үзгәрешләрнең иң мөһимнәре белән таныштырып үтәбез.

Октябрь нинди үзгәрешләр алып килә?
  • Торак-коммуналь хезмәтләргә түләү күләме арта. Төбәкләрдә – 8–22, Россия буенча – уртача 9,9 процентка. Ләкин квитанциядә күрсәтелгән санның автомат рәвештә шушы процентка үсүен аңлатмый бу. Түләү ничек исәпләүгә, торак мәйданына, ресурслардан файдалану күләменә һәм җирле хакимият карарына бәйле.
  • Интернет-кибетләргә сатучыларны тикшерү бурычы йөкләнә. 1 октябрьдән алар товар турында тулы мәгълүмат урнаштырырга һәм акцияләрдә катнашырга, теге яки бу банкның картасын рәсмиләштерергә теләмәүчеләр өчен чынбарлыктагы бәяне күрсәтергә тиеш. Әйләнештән алынган, дәүләт регистрациясе узмаган яки Пестицидлар һәм агрохимикатларның дәүләт каталогына кертелмәгән товар карточкаларын урнаштыру тыела. Бу кагыйдә Россиядә теркәлмәгән БАД, дарулар һәм медицина кирәк-ярагына да кагыла. Маркетплейсларга Дәүләт хезмәтләре порталы һәм эшмәкәрләрнең реестрлары аша сатучылар турында мәгълүматларны тикшерү бурычы куела. Сатучы закон бозган очракта, оператор аның шәхси кабинетын ябу хокукы ала.
  • Тәмәке сатуга контроль көчәя. 1 октябрьдән аны күмәртәләп һәм ваклап сатуга лицензия таләп ителәчәк. Күмәртәләп сатучыларга аны – Росалкогольтабакконтроль, ваклап сатучыларга төбәкләр бирәчәк. Тәмәкене кибеттә ачык киштәгә куйган өчен, балигъ булмаганнарга, транспортта, мәктәп-балалар бакчасы тирәсендә саткан өчен лицензия юкка чыгарылачак. Сату урыны мәктәп-балалар бакчасынан нинди ераклыкта булырга тиешлеген җирле хакимият халык белән бергә хәл итәчәк. Зур оешмаларга лицензия алу өчен дәүләт пошлинасы – 800 мең сум түләргә кирәк булачак. Сатучыларга ул 20 мең сумга төшәчәк.
  • Присяжныйлар исемлекләре бастырып чыгарылачак. Җинаять эшен карауда катнашу өчен дәүләт тарафыннан законда билгеләнгән тәртиптә чакырылучыларның исемлекләре 1 октябрьдән муниципалитетларның рәсми сайтларына урнаштырылачак. Муниципалитетлар мондый исемлекләрне район судларына һәм Хөкүмәткә ни рәвешле – кәгазьдәме яки электрон юл беләнме җибәрәсен үзләре хәл итәчәк. Моңа кадәр хакимияттәгеләргә меңнәрчә битне бастыру һәм таратуга бюджет акчасын исраф итәргә туры килгән. Ә кешеләр нигезле сәбәп белән исемлектән төшереп калдыруны сорап язган гаризаларын тиз генә тапшыру мөмкинлегенә ия булмаган.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре