Татарстан яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров хәзерге вакытта Кырым лагерьларында ял итүче балаларга бәйле вазгыятьне аңлатты. Аның әйтүенчә, алар барлык кирәк-ярак белән тәэмин ителгән. Кайнар ризык һәм эчәр су бар.
– Җәйне диңгез буенда уздырырга җыенган барлык балаларга да өстәмә вариантлар тәкъдим ителәчәк: Краснодар краенда диңгез ярында ял итү яки акчаны кире кайтару каралган. Республикада оператив штаб эшли, вазгыять даими контрольдә. Әти-әниләр мәгълүмат алу өчен 8(843) 292-29-19 телефоны буенча «кайнар линия»гә мөрәҗәгать итә ала, – диде Азат Кадыйров.
Быел республикада 175 меңнән артык бала лагерьларда ял итәргә җыенса, шуларның алты меңгә якыны Кара диңгез буена юл тотарга ниятләгән иде. Кайберләре инде ялдан кайтырга да өлгерде. Әнә Казанда яшәүче Лилия Галиәхмәтованың кызлары берничә көн элек Кырымнан кайтып та җиткән. Шөкер, юлда тоткарлыклар булмаган.
– Балалар ел саен ял итәргә йөри. Кырымга беренче тапкыр гына барулары иде. Ике атна буе рәхәтләнеп ял иттеләр. Кәефләре шәп. Тыныч һәм күңелле булды, диделәр. Кайда җибәргәнебезне белеп җибәрдек бит. Социаль челтәрләрдә дә хәлебезне сорашып тордылар. «Ничек курыкмыйча җибәрдегез?» – дип сораучылар да булды. Дөресен әйтим, бер дә борчылмадым. Аллаһка тапшырып, поездга утыргач, юл догасын укыгыз, дидем кызларга. Әмма каенанам, борчылып, тәүлек буе йокламады, – диде Лилия.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Туристлык һәм кунакчыллык” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез