Әнә шуны күздә тотып, республикада яшәүче өлкәннәрне игътибарсыз калдырмаска тырышалар. Берәүләр үз балалары тәрбиясендә матур картлык кичерә, икенчеләренә күршеләре үз җылысын бүлеп бирә, социаль хезмәткәрләр үз канаты астына ала. Чит кешене үзенеке кебек хөрмәт итеп яшәтүчеләр дә шактый. Җылы сүзгә мохтаҗ өлкәннәребез турында Хөкүмәт йортында узган матбугат очрашуда сөйләштеләр.
Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова сүзләренә караганда, бүген республикада яшәүче һәр дүртенче кеше олы яшьтә. «Гаилә» илкүләм проекты кысасында «Актив озынгомерлелек» программасы тормышка ашырыла. Ул менә нәкъ шушы юнәлешне – өлкәннәрнең тормыш сыйфатын яхшыртуны, гомерләрен озайтуны күздә тота да инде.
– Шунысы сөенечле: республикада йөз яшен тутырган һәм аннан да озаграк яшәүче кешеләр саны да елдан-ел арта. Озак яшәүнең сере – өлкәннәр гел хәрәкәттә, алар һаман ни белән булса да шөгыльләнә, – ди министр. – Өлкән яшьтәге үзешчән башкаручылар арасында 2012 елда үткәрелә башлаган «Балкыш» фестивале моңа бер мисал булып тора. Беренче тапкыр үткәргәндә, 3 мең кеше катнашкан иде. Ә быел аларның саны 35 меңгә җитте. Шушы вакыт аралыгында 200 меңнән артык кеше чыгыш ясаган! Тагын шунысы бар: соңгы фестивальдә 100 яшьлек Бөек Ватан сугышы ветераны катнашып, үзе язган шигырен сөйләде. Өлкәннәр спортта да актив, әле шушы көннәрдә генә «Пенсионерлар союзы» командасы Белоруссиядән беренче урын яулап кайтты.
Республикада пенсиядә килеш эшләп йөрүче 200 меңнән артык кеше бар. Быел аларның 563 е яңадан укып, башка һөнәр үзләштерде. Алар хезмәттә дә яшьләр өчен үрнәк булып тора. Электрон мактау тактасына кертелүчеләрнең 553 е – Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне.
Эльмира Зарипова өлкәннәргә күрсәтелгән социаль ярдәм чараларына да тукталды. Төбәк һәм федераль ташламаларга ия булмаган, пенсиясе 23 мең сумнан ким булган очракта, өлкәннәрнең нинди ярдәмгә өметләнә алуын да аңлатты.
– Андыйларга юл йөрү өчен бердәм пособие (ЕДВ) бирелә. Шулай ук ял йортларына юллама алганда 5–25 процентка кадәр ташлама каралган. Әгәр пенсионер 70 яшьтән өлкәнрәк булса, капиталь ремонт өчен тиешле акчаның яртысын гына түли, 80 яшьтән олырак булса, түләүдән бөтенләй азат ителә. Әмма бер шарты бар: ул яшәгән фатир яки йорт аның исемендә һәм бергә теркәлгән кешеләрнең дә пенсия яшендә булуы кирәк, – ди министр.
Республикада яшәүче 32 мең өлкән кеше төрле социаль хезмәтләрдән файдалана. 16 мең кешенең өенә килеп ярдәм итәләр. Шуларның 6093 енә «Озак вакытлы ярдәм» программасы кысасында хезмәт күрсәтелә. Аена бер тапкыр табиб килеп, сәламәтлекләрен тикшереп тора, фельдшер хәл белешә. Көн саен социаль хезмәткәр килә.
– Әлеге программа эшли башлагач, өлкәннәр арасында ашыгыч ярдәм чакыртулар 30 процентка кимеде. Өлкәннәр ялгыз булмауларын аңладылар. Алар белән һәрчак элемтәдә торучылар бар. Әби-бабайларга иң кирәкле әйбер – игътибар ул! Бу яктан республикада яшәүчеләрнең күңелләре киң. Өлкәннәрне тәрбиягә алган 22 гаилә бар, – ди Эльмира Зарипова. – Өлкәннәрнең телләрен аңлау гына җитми, урында ятучыларның тәннәре белән дә сак эш итәргә кирәк. Республикада 2019 елдан бирле «Караучы мәктәбе» эшли. Шушы вакыт эчендә бу юнәлеш буенча өлкәннәрнең 17 меңнән артык туганы укытылды.
Авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне ел саен район хастаханәләренә бушлай тикшеренү узарга йөртүләрен дә әйтте министр. Быел тугыз айда гына да 35 мең кеше табибларга күренгән. Шуларның 3 меңгә якыны кабат тикшеренүгә җибәрелгән.
Татарстанның Сәламәтлек саклау министры урынбасары Елена Демьянова өлкәннәр өчен хастаханәләрдә 56 гериатрия кабинеты эшләвен әйтте.
– Вакытында табибларга күренеп тору күп авыруларны булдырмый калырга ярдәм итә. Быел 60 яшьтән узган 800 кешедә башлангыч чорда яман шеш табылды, – ди Елена Демьянова. – Өлкәннәр өчен сөяк сыну проблемасы да куркыныч тудыра. 13 медицина оешмасы базасында бердәм профилактика хезмәте булдырылды. Сөяк сыну аркасында быел хастаханәләргә 1603 кеше эләкте. 1570 кешегә 48 сәгать эчендә югары технологияләр ярдәмендә операцияләр ясалды.
Башкаладан районнарга йөрүче 5 мобиль табибның да ярдәме бар. Алар еш кына өлкәннәр арасында йөрәк-кан авырулары, терәк-хәрәкәт әгъзалары һәм тын юлларына бәйле авыруларны ачыклый.
– МКДЦ дагы үзәктә деменцияне ачыклау буенча төрле ысуллар кулланалар. Быел 3935 кеше тикшерелде. Бу авыруны вакытында белеп алырга һәм тиешенчә дәваларга кирәк, – ди Елена Демьянова.
Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин сүзләренчә, республикада 1 миллион 103 мең кеше пенсия ала.
– Татарстанда пенсия билгеләү автомат рәвештә башкарыла. Хәзер моның өчен бернинди документ та җыясы түгел, чиратта да утырырга кирәкми. Шулай ук 2025 елдан 80 яшьтән өлкән һәм I группа инвалидлыгы булган кешеләрне караган өчен түләнә торган акча да автомат рәвештә билгеләнә, – ди ул. – Өлкәннәрне кисәтәсем килә. Безнең аша түләнә һәм билгеләнә торган бернинди акчаны да телефоннан шалтыратып әйтмиләр. Мошенниклар әби-бабайларны безнең фонд исемнән алдый. Хәтта минем исемнән дә шалтыраталар, фотомны да кулланалар. Берсенә дә ышанмагыз. Нинди генә шалтырату булса да, элемтәне өзеп куярга киңәш итәм. Әгәр инде сорауларыгыз булса, үзегез 8-800-10-000-01 бердәм телефон номерына шалтыратыгыз.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Озын һәм актив гомер» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез