Газетага язылу

Акча дәваламый: социаль хезмәтләр җыелмасы сайлау ни өчен отышлырак булуын әйттеләр

Чир көтмәгәндә ишек шакыса, кызганыч, әмма шулай була да, 1405 сум акча күпме ул, азмы? Социаль хезмәтләр җыелмасы урынына акчалата компенсация сайлаучыларга 1 октябрьгә кадәр әнә шул сорауга җавап бирергә кирәк булачак.

Акча дәваламый: социаль хезмәтләр җыелмасы сайлау ни өчен отышлырак булуын әйттеләр
Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов

Белгечләр җиде кат уйларга өнди. Бүген республикада һәр 31 нче кешегә онкология диагнозы куелган. Ә аны дәвалау өчен елына кайчак миллионнар кирәк.

Татарстанда яшәүчеләргә соцпакет турында искә төшерделәр. Көз көне бу хакта сүз кузгатулары аңлашыла. Социаль пакетмы, әллә акчалата түләүме – кайсын сайлыйсын 1 октябрьгә кадәр хәл итәргә һәм бу хактагы гаризаны Россия Социаль фондының Татарстандагы бүлегенә юлларга кирәк. Шунысы да бар: бу ташламадан файдалану тәртибен үзгәртергә теләүчеләргә генә кагыла. Элеккечә акча яки соцпакеттан файдалансагыз, беркая да мөрәҗәгать итәргә кирәкми.

Социаль хезмәтләр җыелмасы түләүсез дарулар, медицина эшләнмәләре, махсус туклану продуктлары, шулай ук, юл чыгымнарын да кертеп, шифаханәдә бушлай дәваланудан гыйбарәт. Бүген ул 1405 сум тәшкил итә. Социаль хезмәтләр җыелмасын сайлаган очракта ярдәм күләме моннан күпкә зуррак.

Ил күләмендә соцпакеттан баш тартучылар саны 75 процент тәшкил итә. Татарстанда компенсациягә өстенлек бирүчеләр программа гамәлгә кергәннән бирле 73,3 проценттан 58,6 процентка кадәр кимегән. Шул ук вакытта кайбер районнарда әлеге күрсәткеч республика күләмендәге уртача саннардан зуррак.

Соцпакеттан баш тартучылар күп булган районнар (%)

Кукмара

64

Тәтеш

63,9

Спас

63,9

Яшел Үзән

63,8

Бөгелмә

63,7

Баулы

62,4

Чүпрәле

62,1

Менделеевск

61,8

Арча

61,4

Әгерҗе

61,1

2026 елның 1 сентябренә алынган мәгълүмат

Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева әйтүенчә, бу процентлар артында кеше язмышлары ята.

– Бу – пациентның үз язмышы гына түгел, ә аның якыннарыныкы да. Каты авыру ачыкланган очракта, ул кешене карау, медицина ярдәме белән тәэмин итүгә бәйле мәшәкатьләр һәм чыгымнар бөтен гаиләгә төшәчәк. Шуңа күрә әби-бабаларыбызга, әти-әниләребезгә тагын бер кат искә төшерик: дөрес сайлау – безнең бурычыбыз, – диде ул.

Татарстанда ташламалы дару рецептлары язу белән 5702 табиб һәм 1779 фельдшер шөгыльләнә. Быел республикада яшәүчеләрне ташламалы дарулар белән тәэмин итү программасына федераль үзәктән 2,8 миллиард сум акча бүлеп бирелгән. «Татарстанда соцпакеттан баш тартучылар бер дә булмаса, республика 6 миллиард сум тирәсе акча алыр иде дә, ярдәм күләме хәзергегә караганда күпкә зуррак булыр иде», – диде Фәридә Яркәева.

Ул мисал да китерде. Бүген республикада яшәүче һәр 31 нче кешегә онкология диагнозы куелган. Аерым очракларда, мондый авыруны дәвалау елына 10 миллион сумнан да артып китәргә мөмкин. Шул ук вакытта онкология диагнозы куелган авыруларның 36,5 проценты социаль пакеттан баш тарткан. «Яңа технологияләр ярдәмендә без исән калган пациентлар саны даими рәвештә арта баруын күзәтәчәкбез. Бүген диспансеризация мөмкинлекләре авыруны иртә баскычта ук ачыкларга мөмкинлек бирә. Шуңа күрә пациентларның өчтән береннән дә күбрәгенең, үз диагнозларын белә торып та, ташламалардан баш тартуы аңлашылмый. 1405 сум акча – мондый карар кабул итү өчен бер дә туры килә торган бәя түгел», – диде министр урынбасары.

Тагын бер киң таралаган чир – шикәр авыруы. Бүген республикада шундый диагноз куелган 170 меңнән артык кеше яши. Соңгы өч елда шикәр авыруы белән интегүчеләр 12 процентка диярлек арткан.

– Шикәр авыруы ачыкланган бер кешегә ике ачыкланмаганы туры килә. Безнең пациентлар диабетик комадан түгел, ә әлеге авыруга бәйле рәвештә йөрәк-кан тамырлары, бөер патологияләреннән үлә. Инсулин бәясе генә бик кыйммәткә төшмәскә мөмкин, чир катлауланса, чыгымнар артачак, – ди Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш эндокринологы Анна Абакумова.

Аның әйтүенчә, шикәр авыруы – кинәт көчәеп китәргә мөмкин булган чир. «Тик соцпакеттан баш тартучылар еш кына моңа әзер түгел. Табиблар яңа дәвалану билгеләгәч, чыгымнарының компенсация күләменнән артып китүенә аптырап калалар», – ди ул. Анна Абакумова сүзләренә караганда, социаль хезмәтләр җыелмасы – рецепт язуы гына түгел, ә табибка даими күренеп тору, димәк, сәламәтлекне кайгыртып тору мөмкинлеге дә. Белгеч пациентның хәленә карап, дәвалау тәртибен үзгәртә, башка дарулар билгели ала.

Табиблар шунысын да искәртте: кан әйләнеше системасы авырулары бөтен дөньяда үлемгә китергән төп сәбәп булып тора.

– Онкология яки шикәр авыруы диагнозы куелган кешеләрнең күбесенең йөрәк-кан тамырлары системасы зыян күрә. Шуңа күрә онкология авыруын дәвалауга тоткан акчага бер дә икеләнмичә кан әйләнеше системасы авыруларына киткән чыгымнарны да өсти аласыз. Бу – теркәлгән очракларның яртысыннан артыгы. Шикәр авыруын алсак, йөрәк-кан тамырлары системасы авыруы икенче типтагы диабетның һәр очрагында бар, – диде Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш кардиологы Зөлфия Ким.

Аның әйтүенчә, йөрәк-кан тамырлары авырулары белән авыручылар даруга ай саен уртача 5 мең сум тирәсе акча тота. Катлаулырак очракларда чыгымнар 350–400 мең сумга кадәр җитәргә мөмкин. «Безгә еш кына кыен хәлдә калган һәм социаль пакетны кире кайтарырга теләүче пациентлар белән очрашырга туры килә. Әмма акчалата компенсацияне сайлаучылар өчен, аларның каты авырып китүе ачыкланса да, кирегә юл юк. Федераль ташлама – керем чыганагы түгел. Аны аерым кешене иминиятләштерү буларак кабул итәргә кирәк», – дип киңәш итте Зөлфия Ким.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре