Газетага язылу

Алма, пеш, авызга төш...ме? Татарстанда бакчачылык юнәлеше үсә

Бакчада үскән алма, карлыган гына җитми. Шуңа күрә соңгы елларда Татарстанда бакчачылык юнәлеше үсеш ала башлады.

Алма, пеш, авызга төш...ме? Татарстанда бакчачылык юнәлеше үсә

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматлары буенча, республика халкы елына 400 мең тонна чамасы җиләк-җимеш ашый. Ә бездә узган ел, шәхси хуҗалыкларны да исәпкә алып, 134 мең тоннага якын җиләк-җимеш үстергәннәр. Кем җиләген ашыйбыз һәм ни өчен үзебезнең бакчачылар кибетләргә кереп җитә алмый? Шул турыда белештек.

Үзебезнеке

Россиядә сату өчен җиләк-җимеш җитештерү 2030 елга 3 миллион тоннага җитәргә мөмкин. Федераль авыл хуҗалыгы министры урынбасары Андрей Разин сүзләренчә, 2030 елга кадәр бакчачылар заманча технологияләр буенча тагын 40 мең гектар җимеш агачы утыртыр дип көтелә. Ә Россия үз-үзен сәнәгать бакчачылыгының төп культурасы булган алма белән тулысынча 2028 елга тәэмин итәчәк. Сүз уңаеннан, узган ел алма уңышы илдә 1,9 млн тонна тәшкил иткән. Әлегә аграрийлар ил базарындагы ихтыяҗның 83 процентын каплый.

Соңгы елларда Татарстанда да җиләк-җимеш бакчалары арта. Зур фермер хуҗалыкларында хәзер бакча җиләге һәм алма гына түгел, кара карлыган, кура җиләге, сырганак, крыжовник, виноград һәм зелпе дә күпләп үсә. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматлары буенча, узган ел нәтиҗәләре күрсәткәнчә, республикадагы эре хуҗалыклар, фермерлар һәм шәхси хуҗалыклар 7,7 мең гектарда җиләк культуралары үстерә. Республикада бу юнәлештә, фермерларны да кертеп, җитмешләп хуҗалык шөгыльләнә. Гомуми уңыш, шәхси хуҗалыкларны да исәпкә алып, 133,6 мең тонна тәшкил итә. Уңышның 2,6 мең тоннасы авыл хуҗалыгы оешмаларында һәм фермерларда җыеп алынган. Соңгы елларда алар бигрәк тә кара карлыган һәм кура җиләге күпләп үстерә башлаган. Министрлык, бакчачылар быел да узган елгы уңышны җыеп алыр, дип фаразлый. 

Шулай ук 2017 елдан республикада алма бакчаларын интенсив алым белән үстерә башладылар. Соңгы алты елда аларның мәйданнары 600 гектардан артып киткән, моннан тыш 500 гектардан артык җиләк утыртылган. Бакчачылык белән зур масштабларда Чүпрәледә «Дуван бакчалары» кооперативы (190 гектар), Буада Дәүләтшиннар хуҗалыгы (40 гектар), Әлмәт районында «Җиләкле алан» (77 гектар), Кайбычта «Алма» хуҗалыгы (28 гектар) һәм башкалар шөгыльләнә.  

– Хәзерге вакытта халык үзебездә үскән җиләк-җимешкә өстенлек бирә. Аларны үстерә торган урыннарда да, ярминкәләрдә дә саталар. Норма буенча, Татарстан халкының җиләк-җимеш продукциясенә булган ихтыяҗы якынча 400 мең тоннаны тәшкил итә, – дип мәгълүмат бирделәр министрлыкның матбугат хезмәтендә.  

Җиткереп булмый

Татарстандагы иң зур алмагач бакчасы хуҗасы, Чүпрәле районындагы «Дуван бакчалары» кооперативы җитәкчесе Альфред Хәйруллин фикеренчә, республикада җиләк-җимешкә ихтыяҗ бик зур. Бүген алар 193 гектарда – алмагач, 100 гектарда – кара карлыган, 8 гектарда – кура җиләге, 9 гектарда бакча җиләге үстерә.

– Бакчачылык белән шөгыльләнүчеләр чыннан да артты. Ел саен зур булмаган күләмдә эшли торган ике-өч яңа хуҗалык барлыкка килә. Миңа калса, аларның күпчелеге башка эштән арып, үзләрен яңа юнәлештә сынап карар өчен килә. Кайсыдыр эшен дәвам итә, кайсыдыр төшеп кала. Чөнки бу – бик авыр хезмәт. Беренчедән, бездәге климат бакчачылык өчен уңайлы түгел. Икенчедән, кадрлар кытлыгы зур. Кура җиләге, бакча җиләге, карлыган – барысы да кул белән җыела, ә аның өчен эшчеләр табып булмый, – ди ул.

Альфред Хәйруллин әйтүенчә, җиләк-җимешкә ихтыяҗ бик зур.

– Бакчада үскән җиләк-җимеш бер генә вакытта була бит. Катырып куйганнары да озакка җитмәскә мөмкин. Шуңа күрә кыш буе халык кибет алмасын ашый. Безнең бакчаларда үскән җиләк-җимешнең барысына да ихтыяҗ бар. Узган ел ярминкәләрдә генә һәр атна саен 4–6 тонна алма саттык. Чират торып алып бетерделәр. Быел да шулай булыр дип өметләнәбез. Югыйсә шәхси бакчаларда да әллә никадәрле алма үсә. Мәскәү, Ульяновск, Урал якларыннан да килеп алалар. Үзебез дә эшкәртү белән шөгыльләнәбез, тик әлегә зур күләмдә түгел. Сок чыгару өчен алмаларны Чувашиягә алып барабыз. Без генә түгел, карлыган үстерүчеләр дә продукцияне күп күләмдә эшкәртер өчен читкә җибәрә, – ди ул.

Эшмәкәр сүзләренчә, әлеге вакытта зур кибет челтәрләрендә Краснодардан, Россиянең көньяк төбәкләреннән кайтарылган алмалар сатыла.  

– Халыкны без үстерә торган алма сортлары кызыктырадыр, дип уйлыйм. Читтән кертелгәннәр озак саклана торган, катырак, калынрак тышлы. Барысы да Италия селекциясенеке. Ә без элеккеге сорт алмалар үстерәбез. Тик бер урында гына торырга ярамый, яңа сортлар, зур челтәрләргә керү турында да уйларга кирәк. Әлегә безнең алмалар Ульяновскидагы сәүдә нокталарында гына сатыла, үзебездәге зур кибетләргә кереп булмый, – ди Альфред Хәйруллин.

Карлыган – читкә, җиләк – үзебезгә 

Саба районындагы «Көек» җәмгыятендә – 70 гектарда карлыган, «Әмир Хурамшин» хуҗалыгында ун елдан артык бакча җиләге (биш гектарда) һәм кура җиләге (дүрт гектарда) үстерәләр. 

– Карлыганны биш ел элек утырта башлаган идек. Ике ел рәттән уңышын җыеп алдык. Быел мулрак булды, әлбәттә, – ди «Көек» оешмасы директоры Фәнис Хурамшин. – Аны башлыча Мәскәүгә алып китәләр. Нәрсә эшлиләрдер – әйтә алмыйм. Миңа калса, күпчелеген катырып саталар. Гомумән, башка җиләкләр белән чагыштырганда, карлыган үстерү, җыю һәм сатуның мәшәкате азрак. Тик барыбер аңа гына хас нечкәлекләре бар. Күбрәк күләм белән эшләргә кирәк һәм чыгымнар да зуррак таләп итә. Мәсәлән, җыеп алырга комбайн сатып аларга кирәк. Калган җиләкләр Татарстанда сатыла. Кайнатма, джем ише ризыклар ясыйлардыр дип уйламыйм, чөнки, беренчедән, андый эшкәртүнең табышы аз. Икенчедән, бик зур күләм белән эшләргә кирәк. Ә кура җиләге белән викторияне зур мәйданнарда үстереп булмый, чөнки кул хезмәтен күп таләп итә. Ә эшләргә кеше табу бик авыр.

Аның фикеренчә, республикада 2014–2020 елларда бакча җиләге үстерүчеләр артты. Ләкин аларның күпчелеге бакчаларын ташларга мәҗбүр була.

– Кемдер сортларны дөрес сайламады, кемнеңдер үстерү, тәрбияләү тәҗрибәсе җитеп бетмәде. Хәзер бездә сезон башында ук Краснодар, Кыргызстан җиләге сатыла. Аннан соң Мари Элдан күп керә. Казанга гомер-гомергә бакча җиләге шушы республикадан килде һәм алар бәяне бик каты төшерә. Татарстанда бакчачылыкны үстерү өчен мөмкинлекләр зур. Тик үстерү генә җитми. Кул хезмәтен автоматлаштыру, яңа технологияләр куллану турында уйларга вакыт җитте, – ди Фәнис Хурамшин.   

Тагын бер зур фермер – Биектау районының Ямаширмә авылыннан Тимур Усманов 40 гектарда карлыган һәм кура җиләге үстерә. Сорау зур, шуңа күрә якын киләчәктә җирләрен 100 гектарга җиткермәкче.

– Сорау да, эш тә бик күп, – ди ул. – Элек безгә бөтен җиләк-җимеш чит илдән кайтарыла торган иде. Чикләүләр кертелгәч, кытлык барлыкка килде һәм Татарстан фермерлары үзләре өчен яңа юнәлешләр белән кызыксына башлады. Без үстергән карлыганнар Мәскәү, Оренбургка китә. Эшкәртеп тә сатабыз. Бер өлешен туңдыргычларда саклыйбыз, калганыннан кайнатма, джем, смузилар ясыйбыз. Башкалардагы шикелле үк эшче куллар җитми, шуңа күрә бакчачылык хуҗалыклары өчен комбайн, культиваторларны үзебез җитештерә башладык. Элек бер көндә илле кеше күп дигәндә 950 кило җиләк җыйса, хәзер бер комбайн белән ярдәмче өч кеше көнгә биш тоннага кадәр уңыш җыеп ала. 

Ярдәм бар

Без аралашкан хуҗалык җитәкчеләре ярдәм барлыгын, тик аның җитәрлек булмавын әйтте. Әлеге вакытта авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләргә (шәхси хуҗалыклардан һәм кооперативлардан тыш) күпьеллык җиләк-җимеш үсентеләре утыртуга бәйле чыгымнарның бер өлешен каплар өчен дәүләт ярдәме күрсәтелә. Мондый агачлар һәм куаклар үсә торган бер гектар мәйданга 400 мең сум акча бирелә, бу чыгымнарның 70 процентын тәшкил итә. Моннан тыш, авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларына җиләк-җимеш культураларын эшкәртү һәм саклау өчен матди-техник базаны яхшыртуга, эшләүгә грантлар тәкъдим ителә. 

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Технологик яктан азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итү» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

 

 

 

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре