СВО ветераннары, яраланып кайткан сугышчылар өчен еш кына беренче адым иң катлаулысы була да инде. Аның артында никадәр теләктәшлек, ярдәм ятканын белер өчен, иң элек үзеңне җиңәргә кирәк. Татарстанда махсус хәрби операция сугышчылары һәм ветераннарын тернәкләндерү эше ничек көйләнгән?
Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Илназ Әхмәдиев сүзләренчә, бүген республикада махсус хәрби операциядә катнашучыларга ашыгыч ярдәмнән алып реабилитациягә кадәр барлык төр медицина ярдәме күрсәтелә. Төп җаваплылык Казанда һәм Чаллыда урнашкан сугыш ветераннары госпитальләренә туры килә. Ярдәмгә СВОда катнашучылар, ветераннар гына түгел, аларның гаиләләре дә өмет итә ала. Бүген Казан һәм Чаллыда ике госпиталь хезмәт күрсәтә. Госпитальләрдә тәүлек әйләнәсе кайнар элемтә эшли. (Казанда 8 (843) 239-15-11, Чаллыда 8 (855) 278-09-92 номерына шалтыратырга мөмкин.) Әйе, барысы да җайга салынган. Әмма тормыш авырлыгы үз җилкәсенә төшкән кешенең югалып калуы да ихтимал. Кайдан башларга соң?
– Һәр пәнҗешәмбе медицина оешмалары ветераннар, сугышчылар турында мәгълүматны терки. Аларның һәрберсенә профилактик чаралар, киңәйтелгән диспансеризация дә узарга тәкъдим ителә. Кайбер белгечләр районда булмаса, аларга госпитальдә күренергә була, – дип белдерде Илназ Әхмәдиев. – Бу елны 2 меңнән артык ветеран диспансеризация узды инде. Беренче этапта тайпылышлар табылса, җентекле тикшеренүгә җибәрәләр. Психологик ярдәм күрсәтү буенча гына да республикада 83 кабинет эшли.
Реабилитациягә аерым тукталыйк. Аның һәр өч этабын да үзебездә Татарстанда узарга мөмкинлекләр җитәрлек. СВО ветераны хирург ярдәме алганнан соң ук тернәкләнү уза башлый. Алар ярдәмендә хәрәкәтләрне генә түгел, психологик халәтне дә үзгәртергә була. Татарстанда бүген илдәге иң яхшы тернәкләндерү базасының берсе булдырылган. Үзәк нерв системасы тайпылышларын да дәвалыйлар. Хәрәкәтләнүне исә 24 проценттан 73 процентка кадәр яхшыртып була, ди белгечләр.
– Еш кына егетләр үзләре дә ышанмый, әмма эшләп карарга кирәк. Без нәтиҗәләрне күреп торабыз, аяк-куллары хәрәкәте тулысынча торгызылган очраклар бар. Күптән түгел урнаштырылган яңа аппаратлар да әнә шул югалтылган функцияләрне кайтарырга булыша. Өмете өзелгәннәр дә өй шартларында үз-үзен кайгырта алырлык хәлгә килә, – ди Илназ Әхмәдиев.
Реабилитация үзәге мөмкинлекләрен санап киткәндә, белгечләр «акыллы» палаталардагы шартларны да мисалга китерде. Аларда ятучылар утны, телевизорны да күз хәрәкәте белән генә яндыра-сүндерә ала. Болар барысы да баш миендәге импульсларны эшләтә, тернәкләнүгә ярдәм итә.
Әмма бу этапка – реабилитация үзәгенә барып җиткәнче, беренчел тармакның эше мөһим. ФАП, район хастаханәләре хезмәткәрләре, ветераннар белән очрашып, тернәкләнү узарга күндерә белергә тиеш. Кеше үз белеп бетермәскә дә мөмкин, ә республикада һәр СВО ветеранына, махсус хәрби операциядә катнашучыга ярдәм итәргә мөмкинлекләр тудырылган. Ветеран бер тапкыр реабилитациягә килсә, ул инде тагын әйләнеп киләчәк, ди белгечләр. Үз күзең белән күргән, үз сәламәтлегеңдә тойган үзгәрешләр нәтиҗәсе бу. Мисал өчен ерак йөрисе юк. Кайчандыр куркып кына ярдәм сораган, бүген инде ышанычлары арткан, яңа өметләр, яңа хыяллар белән яшәүче, тернәкләнү узучы ветераннар 7 нче шәһәр хастаханәсендә футбол командасы төзегән. Коляскада йөрсәләр дә, илкүләм ярышларда уңышка ирешә егетләр.
Казан Сәламәтлек саклау идарәсенең медицина реабилитациясе буенча баш белгече Эльмира Хөсәенова тернәкләнү узар өчен нәрсәдән башларга кирәген аңлатты.
– Яшәү урыны буенча гариза тутырыла, гариза бердәм маршрут төзү үзәгенә китә, аңа махсус код бирелә һәм без пациентны чакырабыз. Бездәге җиһазлар, аппаратлар ярдәмендә хәрәкәтләрне генә түгел, сөйләмне, хис-тойгыларны, хәтерне, игътибарны кайтарырга була. Бөтенләй хәрәкәтләнә алмаган пациентка да йөри башларлык нагрузка бирә алабыз. Бармагы ампутацияләнгән пациентлар өчен махсус аларга яраклаштырылган табак-савыт ясый торган принтер бар, – дип санап күрсәтте Эльмира Хөсәенова.
Медицина реабилитациясе социаль хезмәткәрләр белән берлектә «Ватанны саклаучылар» фонды күзәтүендә үткәрелә. Атна саен юристлар һәм социаль хезмәткәрләр тарафыннан консультацияләр бирелә. Министр урынбасары сүзләренчә, 2029 елга Татарстанда реабилитациягә юнәлтелгән 38 профильле бүлек һәм 16 медицина оешмасы ачарга исәплиләр. СВОдан кайткан бер генә кеше дә ярдәмсез калмасын дип тырышалар.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез