Кирәк: 150 г тавыкның түш ите, 1 помело, 100 г яфраклы салат, 50 г каты сыр, 30 г кешью чикләвеге, 80 г зәйтүн мае, чәй кашыгының дүрттән бер өлеше күләмендә тоз.
Тавык итен кыздырып, турыйбыз. Помелоны чистартып, өлешләргә таркатабыз. Салат яфракларын – эре итеп, сырны юка итеп турыйбыз. Барысын бергә катнаштырып, кешью өстибез дә зәйтүн мае салып болгатабыз. Тәменчә тоз салабыз. Файдалы һәм тәмле салат әзер!
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез