Гөлгенә ШИҺАПОВА
Акчага да сатып алып булмый торган байлык! Әнә шуңа да үз сәламәтлегеңне гел кайгыртып торырга кирәк югыйсә. Берәүләр «чир эзләп йөрмим әле» дип кул селтәгәндә, икенчеләр ел саен тиешле тикшеренүләрне уза. Ничек кенә булса да, үз саулыгыбызга караш уңай якка үзгәрә. Шәһәрдә яшәүчеләр генә түгел, авыл кешесе өчен дә кирәкле табибка барып күренүнең кыенлыгы юк хәзер. «ВТ» журналисты да башкаладагы Тимерюлчылар поликлиникасына диспансеризация узарга барып, чират торганда авыруларның зарын тыңлап кайтты.
«Иң элек – ЭКГ»
Кан анализлары алсалар дип, бер йотым су да эчмичә, сишәмбе көнне поликлиникага юл тоттым. Регистратурага чират булмавын күрүгә, эчкә җылы йөгерде. Тиз булачак, янәсе. Баксаң, диспансеризация узар өчен өстәге катка күтәреләсе икән, анда махсус бүлмәләрдә кабул итәләр. Бишенче кеше булып чиратка бастым. Аста куанганнарым монда таралып юкка чыкты. Табиблар җитми, аппаратлар ватык, башка көнне килсәгез дә була, дип кире бормакчы да булганнар иде. Артка юл юк, булган кадәресен уза торыйм, дидем.
Чакырмыйча, табиб кушмыйча да тикшеренергә килүемә аптырап китте кабинетта утыручы кызлар. Икесе дә яшьләр әле. Әллә ничә төрле кәгазьгә кул куйгач, Динә исемлесе белән күрше бүлмәгә кереп киттек. Иң элек йөрәккә ЭКГ ясыйсы. Нәтиҗәсен эзләп йөрисе юк, яхшы булса, аны әйтеп тә тормаячаклар икән. Ул-бу булса, үзләре эзләп табачаклар. Йөрәк тибешен булса да сорарга булдым. 57 генә икән, бик яхшы күрсәткеч. «Начар булмагач, калганын узып тормасаң да буладыр?» – дигән булам, шаяртып.
Әмма Динә инде минем авырлыкны, буйны үлчи башлады, бил үлчәмен алды. Тиз генә күз басымын да билгеләде. Шәфкать туташы мине үзеннән калдырмады, шул арада тапшырасы бөтен анализлар өчен юллама да әзерләп куйды. Гомуми һәм биохимик кан анализы тапшыру өчен диспансеризация узучылар көндезге сәгать 11 гә кадәр килә ала. Унберенче булып тагын чиратка басам. Һич кенә дә авырттырмыйча кан алып, беләккә мул итеп мамык чорнадылар.
«Вакытында килгәнсез»
Кулдагы юлламаларны барлыйм. Хатын-кыз табибына да күренәсе. Икенче катка менеп кабинетын эзләп таптым. Диспансеризация узучыларны акушерка гына кабул итә икән монда. Тиешле анализларны ала да шуның белән вәссәлам. Монда да таныш җавапны ишеттем: начар булса, шалтыратырбыз.
Флюорография узар өчен күрше бинага ашыгам. Юкка түгел икән, су буе чират. Ара-тирә хастаханәдә ятучылар да чиратсыз гына рентген узарга дип кереп чыга. Ниһаять, 45 минуттан ишекне ачып кердем. Юлым уңмады, җиһазның көйсез вакытына туры килгәнмен. Ни кызганыч, бүген маммография кабинетында да табиб юк икән. Икенче атнада килергә чакырып, озаттылар.
Күз табибына сугылам. Минем алда чиратта торучы Михаилны тикшеренергә эштән җибәргәннәр. Мөнәсәбәттән бик канәгать булып чыкты.
– Безне бик яхшы карыйлар. Яшебезгә күрә бирәсе анализлар да күп, узасы процедуралар да җитәрлек. Әле менә ФГДСка барырга җыенам, – ди ул.
Сүзгә Наил кушыла. Өч айга бер терапевтка барып, кирәкле тикшерүләр узып, сәламәтлеген даими кайгыртып торучылардан ул да.
– Чир табарлар дип куркып яту көлке инде ул. Ашаган ризыгыбыз да элеккеге кебек түгел, химиясе дә күбрәктер. Дөрес тукланмыйбыз, өстәвенә азрак хәрәкәтләнәбез, ялкауландык. Ике адым атларга кот очып тора. Чирләр шулай башлана да инде. Узган ел районда диспансеризация узганда әтидә яман шеш таптылар. Ничек күреп алганнар әле! «Вакытында килгәнсез, абый», – диделәр. Шешне алдылар, 8 тапкыр химия терапиясе узды. Йөгереп йөри хәзер! – ди әңгәмәдәшем.
«Исән калмас идем»
Сузып йөрсәң дә, кайгыртучылар табыла. Кайвакыт үзеңә кирәкмәгән сәламәтлегең сагына фельдшерлар баса. Мамадыш районында яшәүче Гөлсирә апага 69 яшь. Алтмыш бише тулуга, авылдан алып китеп, шәһәр табибларына күрсәтәләр икән. Үзенең бер дә барасы килмәсә дә, риза булган әле.
– Фельдшерыбыз гел шалтыратып, кисәтеп тора. Ел саен бит ул. Кушкач, бармыйча булмый. Табибларга күренергә яратмыйм, үз гомеремдә ике тапкыр гына хастаханәдә яттым. Икесе дә бәби тапканда, – ди ул. – Кирәк табибны үзең дә эзләп табасың аны. Шәһәрдә улым яши. Берәр җирем борчыса, шундук табибка яздырып куя. Аннары мин гел дару үләннәре кулланам. Аллаһы Тәгалә биргән гомерне яшибез инде, табибка еш күренүне кирәк дип санамыйм.
Арчада яшәүче Зөһрә Нигъмәтҗанова, киресенчә, вакытында күрендем, дип сөенеп туя алмый.
– Диспансеризация булмаса, мин исән дә калмаган булыр идем. Моннан өч ел элек күкрәгемдә шеш таптылар. Табиб Казанга ук җибәрде. Яман шешнең икенче стадиясе ачыкланды. Ул чакта күпме яшь түккәнне үзем генә беләм. Инде дөнья белән хушлашкан идем. Әле ярый яхшы табиблар кулына эләктем. Метастазалар юк, чир әкренләп артка чигенә. Атлаган саен табибларга рәхмәт укыйм, – ди ул.
Биектау районының Күлле авылында гомер итүче Таһир Галимуллинга 84 яшь. Гомерендә бер дә авырып карамаган. Сәбәбен вакытында табибларга күренеп торуда дип аңлата.
– Хатыным да минем сәламәтлегемә шакката. Салкын тиеп тә авырганым юк. Вакытында анализлар тапшырдым, кирәк булганда дарулар эчтем. Шөкер, бүген дә үз аягымда йөрим. Әле менә кичә генә флюорографиягә чакырдылар. Бар да яхшы, диделәр. Кеше сәламәтлеген саклап яшәргә тиеш дип саныйм. Үлмәм әле, дип кенә булмый. Гел сыкранып, зарланып яшәүнең дә яме юк, – ди Таһир абый.
Сүз уңаеннан, «ВТ» журналистының кан анализлары әзер булгач, чынлап та, шалтыраттылар. Бер күрсәткече күтәрелгән, икенчесе төшкән икән. Әлегә табиб кушканнарны үтисе дә кабат анализ тапшырасы була. Көйсез җиһазларның көйләнгәнен көтәсе кала.
Зилә РӘФЫЙКОВА, «РЖД поликлиникасы» табиб-терапевты:
– Диспансеризациягә үз теләкләре белән килүчеләрнең артуы сөендерә. Туган елына карап, һәр кеше өчен анализлар, тиешле процедуралар тәртибе билгеле. Беренче этапта кан бирдерәбез, флюорография узалар. Яшерен канны билгели торган анализ да бар. Өлкән яшьтәге кешеләрнең тәннәрендәге үзгәрешләрне дә карыйбыз. Икенче этапта, анализлар килгәч, өстәмә тикшерүләр билгелибез, колоноскопия уздырырга җибәрәбез, онкологка һәм башка табибларга юллама бирәбез. Иң мөһиме чирне вакытында ачыклау. Шуңа күрә кешеләр табиблардан курыкмасын иде. Аннары соң булырга да мөмкин. Чирне вакытында тапсаң, аны җиңү җиңелрәк. Шуны онытмагыз!
Белешмә
40 яшьтән узучыларга ел саен дәүләттән бушлай диспансеризация каралган. 18 яшьтән 39 яшькәчә ул өч елга бер генә үткәрелә. Быелның җиде аенда гына Татарстанда 955 меңгә якын кеше диспансеризация узган. Шуларның 300 меңе кабат тикшерүгә җибәрелгән. 40 мең кешедә беренче тапкыр авырулар ачыкланган. Иң киң таралган чирләр булып йөрәк-кан әйләнеше системасы һәм ашказаны-эчәк авырулары тора. Диспансеризация узучыларның 679 ында яман шеш ачыкланган. Аларның 78 проценты – башлангыч стадиядә. Диспансеризация катлаулы авыруларны иртәрәк ачыкларга ярдәм итә. Аны шимбә һәм эш көннәрендә кич белән дә узарга мөмкин. Татарстанның иң ерак авылларына да биш мобиль комплекс йөреп хезмәт күрсәтә.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез