16 июнь 2026 материаллары
-
Яңалыклар
«Ак Барс» яңа сезонны үз бозында башлый
Казан командасы 5 сентябрьдә – «Сибирь», 7 сендә – «Адмирал», ә 9 ында «Трактор»га каршы уйный. Аңа кадәр исә Әнвәр Гатиятуллин әзерлек матчларында һәм сезон алдыннан уздырыла торган турнирларда чыгыш ясаячак.
-
Яңалыклар
«Россия – АСЕАН» саммиты вакытында кече үлчәмле суднолардан файдалану тыелаганын искәрттеләр
Казан халкына АСЕАН саммиты барган вакытта кече үлчәмле суднолардан файдаланырга ярамавы турында искәрттеләр.
-
Яңалыклар
4 көнлек эш атнасына күчү ихтималын аңлаттылар
Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты башлыгы Ярослав Нилов «РИА Новости» хәбәрчесе белән әңгәмәсендә белдергәнчә, Россия билгеле бер вакыттан соң 4 көнлек эш атнасына күчәргә мөмкин. Ләкин бу күчеш акрынлап кына һәм дәүләт тарафыннан катгый төстә җайга салмыйча гына хәл ителергә тиеш.
-
Яңалыклар
«Казан мәчеләре», татарча зумба, саф һавада кино: «Җанлы бистә»дә җәйге чаралар башлана
Казанның Иске Татар бистәсендә «Җанлы бистә» мәдәни программасы башланып китә. 17 июньнән 29 июньгә кадәр Каюм Насыйри урамы, 26 адресы буенча урнашкан җәйге сәхнәдә башкала халкына һәм кунакларга кино, бию остаханәләре, балалар өчен күңел ачу чаралары тәкъдим ителә, дип хәбәр итә Казан мэриясе сайты.
-
Рәшит Фәтхрахманов
Төзелеш куыгына акча юк
-
Рәшит Фәтхрахманов
Килешүгә ирешү җиңел, саклау авыр
Глобаль сәясәт – АКШ белән Иран килешүе йогынтысында. Дөнья икътисадының төп артерияләренең берсендә хәрәкәт башлану кара алтын һәм башка күп кенә стратегик әһәмияткә ия товарларның арзанаюына китереп, финанс кризисын артка чигерер, дип көтелә.
-
Яңалыклар
Дәүләт Думасына сайлау 20 сентябрьдә узачак
Россия Президенты Владимир Путин яңа чакырылыш Дәүләт Думасы депутатларын сайлауны 20 сентябрьдә үткәрү турында Указга кул куйган. Бу хакта «РИА Новости» хәбәр итә.
-
Яңалыклар
Республика предприятиеләре өчен хәрби чорда эшләү кагыйдәләрен расларга мөмкиннәр
Татарстан предприятиеләре өчен сугыш чорында эшләү кагыйдәләрен расларга мөмкиннәр. Хәзерге вакытта Министрлар Кабинеты карары проекты коррупциягә каршы экспертиза уза, дип яза «Татар-информ».
-
Марат Кәбиров
Әйдә инде, авылдаш
Ике шешә аракы алырга дип, кибеткә чыккан идем. Аракы сүзен ишеткәч, үзен зыялыга санаучылар тиргәшергә дә мөмкин инде.
-
Яңалыклар
Татарстанның 120 педагогы Казанда ясалма фәһем буенча курслар уза
Казанда республика көллиятләре педагогларын укыта башладылар. Алар предприятиеләрнең бурычларын хәл итү өчен тармак ясалма фәһем-агентлары – цифрлы ярдәмчеләр булдыру буенча түгәрәкләр алып бару методикасын үзләштерәчәк, дип хәбәр итте «Татар-информ» Татарстан Республикасы Цифрлы үсеш, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгына сылтама белән.
-
Яңалыклар
Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе полиция хезмәткәренең мәрхәмәтлелеген күрсәтте
Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова МАКСтагы рәсми каналында Казанда АСЕАН саммиты вакытында юл-патруль хезмәткәрләренең эшенә багышланган пост урнаштырган.
-
Яңалыклар
Башкала халкын 16 июньнән элемтәдә чикләүләр булу ихтималы турында кисәттеләр
Казанда яшәүчеләрне 16 июньнән элемтәдә чикләүләр булу ихтималы хакында кисәттеләр. Шундый мәгълүмат урын алган хәбәрләрне мобиль операторлар тараткан, дип яза «Татар-информ».
-
МӨҺИМ
Казан Сабан туе өч мәйданчыкта узачак
Татарстан башкаласында Сабан туен бәйрәм итү 20 июньдә бер үк вакытта өч мәйданчыкта – Тынычлык бистәсендәге Каенлыкта, Дәрвишләр бистәсендәге Каенлыкта һәм Аккош күле янындагы урман паркында булачак.
-
Яңалыклар
Татарстанның милли китапханәсендә МАКС мессенджерында цифрлы ID буенча хезмәтләр эшли башлады
Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә МАКС мессенджерындагы «Цифрлы ID» сервисы ярдәмендә күрсәтелә торган хезмәтләр эшли башлады, дип хәбәр иттеләр ТР Мәдәният министрлыгында. Цифрлы ID ярдәмендә уку билетын яңадан теркәргә, яшеңне (18+) һәм күп балалы гаилә яки махсус хәрби операция катнашучысы статусын расларга мөмкин.
-
Яңалыклар
Казанга «Россия – АСЕАН» саммитында катнашучылар һәм кунаклар килә