Бәлки инде сез баланың гаджетларга бәйлелеген кабул итү дәрәҗәсенә барып җиткәнсездер, каршы тору мөмкин түгел дигән нәтиҗә ясагансыздыр. Каникуллар чорында бала сезнең күз-колактан еш мәхрүм кала, телефонда юаныч таба. Психолог, нарколог һәм табиблар битарафлыкның бәһасе турында сөйләде. Нинди очраклар куркыта? Кире кайту юлы бармы?
Бала телефонны биш кенә минутка кулына алып, анда сәгать ярымга югалса, эч пошканнан да телефонда күңел ачса, димәк борчылырлык урын бар, ди белгечләр. Сәбәбен дә ачыкларга тырыштылар.
– Без гаджетсыз тормышны күз алдына китереп тә булмаган заманда яшибез. Заманча технологияләрдән барыбер тулысынча котыла алмыйбыз, моның кирәге дә юк. Алардан дөрес файдаланырга өйрәнергә генә кирәк. Балаларга кагылганда, бу аеруча мөһим, – ди Республика клиник наркология диспансерының психология лабораториясе мөдире Лиилә Зайцева. – Ни өчен балалар бәләкәй экран артындагы тормышка тиз ияләшә һәм виртуаль чынбарлыкка кереп китә? Чөнки анда кызыграк, анда җиңелрәк, анда күңеллерәк. Без эзләгән сорауга җавап та шушында яшеренгән. Баланы сак кына, аның өчен куркынычсыз итеп, виртуаль тормыштан чынбарлыкка чыгарырга кирәк.
Менә монда таякның авыр башы әти-әнигә инде. Гаджет белән артык дуслашып киткән сабыйны яңадан үз кулыңа кайтарырга кирәк. Теге якка чыгу тиз булса да, кайтару энә белән кое казуга тиң. Балага «тегендә»ге тормышка алмаш тәкъдим итәргә кирәк бит. Һәм бу күпкә кызыграк булырга тиеш. Олыларның сабырлыгы җитәрме, анысы инде – башка мәсьәлә. Монда сәгатьләр буе гаджетта утырган балаларның әти-әниләре генә түгел, калган билгеләргә дә игътибарлы буласы. Телефонда 10–15 минут кына утырып та, йөрәк парәгезнең дулкынлана, чамадан тыш актив, борчылучан, елаграк була башлаганын сизәсез икән, димәк бала мәгълүмат ташкынын күтәрә алмый, нерв системасына зыян килә, дигән сүз.
– Гаджетларга бәйлелеге инде формалашкан балаларны психиатр, психотерапевтлар күзәтә. Безгә, неврологларга, мөрәҗәгать иткән балалар барысы да гаджетларның тискәре йогынтысыннан зыян күргән булып чыга, – дип, ачы чынбарлык белән бүлеште Казанның 8 нче номерлы балалар хастаханәсенең бүлек мөдире Резеда Шиһабетдинова. – Балагызны күзәтегез. Бәйлелекнең булу-булмавын ачыклау өчен, өч әйбергә игътибар итегез. Аның тормышында җанлы аралашу, хәрәкәт, креатив, ягъни нидер уйлап чыгару, үзенә үзе шөгыль таба алу җитсә, борчылырлык урын юк. Әмма виртуаль тормыш белән яшәргә атлыгып торуы киләчәктә аның җәмгыятьтән аерылуына, чынбарлыкта урын таба алмавына китерәчәк.
Бүген әти-әниләр неврологларга баланың йокысы бозылу, хис-кичерешләрендә тайпылышлар барлыкка килүдән зарлана. Гаджетлар йогынтысына бирелгән балага бу «дуслык» хәтер бозылу, игътибар туплау сәләте кимү белән яный. Чиктән тыш очракларда хәтта эпилептик характердагы өянәкләр барлыкка килүне дә күрә табиблар.
Баланың психикасына бәйле тайпылышлардан кала күзләргә дә зур зыян килүен онытырга ярамый. Миопия, ягъни ерактан күрмәү балалар арасында зур тизлек белән артса да, төп бәла дә түгел әле. Табиблар кылый күзлелек белән елдан-ел ешрак очраша.
– Шундый очраклар да бар: кичтән бар да әйбәт булган бала иртә беләнгә кылый булып уяна, карашы борынга таба юнәлә. Операциягә кадәр барып җитәләр. Күзнең эчке мускуллары спазмы, артык киеренкелек аркасында барлыкка килә бу тайпылыш, – ди ДРКБның табиб-офтальмологы Гүзәл Закирова.
Үзе узмаса, 18 яше тулуга, миопиядән лазер коррекциясе ясатып котылабыз, дип уйлаучы әти-әниләр ялгыша. Миопия күз дистрофиясенә, күрү сәләтен югалтуга да китерә ала.
Ярый, ияләште, ди. Кулыннан телефонны тартып алуга, кара тавыш чыга, үсмерне җиңеп тә булмый әле аны. Барыбер үз телефонын кулына төшерү җаен табачак. Чыгу юлын табып буламы? Җавап эзләп, яңадан гаиләгә әйләнеп кайтырга туры килә.
– Бала өчен кагыйдәләр бик мөһим. Бөтен гаилә өчен кагыйдәләр булдырырга һәм иң беренче чиратта аларны үзегезгә үтәргә кирәк. Гап-гади инде алар. Ашаганда, йокларга ятарга бер сәгать кала телефонга кагылмаска, күңелсез дип кенә аңа үрелмәскә. Телефон – сөйләшү һәм эш буенча мәсьәләләрне хәл итү инструменты ул. Бу сорауга җавап эзләп карагыз: бала виртуаль тормышта нәрсә эзли? Күп очракта ул анда куркынычсызлык, таныш хисләр, аңлаешлы тормыш таба һәм бу процессларның барысы белән дә идарә итә ала. Танылу мөмкинлеге, кирәкле булу хисләре дә этәрергә мөмкин, – ди Лиилә Зайцева.
Әти-әнигә, гаджетлар белән эш иткәндә, баланы яңадан үзеңә кайтарырга тырышканда, шахмат партиясендәге кебек берничә адым алдан уйлап эш итми чара юк. Чынбарлыктан телефонга качкан буынга киләчәктә тормышта мөнәсәбәтләр төзү катлаулы булачак. Бу куркыныч турында да онытырга ярамый. Аның исә койрыгы шактый озын булуы бар...
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез