Арча районы администрациясенә иртәнге сигезенче яртыда килеп туктадык. Район башлыгы инде өченче киңәшмәсен тәмамлаган иде. «Озак йоклыйсыз, – дип каршы алды Алмаз Хисаметдинов. – Сезнең өчен махсус әзерләнмәдек, Өлкәннәр декадасы бара, Укытучылар көне якынлаша. Көннең күп өлеше шушы төп чараларга бәйле программа буенча узар. Бераз миңа тынычлап эшләп алырга да вакыт бирерсез». Балтачта туып, Казанда эшләп, Арчага кайткан җитәкче ни өчен Арчаны «безнең район» дип сөйләшә? Арчалылар белмәгән нинди яшерен сыйфатлары бар? Җитәкченең иң зур хыялы нинди? Бу сорауларга җавап табар өчен, безнең арттан иярегез. Алмаз Хисаметдинов – бик җитез кеше, калышмагыз!
«Парадка әзерлән!»
Без җитәкчене соңгы киңәшмәсендә калдырып чыгып киткән идек, видеолар яздырып йөргән арада «Кузгалды! Сез кайда йөрисез?» – дип эзли дә башладылар. Бу мизгелдә район башлыгы өлкәннәрне котларга аларның өенә бара, ә без куып тотарга дип чабабыз. Без 101 нче яше белән бара торган Мәүзүдә апа Галимҗанова йорты янына килеп туктаганда, Алмаз Габдерәүфович инде аның өендә утыра иде. Бәйрәм иясенең кулында – зур чәчәк бәйләме һәм бүләк, үзе район башлыгына бертуктаусыз рәхмәт һәм изге теләк яудыра... Икенче адреска без инде район башлыгы белән бергә диярлек барып җиттек. Районда исән-сау яшәп яткан бердәнбер Бөек Ватан сугышы ветераны, 99 яшьлек Тәлгать абый Ногманов янына керәбез. Күптәнге танышлар кебек, кулларын аның иңнәренә куеп, глава ветеран белән сөйләшә, сәламәтлеге турында сораша. «Күптән түгел инсульт кичерде әле ул, бераз бирешкән иде. Инде рәтләнеп килә. Давай, бирешмә, Тәлгать абый. 9 Май бәйрәмендә парадка алып төшәм сине, Алла боерса!» – дип, ветеранга максатлар куеп саубуллаша.
Өлкәннәр көненә бәйле программа алга таба дәвам итәчәк әле. Әлегә, җитәкче администрациягә кереп, эшләре белән мәшгуль булганда, без парк аша җәяү генә мәдәният йортына юл тотабыз. Анда Укытучылар көне узачак. Алдан барып куймасак, тагын өлгерми калуыбыз бар.
«Безнекеләр»
Тукайлы, Кырлайлы төбәк. Татар дөньясына Гомәр Бәшировны, Гариф Ахуновны, Мөхәммәт Мәһдиевне һәм башка бик күп шәхесләрне бүләк иткән җир бу. «Тәртипле, әдәбиятлы, мәдәниятле халык яши Арчада. Алар белән сөйләшеп тә, килешеп тә, эшләп тә була. Нинди дәрәҗәдәге кеше булса да, уртак тел табып була. Шуның өчен аеруча хөрмәт итәм безнең халыкны», – ди район башлыгы да. Мәдәният йорты залын тутырып утыручы укытучыларның, тәрбиячеләрнең йөзләрендә әнә шул Арча ягына хас булган зәвык сизелә. Олы яшьтәге ветераннар, яшь укытучылар, районның танылган, зур дәрәҗәгә ирешкән остазлары да, укытучылар гаиләләре дә бар монда. Сәхнә артында ак алъяпкыч кигән кызлар бию хәрәкәтләрен кабатлый, бүләк аласы укытучылар, дулкынланып, коридорда әзерләнеп тора, мәдәният йорты ишеге янында Алмаз Хисаметдиновның урынбасарлары, мәдәният идарәсе җитәкчесе аны каршы алырга әзер. «Килде!» командасы яңгырауга, ишек ачарга йөгерделәр. Әле сәгать ун туларга биш минут, концерт инде башланды да. Җитезлек «копилка»сына тагын бер дәлил.
Бер сәгать концерт программасын караган район башлыгы, кызу-кызу атлап, инде машинасына таба бара. Аралашырга башка мөмкинлек табу кыен булачагын аңлап, әңгәмәне машинада барган арада яздырырга хәл итәбез.
– «Безнең район», «безнекеләр» дип сөйләшәсез. Әле ел ярым гына эшлисез югыйсә. Арча районы кайчан сезнеке булырга өлгерде?
– Арча минем өчен чит район түгел. Озак еллар хезмәттәшлек иттек. Җитәкче булып та икенче елымны эшлим бит инде. Килеп керешкә үк, халыкның тәртибе, җылы мөнәсәбәте күзгә ташланды. Бик яраттым мин бу район халкын. Башкача була да алмый. Мин бит – район башлыгы һәм район да үземнеке кебек якын.
Әле иртәнге сәгать ун гына, ә безнең инде Арчада яшисе килә башлады...
Зарланмыйлар
«Алгарыш» яшьләр үзәге янында яшәүчеләр, ярдәм сорап, район җитәкчесенә мөрәҗәгать иткән. Яңа бина халыкның тормышына үзгәрешләр керткән: керү-чыгу юллары үзгәргән, чүп савытлары күчкән. Шушы хәлне яшәүчеләр өчен уңай якка хәл итү максатыннан, төзелеш оешмалары белән очрашты Алмаз Хисаметдинов. «Яхшы итеп ясагыз!» – дип, кызу-кызу атлап машинага барганда, җитәкчегә микрофонымны сузам.
– Мин барлык мөрәҗәгатьләр буенча үзем чыгарга тырышам. Гадәттә, кабул итү көнендә 7–8 кеше килә, ун да булгалый. Зур район өчен күп түгел бу. Күбесе СВО буенча. Арча халкы зарланучан дип әйтмәс идем, чыннан да хәл итеп була торган мөһим булган сораулар белән киләләр, – ди җитәкче. – «Алгарыш»ны узган ел 31 декабрь көнне генә ачтык. Үсмерләргә, яшьләргә монда килеп аралашырга, спорт белән шөгыльләнергә, төрле чараларда катнашырга була. Тавыш яздыру студиясе, кинотеатры, уеннар өчен аерым бүлмә бар. Кичке унга кадәр ишекләре ачык.
Безне, үзәк белән якыннанрак танышу өчен, бинага кертеп җибәрә, үзе яңадан администрациягә юл тота. Кичектереп булмаслык эшләре көтеп тора анда.
– 4 бала әтисе булуыгызны, бик оста итеп тальянда уйнавыгызны беләбез. Арча халкы әле белергә өлгермәгән тагын нинди сыйфатларыгыз бар?
– Арчалылардан яшерен сыйфатларым юк. Алар минем холык-фигыльгә өйрәнделәр, бик матур эшләп киттек. Максималист кеше мин, алдынгы, беренче буласым килә. Һәрвакыт барып та чыкмый. Бик көчле, озак эшләгән район башлыклары бар, аларның эшеннән ак көнләшү белән көнләшәм, үземә үрнәк итеп алам.
Студентлар сүзе
Россиядә урта һөнәри белем бирү көне дә без Арчада кунакта булганда билгеләп үтелде. Районда төп чараны кайда уздырасы дип икеләнеп торасы да юк. Татарстанга күпме шәхесләр үстереп биргән Габдулла Тукай исемендәге данлыклы Арча педагогика көллиятенә юл тотабыз. Бүген монда нефть-газ үткәргечләр төзүче, Социалистик Хезмәт Герое Илсур Шәйхетдиновка багышлап истәлек почмагы да ачыла. Дөньядагы бердәнбер Әлифба музее да шушы бинада урнашкан. 78 телдә 160 китап тәкъдим ителгән монда. Район башлыгы килеп җиткәнче, анда да керергә өлгерәбез. Иркенләп йөрергә вакыт юк, җитәкче инде баскычтан менеп бара, дип хәбәр иттеләр. Арча гимнын башкарып, студентлар зур кунакны каршы ала.
Барабаннар тавышына студент отрядларының «СО.Здание» яңа мәйданчыгы да ачылды монда. Алар яшьләрнең «Удар хезмәт көне» акциясе кысасында эшләгән акчасына төзелә икән. Бер көнлек хезмәт хакы фондка тапшырыла. Акча мәйданчыкларны, истәлекле урыннарны төзекләндерүгә һәм хәрәкәттә катнашучыларның үзләренә ярдәм итүгә тотыла. Студентлар район башлыгы белән аралашкан арада көрәшчеләр янына сугылыйк. Глава турында нәрсә әйтерләр икән?
– Алмаз Гадерәүфовичны беләм, әлбәттә, – ди булачак физкультура укытучысы Ранил Хәбибуллин. – Ярышлар вакытында күрешәбез, ачылыш тантанасына гел килә ул. Команда призлы урынга лаек булса, көрәшчеләрне җыеп, бүләкләр тапшыра, рәхмәтен җиткерә. Күңелне күрә белә, безгә мотивация инде бу...
Тарихны яшьлеккә бәйләп, Арча педколледжыннан икенче ноктага ашыгабыз. Тагын ашыгабыз...
Ихлас кешеләр
Арча картлар һәм инвалидлар интернат йортына күчтәнәчләр белән килеп керәбез. Өлкәннәр декадасы уңаеннан монда тәрбияләнүче абый-апаларга балалар концерт куйган вакыт иде. Алмаз Хисаметдинов барысын да бәйрәм белән котлады. Өлкәннәр көнен үз йортларында, балалары янында каршылый алмаган бу кешеләргә дә җылы сүз табарга, күңелләрен күтәрә белергә кирәк.
– Безнең эш буенча сораулар бармы? Җитәкчегезгә зарлансагыз да ярый, – дип шаярта Алмаз Габдерәүфович. Әмма зарланучы табылмады. Яшәгән җиребез матур, ашаган ризыгыбыз тәмле, бик яхшы тәрбиялиләр, нәрсәдән зарланыйк инде, ди олылар. Бәйрәмне бүлдермичә, җитәкче инде үзгәрешләр, яңалыклар белән танышып, интернат буйлап йөри, коллектив белән аралаша, борчу-мәшәкатьләре турында сораша. Киләчәккә эш планын билгеләп, яңа, безнең өчен бу көннең соңгы ноктасына кузгалабыз.
– Арча данын тагын да арттыру өчен, киләчәккә нинди планнар белән эшлисез?
– Арчаны авыл хуҗалыгы районы дип күрәм. Көнгә 500 тонна сөт саварга дигән бик зур хыялым бар. Бүгенгә 280 тонна савабыз. Шәһәрне бик матур итәсем килә. Болай да матур ул, аны тагын да матурлау юлларын эзлибез. Агачлар утыртабыз, парклар ясыйбыз. Уңайлы да булсын иде. Сәнәгать паркларын арттыру буенча эшлибез. Казаннан ерак булмаган бу шәһәр, район халыкка яшәргә дә, эшләргә дә җайлы булсын. Күрәсезме, кайсы урамына керсәк тә, тел-теш тидерерлек бер урын юк, йортлар матур, халкы да чисталык ярата. Күпме эшләргә язгандыр монда, белмим. Күпме күбрәк инвестиция китереп, дәүләт программаларын кертеп була, шулкадәр эшләргә, матур эз калдырырга телим.
Яңа Чүриле психоневрология интернаты янына тукталдык. Чиста, ачык төсле, җылы бүлмәдә яшәүче апаларның хәлен белеп, бәйрәм күчтәнәчләре калдырабыз. Саба районыннан килеп йөрүче яшь хезмәткәр егет белән сөйләшә, ничек килеп йөрүе белән кызыксына район башлыгы. Төзелеш, ремонт эшләрен барлап, бер бинадан икенчесенә күчәбез. Глава сүзе кирәк җирдә киңәш-табыш итәләр, эшләр барышында төртелгән урыннар хәл ителә. Бәйрәм чарасы барган залга кереп, монда яшәүче абый-апаларны да бәйрәм белән котлый Алмаз Хисаметдинов. Инде безне шушыннан Казанга озаталар. Өлкәннәр декадасы шаукымында узган бу көн аеруча җылы, ихлас һәм мәгънәле булды кебек. Район башлыгы эшкә ашыга. Бер мәктәп ремонтына бәйле бүген үк хәл итеп бетерәсе мәсьәләләр көтә аны. Ә безнең тагын бер генә сорау калды.
– Нәрсәгә вакыт җитми, Алмаз Габдерәүфович?
– Шәхси тормышка, гаилә белән, балалар белән булырга вакыт җитми. Без моны һич тә гаиләне кимсетү дип кабул итмибез, билгеле. Гаилә дә моны аңлый, шулай булмаса, эшләп тә булмас иде. Эш үзенчәлекләремне аңлап, алар да сабыр була беләләр.
Сылтама аша кереп, Алмаз Хисаметдинов белән уздырган бер көннән видеорепортажны карый аласыз.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез