Газетага язылу

Журналист Алсу Исмәгыйлева хаҗ турында: «Кайтканга ничә көн узса да, күңел Мәккәдә калды»

Журналист, «Татмедиа» холдингының медиа директоры Алсу Исмәгыйлева хаҗ сәфәреннән кайтты. Аның белән Мәккәдә ниләр күрүе, изге юлга чыкканда нәрсәләргә игътибар итәргә кирәклеге турында сөйләштек. Ә менә аннан кайткач, күңел чисталыгын ничек сакларга?

Журналист Алсу Исмәгыйлева хаҗ турында: «Кайтканга ничә көн узса да, күңел Мәккәдә калды»
Фотолар: Татар-информ һәм шәхси архивтан

Алсу, хаҗга барырга ничек тәвәккәлләдегез? Ул күптәнге хыял идеме?

– 2025 елның гыйнварында әти үлде. Аңа җәннәт сорау өчен намазга бастым. Бер елдан соң күңелгә, хаҗга барырга кирәк, дигән уй керә башлады. Күптәнге хыял түгел иде. Сәяхәтләргә еш йөрим. Билгеле, бәяләре арзан түгел. Хаҗга бару – фарыз. Моның өчен физик һәм матди мөмкинлекләр бар. Дубайга, Төркиягә баргач, нигә хаҗ түгел, дип оялып кайта башладым. Ниятләгәч, җае да чыкты. Ирем дә ризалашты. Кешене иң куркытканы акча җыя алмау. Теләгәннәр дә, минем әле мөмкинлегем юк, дип сәбәбен табарга тырыша. Хаҗга барырлык акчаң бар икән, син бернигә карамыйча анда барырга тиеш.

Бездә дә артык акча юк иде. Машинаны алыштырырга акча җыя идем. Без аны хаҗ сәфәренә тоттык. Ул акча кире кайтты: Аллаһы Тәгалә гаиләбезгә ике яңа машина бүләк итте. Дөнья малына алданып, хаҗга бармыйча калырга ярамый дигән фикергә килдем.

Хаҗда кешеләрнең үзгәрүе сизеләме?

– Кешеләр бер-берсенә шулкадәр игътибарлы. Күнегелмәгәнгәме, башта бу хәлне аңлый алмыйча тордык. Син Мәдинәдә урамнан барасың. Бер белмәгән кешеләр кулыңа су тоттыра, хөрмә бирә, ниндидер бүләкләр өләшә. Ике атна эчендә, эчәсе килеп, бер шешә су да сатып алмадым. Аллаһ сиңа нигъмәтләрне юлыңа чыгарып кына тора. Кешеләргә савап эшләү теләге көчле. Бу мөселман өммәтен берләштерә.

Хаҗга бару – үзе бер сынау. Анда ниләрдән гыйбрәт алдыгыз?

– Хаҗ турында күпме генә сөйләсәләр дә, син аны берничек тә алай күз алдына китермисең икән. Хаҗ хәзер җиңел, элек авыр булган, дөяләргә утырып барганнар, дигәнне ишетергә туры килә. Ләкин ул хәзерге заман кешесе өчен дә – шундый ук зур сынау. Без рәхәт яшәргә ияләнгән, сиңа шул уңайлыктан чыгарга туры килә. Һәр заманда да ул авыр сынау булачак. Ул шул ук Мина шәһәре, шул ук Муздалифә аланы... Алар гасырлар буена үзгәрмәгән. Ул юлны син барыбер үтәсең. Бер көнне үзебез дә сизмәстән, 50 мең адым ясаганбыз. Уйлап карасаң, бу тормышта шуның кадәр йөрсәң, тәмам хәлдән таюың да бар. Ләкин анда шул юлны үтәргә җиңеллек табасың. Безнең белән яше 70–80 нән арткан олы кешеләр дә йөрде. Аннан бигрәк аягы булмаганнар, таякка таянганнар, арбага утырганнар да шул ук юлны үтте.

