Аның сүзләренчә, күп кенә әби-бабайлар түгәрәк һәм секцияләрдә дәресләр өчен түли, дәреслекләр, кием-салым сатып ала, шулай ук балаларны укыту һәм дәвалау чыгымнары белән ярдәм итә. Бу – ата-аналарга зур ярдәм.
Иванов фикеренчә, пенсионерларга үзләренең оныкларына ярдәм йөзеннән укырга, дәвалануга, өстәмә дәресләргә һәм башка ихтыяҗларга киткән чыгымнарның 13 процентын кайтарырга рөхсәт итәргә кирәк. Мондый чара өлкән яшьтәге кешеләргә ярдәм итә, буыннар арасындагы элемтәне ныгыта һәм балаларны тәрбияләүдә өлкән туганнарның катнашуын стимуллаштыра, дип саный ул.
Ул шулай ук акчаларны кире кайтару лимитын билгеләргә тәкъдим итте – һәр оныгына елына 50 мең сумга кадәр. Шул ук вакытта, аның фикеренчә, ата-аналар чыгымнарны икеләтә исәпкә алмас өчен шул ук балага шундый ук ташлама рәсмиләштергән очракларда мондый тотып калу мөмкинлеген юкка чыгарырга кирәк.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Гаилә” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез