23 июль 2026 материаллары
-
Яңалыклар
СВО ветераннары Татарстан Рәисе Кубогы кысаларында ярышларны дәвам итәчәк
Татарстанда 2026 елның маеннан махсус хәрби операциядә катнашучылар арасында II Республика Рәисе кубогы уза. Ярышлар вакытында махсус хәрби операция ветераннары җиде спорт дисциплинасында катнашты инде, ә катнашучылар саны 250дән артып китте, дип хәбәр итә «Ватанны саклаучылар» фонды матбугат хезмәте.
-
Яңалыклар
«Хәрәкәттә-бәрәкәт» проекты кысаларында рус халык биюләрен өйрәтәчәкләр
Бүген, 23 июльдә, 18:00 сәгатьтә Г.Камал исемендәге театр амфитеатрында «Хәрәкәттә-бәрәкәт» проекты кысаларында рус халык биюе буенча бушлай остаханә оештырылачак. Чара, Россия халыклары бердәмлеге елы уңаеннан, Идел буе халыклары биюләренә багышланган очрашуларның дәвамы булачак.
-
Яңалыклар
Татарстан Диния нәзарәте мөфти исеменнән шалтыратучы мошенниклык очраклары турында кисәтә
ТР мөселманнары Диния нәзарәте Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән телефон аша мошенниклык очраклары турында кисәтә.
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов белән Россия Почтасы генераль директоры килешүгә кул куйдылар
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Почтасының генераль директоры Михаил Волков белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.
-
Яңалыклар
Балалар лагерьларының эшен оештыру буенча «кайнар линия» узачак
Иртәгә, 24 июльдә, 14.00 сәгатьтән 15.30 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында 2026 елның җәйге чорында балалар лагерьларының эшен оештыру буенча «кайнар линия» узачак.
-
Яңалыклар
Миңнеханов «Казан марина» туризм территориясе проектын гамәлгә ашыру буенча киңәшмә үткәрде
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Казан марина» туризм территориясе проектын гамәлгә ашыру буенча киңәшмә үткәрде. Чара ТР Хөкүмәте Йортында узды.
-
Яңалыклар
Татарстанда +35 градус эссе булачак
Якшәмбе көнне Татарстанда температура +35 градуска кадәр күтәреләчәк.
-
Яңалыклар
Оныкларын тәрбияләүдәдә катнашкан әби-бабайларга салым чигерүе кертергә тәкъдим иттеләр
Оныкларын тәрбияләүдә актив ярдәм иткән һәм аларны үстерүгә үз пенсия акчаларын сарыф иткән әби-бабайларга салым чигерүенә хокук бирергә кирәк. «Россия православная» гомумроссия иҗтимагый хәрәкәте рәисе Михаил Иванов «Абзац» белән әңгәмәдә шулай дип белдерде.
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов «Һөнәре буенча иң яхшысы» бәйгесендә җиңгән ветеринар кызны котлады
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Һөнәре буенча иң яхшысы» бәйгесендә җиңгән Татарстан кызын җиңүе белән котлады.
-
Җәмгыять
«Тавыкларның тыныч тормышы безгә акчадан да, сәламәтлектән дә кадерлерәк»
Авылда без әллә нәрсәләр үстерәбез бит инде. Бәрәңге, мәсәлән. Уңдырышлырак булсын дип, җирне ашлыйбыз, йомшартабыз, әллә нәрсәләр белән эшкәртәбез. Шуннан бәрәңге утыртабыз. Ул шытып чыкканчы ук, чүп үләннәре калкына, аларны йолкып ташлыйбыз. Җепселләре дә калмасын өчен тырмалап чыгабыз. Бәрәңгенең колагы күренүгә, колорадо конгызлары җыела.
-
Җәмгыять
Шәһәрдән авылга күченгән гаилә: «Авылда рәхәт! Без монда иркен сулыш алып яши башладык»
Түбән Кама районының Ширәмәт авылында яшәүче Уфимцевлар гаиләсе алты ел элек шәһәр тормышын авылга алыштырган. Татьяна сыр пешереп, табигый кремнар эшләсә, ире Евгений агачтан өй җиһазлары ясый. «Авылда рәхәт! Без монда чын матурлыкны күреп, иркен сулыш алып яши башладык», – ди алар.
-
Яңалыклар
Казанда муниципаль хезмәткәрләрнең хезмәтенә түләү өчен 25,3 миллиард сум акча тотылган
2026 елның беренче яртыеллыгында Казан бюджетының муниципаль хезмәткәрләр һәм муниципаль учреждение хезмәткәрләре эшенә түләү чыгымнары, иминият взносларын исәпкә алып, 25,26 миллиард сум тәшкил иткән. Бу турыдагы мәгълүмат Казан шәһәре Башкарма комитеты сайтында урнаштырылган.
-
МӨҺИМ
Авылда бәби табучыларга 200 мең түлиләр
Татарстанда авыл җирендә бәби тапкан хатын-кызларга бирелә торган пособие күләме икеләтә артты. Хәзер беренче сабыен 25 яшькә кадәр алып кайтучыларга 100 мең сум түлиләр. 29 яшькә кадәр өченче һәм аннан соңгы баласын тапкан хатын-кызга 200 мең сум акча бирелә.
-
Яңалыклар
Татарстан эскроу счетлар кулланып торак төзү буенча иң актив тиөбәкләр өчлегенә кергән
Эскроу счетлар кулланып, шәхси торак төзелешен үстерү буенча Татарстан илнең иң актив төбәкләреннән берсе булып кала.
-
Яңалыклар
Россиянең иң яхшы ветеринария фельдшеры Татарстанда яши
Тәтеш районыннан Татьяна Спирина «Һөнәре буенча иң яхшысы» Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсының федераль этабында җиңү яулады.