Сынаулар авыр: эссе. Без андый челләгә ияләнмәгән. Киткәнче үк, ничек йөрермен, дип уйлыйсың. Ләкин монда Аллаһы Раббыбыз җиңеллеген бирә: каяндыр салкын җил исеп куя, кемдер салкын су тоттыра, кемдер битеңә су сиптерә. Хаҗ мине тәвәккәллеккә өйрәтте. Шайтанга таш ата торган урынга өч көн рәттән барырга кирәк. Тагын да саваплырак булсын дисәң, дүртенче көн дә барырга мөмкин. Беренче көнне баргач, эссегә чыдый алмыйча, юк, икенче көнне бармыйм, дигән уй да килмәде түгел. Мин бит хаҗга кадәр килдем, Аллаһы Тәгалә кушканны үтәмичә кайтаммыни? Икенче көнне чыгып киткәндә, мин акыллырак идем инде. Хәлсезләнә башлагач, җиңеллек сорадым. Өченче көн җиңел үтте. Без ниндидер адым ясарга, киләчәктә нәрсәдер эшләргә куркып торабыз икән. Тегеләй, болай булыр, дип фаразларга яратабыз. Гәрчә моңа бернинди хакыбыз да юк. Алда ниләр буласын белмибез бит.

2026 елда хаҗга Татарстаннан барлыгы 1800 кеше барды. Шул исәптән республика җитәкчелеге махсус хәрби операциядә катнашучы һәм аларның гаилә әгъзалары булган 200 кешене хаҗга җибәрде. Моннан тыш, Казаннан Татарстан хаҗиларына юлда һәм хаҗ вакытында медицина ярдәме күрсәтү өчен төрле белгечлекләргә ия 20 табиб җибәрелде.

Анда адым саен – гыйбрәт. Минада өч көн яшәдек. Шунда бер күренешкә – хатын-кызлар бәдрәфе янында намазлыклар җәйгән Индонезиядән килгән хатыннарга күз төште. Башка урын булмагач, шунда урнашканнар. Алар фәкыйрь түгел. Кулларында – соңгы айфон, матур киенгәннәр. Алар хаҗга үз гомерләрендә бер генә тапкыр бара ала. Без үз илебездә шундый яхшы заманда яшибез: хаҗ кылырга чират юк. Ә Индонезиядә 20 елдан артык көтәләр. Малайзия, Таҗикстан, Ливан, Төркиядә дә чират. 10 ел көтәргә туры килсә дә, күпме вакыт бит ул! Хаҗ кылырга бар мөмкинлекләр бар. Хәзрәтләр сине җитәкләп диярлек йөртә. Хаҗ кылу – безнең өчен зур бәхет. Бу дөньялыктан аерыласың. Кайтканга ничә көн узса да, күңел Мәккәдә калды.

– Кайчандыр эшләгән гөнаһлар искә төшеп, күңелне бимазаламыймы?

– Бу сорауны бирмәсә ярар иде, дип көткән идем. Бик елата торган сорау. Гарәфә көне бар. Анда бертуктаусыз дога кыласың, бертуктаусыз Аллаһның кичерүен сорыйсың. Бөтенесе дә искә төшә, әлбәттә. Аннан соң җиңеллек килә. Аллаһның кичерүен тоясың.

Бик күпләр үзләренә, якыннарына теләкләр теләвемне сорады. Шөкер, догаң кабул булды, дигән хәбәрләре дә ирешә торды. Гаҗәп, кайберләре минутында ук чынга аша. Әйтик, хөрмә ашап, су эчәсе иде, дип уйлап куясың. Сиңа шундук шул  әйберләрне тоттыралар.

Мәккәдән рухи яктан башка кешегә әйләнеп кайтасыңдыр. Әмма шул чисталыкны, тәкъвалыкны бүгенге ыгы-зыгылы, тынгысыз тормышта ничек сакларга?

Иң авыры шул. Барып кайттың гына түгел. Хаҗ кабул булсын өчен, шул чисталыкны сакларга, Аллаһ кушканнарны эшләргә кирәк. Ул гомер буе белем алырга кушкан. Дини белем алу ниятем бар. Гыйбадәтләрне калдырмаска тырышам. Намазның тәме дә үзгәрә. Аңа бөтенләй башкача  карый башлыйсың. Намазны көтеп алуның нәрсә икәнлеген мин хәзер генә аңлый башладым. Савап эшләргә тырышсак, кешеләр белән аралашканда йомшак булсак, хаҗның бераз булса да чисталыгын сакларбыз.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре