Газетага язылу

Отам дип оттыру: илдә яшәүче 13 миллионга якын кешедә комарлы уеннарга бәйлелек бар

Башта булган акча тотыла, аннан кредит карталарына чират җитә, ахырдан исә өйдәге техника, хәтта фатир һәм автомобильләрдән җиләр исә.

Отам дип оттыру: илдә яшәүче 13 миллионга якын кешедә комарлы уеннарга бәйлелек бар

Нәфес аркасында күбрәк акча кертеп, табыш алырга омтылучылар алдануларын сизми дә кала. Сүзебез лудомания – наркомания, алкоголизмны куып җитеп килә торган тагын бер куркыныч замана чире турында. Ул да гаиләләрне җимерә, кешене бер тиен акчасыз калдыра, җитди психологик проблемаларга китерә.

Артканнан-арта бара

Лудомания – комарлы уеннарга бәйлелек ул. Ил күләмендә уздырган тикшеренүләрдән күренгәнчә, бүген әлеге бәйлелек Россиядә яшәүче 13 миллионга якын кешедә бар. Бу – илдә яшәүче 18 яшьтән өлкән кешеләрнең 12 проценты дигән сүз. Ягъни уеннарга бәйлелек иң киң таралган психик тайпылышларның берсенә әйләнеп бара. Шул ук вакытта бәйлелеге булган кешеләрнең бары тик 5–10 проценты гына ярдәм сорап табибларга мөрәҗәгать итә. Сәбәпләре төрле: авыруны мөстәкыйль рәвештә җиңәргә тырышучылар да, проблема булуны инкарь итүчеләр дә, фаш ителүдән куркучылар һәм белгечләрнең ярдәм итә алуына ышанмаучылар да бар.

САН

Комарлы уеннарның бердәм регуляторы мәгълүматлары буенча, 2025 елда Россиядә легаль букмекерлар тарафыннан кабул ителгән ставкаларның тулаем күләме 1 триллион 900 миллиард сумга (!) җиткән. 2024 елдагыга караганда 8,4 процентка күбрәк дигән сүз бу.

Бүген кая карама букмекерлар рекламасы, блогерлар әледән-әле онлайн казинолар турында сөйли. Болар барысы да – телефонда, социаль челтәрләр һәм спорт ареналарында... Һәм иң мөһиме: һәркайсы өйдән чыкмый гына акча эшләп булуына ышандырырга тырыша. Җайлы бит, бу уеннарда теркәлергә нибары телефон номеры да җитә. Теркәлгән өчен бүләк итеп акча да бирәләр әле. Башта син аларның акчасына уйныйсың, ә соңыннан алар синең акча янчыгыңа хуҗа була.

Упкынга тәгәрәү

«Мин бу юлга басмыйм», – дип әйтергә ашыкмыйк. Бәла аяк астында гына шул. Марат Минһаҗев та (исеме үзгәртелде. – Авт.), комарлы уеннарга кереп китеп, иң кадерле кешеләрен – гаиләсен югалтырын күз алдына китерми.

– Кечкенәдән футбол яраттым. Барлык командаларның уеннарын карап, анализлап бара идем. Шулай бергә футбол караганда, хезмәттәшем букмекер конторасы кушымтасын күрсәтте. Анда акча эшләп булуы белән мактанды. Чемпионнар лигасына акча керттем һәм зур сумма оттым. Моны берничә тапкыр эшләп, акчамны арттырдым. Ул вакытта моның комарлы уен булуын уйлап та карамадым. Барысын да төптән анализлап эшлим кебек иде, – ди Марат.

Ләкин букмекерлар җайлы гына акча эшләп баерга җыенган егеткә аяк чала башлый.

– Оттыра башлагач, куркасың бит инде. Акыл белән эшләп булмый башлый, тикшереп тормыйча, барлык уеннарга акча куясың. Нинди спорт төре булуы, кемнең уйнавы мөһим түгел. Ул чакта күземә ак-кара күренмәде, балалар белән аралашмый башладым. Төннәр буе спорт уеннары карадым, уңыш кына елмаймады, – дип сөйли Марат. – Хезмәттәшләрем, туганнарымнан бурычка акча җыйдым, вакытында кайтара алмадым. Моның аркасында миңа ышаныч бетте. Хатыным ярдәм итәргә тырышты, күрәзәчеләр дә, өшкерүче әбиләр дә калмады, психиатрларга да барырга үгетләде. Мин үземне авыру дип санамый идем. Тормышның упкынга тәгәрәвен аңлау авыр бирелде. Улымның компьютерын алып чыгып саткач, хатынымның сабырлыгы бетте. 4 миллион сум бурычым белән бер ялгызым калгач кына, белгечләргә мөрәҗәгать иттем.

Үсмерләргә чират җитте

Наркологлар исә чаң суга: комарлы уеннар белән мавыгучылар арасында үсмерләр саны арта. Лудомания белән көрәш үзәге мәгълүматларына күз салсак, Россиядә видеоуеннар (мобиль уеннарны да кертеп) белән 7–14 яшьлек 18 миллионга кадәр бала мавыга. Психотерапевт Ренат Миназов та хәзер азартлы уеннар белән мавыгучыларның елдан-ел яшәрүен әйтә.

Ренат Данисович, хәзерге заман лудоманнары – кемнәр алар?

– 10–15 ел элек уеннарга бәйлелеге булганнар арасында 20–30 яшьлекләр күп булса, хәзер күбрәк үсмерләр белән эшлибез. Күбесенчә ир-егетләр. Үз тәҗрибәмдә кызларның ярдәм сорап мөрәҗәгать иткәннәре юк әле. Бу инде гаиләдә акча эшләү ирләргә йөкләнгән булу белән дә аңлатыла. Уеннарга кереп китүне дә алар акча эшләүнең бер ысулы дип кабул итә. Шуннан чыгып, бу юлга кечкенәдән гаиләдә акча җитмәүне күреп үсүчеләр баса, дисәм дә ялгышмам.

Уенчыларның яшәрүенә килгәндә, хәзерге балаларның сөйләшә башлаганчы ук кулларында телефон була. Алар бик тиз җитлегә, тәрбияне ата-анадан түгел, ә интернеттан ала. Хәзер казино һәр баланың кесәсендә дияргә була. Бу исә үсмернең җитлекмәгән психикасына начар тәэсир итә. Элек өлкәннәрдә генә була торган авырулар хәзер яшьләрдә күзәтелә. Монда сүз лудомания турында гына бармый, психик авырулар, эчкечелек, наркомания дә яшәрә.

– Наркомания очраклары кимеп, игроманнар саны артты, диләр. Бу мәгълүмат дөреслеккә туры киләме?

Мин моның белән килешәм. Яшьләргә социаль челтәрләрдәге матур тормыш кирәк. Алар тиз генә баеп китү юлларын эзли башлый, комарлы уеннарга кереп киткәннәрен сизми дә кала. Эшләми генә баерга теләүдән бу. Һәр адымда инвестиция, акция, облигация, криптовалюта турында сөйләп торганда, нинди эшләп йөрү инде ул.

– Уйный башлаган кеше ничек үзгәрә? Нәрсәгә игътибар итәргә кирәк?

– Иң беренче чиратта, акчага бәйле проблемалар башлана. Алган кредит һәм бурычлары арта. Үзенең эшләгән акчасы җитми. Гел алдый. Йокысызлыктан интегә. Агрессив кешегә әйләнә. Сөйләшкәндә күзгә карамый. Уеннарга бәйлелек башка проблемаларны да китереп чыгарга мөмкин. Әйтик, кеше эчә башлый. Иң аянычлысы: уйнаган кеше үзен бер кайчан да авыру дип санамый. Ләкин бу – психик авыруларның бер төре.

– Комарлы уеннарга бәйлелеге булган кешеләрне ничек дәвалыйсыз?

– Монда бары тик психотерапия генә ярдәмгә килә. Аларны алты айга стационарга салабыз. Шуннан соң да алар бер елга кадәр белгечләр белән аралашып тора, төрле бергәлекләрдә ярдәм ала. Без лудоманнарның тормышка карашын үзгәртергә, тормыш кыйммәтләрен таный белергә өйрәтәбез. Ә инде үсмерләр белән эшләүдә бер аерма бар. Кагыйдә буларак, күп очракта әти-әниләре тату булмаган гаиләдә тәрбияләнүче балалар уеннарга кереп китә. Монда инде әти-әниләрнең бер-берсенә булган мөнәсәбәтен үзгәртү кирәк. Балалары уеннар белән мавыкканны белгән әти-әниләр белгечләр ярдәменнән баш тартмасыннар иде. Комарлы уеннар – вакытлыча мавыгу гына түгел, эчкечелек һәм наркомания кебек бәйлелек. Вакытында ярдәм алып, балагызны коткарып калу ягын кайгыртыгыз.

Фикер

Фәнис Хөсәенов, финанс белгече:

– Лудоманнарның саны артуга берничә фактор тәэсир итә. Бүген безнең илдә төрле спорт чараларында ставкалар кую легальләштерелгән. Әйтик, социаль челтәрләрнең кайсын гына ачсаң да, җайлы гына акча эшләргә өйрәтәләр. Уйнарга теләгән кешегә бернинди киртәләр юк. Шуңа күрә дә кешеләр лудомания юлына ике дә уйламый баса ала. Икенчедән, балалар кечкенәдән видеоуеннарда белән мавыга. Бу да – үзенә күрә бер бәйлелек. Башта ул дустымны җиңәм дип уйный. Ахырдан ставкалар куя башлый. Шуңа да ата-аналардан игътибарлы булу сорала. Моннан тыш, 18 яше тулган һәркем кредит ала ала. Бу – тагын бер проблема. 20 минут эчендә кулга кергән 100–200 мең сум акчаны алар уеннарга сарыф итә. Ә ата-аналар бурычны тизрәк түләргә тырыша. Бу – безнең зур хатабыз. Монда балага шартлар куярга курыкмаска кирәк. Мәсәлән, «Дәвалану узсаң, бурычларыңны түлибез». Башкача була алмый. Тагын бер сәбәп – финанс ягыннан белемнәрнең сай булуы, акча тота белмәү. Бездә финанс грамоталылыгы тиешле дәрәҗәдә өйрәтелми. Бар проблема да шунда. Акча мәсьәләсен алдан ук планлаштырырга өйрәнәбез икән, бюджеттан тайпылмыйча яшибез. Бүген исә бездә моның киресе күзәтелә. Акча җитми икән, тизрәк кредит карталарына үреләбез.

2026 елның 1 сентябреннән Россиядә алкоголизм һәм наркомания белән беррәттән лудоманияне дә рәсми рәвештә дәвалый башламакчылар. Хөкүмәт моны зарарлы гадәт кенә түгел, ә бушлай медицина ярдәме таләп итә торган авыр патология дип таныган.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре