Газетага язылу

Республика предприятиеләре өчен хәрби чорда эшләү кагыйдәләрен расларга мөмкиннәр

Татарстан предприятиеләре өчен сугыш чорында эшләү кагыйдәләрен расларга мөмкиннәр. Хәзерге вакытта Министрлар Кабинеты карары проекты коррупциягә каршы экспертиза уза, дип яза «Татар-информ».

Кагыйдәләр гражданлык оборонасы предприятиеләре, шулай ук мобилизацион йөкләмәгә ия булган яки хәрби чорда эшләрен дәвам итүче предприятиеләр өчен эшләнгән. Төп максаты – планда каралган продукция җитештерү күләмен киметмәү, хезмәткәрләрнең гомере һәм сәламәтлегенә янау куркынычын максималь дәрәҗәдә киметү, матди зыянны булдырмау.

Кагыйдәләр предприятиеләр хезмәткәрләрен массакүләм юк итү коралыннан саклауны, производство средстволары һәм барлык коммуникацияләр эшенең ышанычлылыгын арттыруны тәэмин итәргә тиеш. Барлык чаралар предприятиеләрнең үзләре хисабына гамәлгә ашырылачак.

Бары тик халыкның иминлеге өчен иң кирәкле булган төбәк башкарма хакимияте органнары һәм җирле үзидарә субъектлары карамагындагы предприятиеләрдә күрелә торган чараларга гына бюджеттан акча биреләчәк.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре