11 сентябрь 2026 материаллары
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов белән Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте директоры очрашты
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүген Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте директоры Аркадий Гостев белән очрашты. Очрашу республика Хөкүмәте Йортында узды, дип хәбәр итә ТР Рәисе матбугат үзәге.
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов: «Татарстан казанышларына лаеклы бәя бирелә»
Бүген Казанда Бәйсез Дәүләтләр Берлеге илләренең пенитенциар хезмәтләре җитәкчеләренең XI Советы утырышы узды. Биредә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та катнаша. Ул утырышта катнашучылар алдында сәламләү сүзләре белән чыгыш ясады.
-
Җәмгыять
Тәрбияче егет Әдел Ганиев: «Тыңламасалар, сыбызгымны сызгырттым»
Әдел Ганиев Сабада балалар бакчасында бер ел тәрбияче булып эшләгән. Дөрес, күбрәк физкультура дәресләре укыткан ул. Әмма кирәк чакта тәрбиячеләрне дә алыштырган. Сабыйлар белән ничек уртак тел тапкан? Әдел хәзерге вакытта полиция бүлегенә эшкә урнашып йөри. Әмма беренче һөнәре турында бик яратып сөйләде ул.
-
Яңалыклар
Татарстан белән Ханой сәүдә һәм инвестиция бәйләнешләрен үстерү турында килеште
Татарстан һәм Вьетнам Социалистик Республикасының Ханой халык комитеты үзара аңлашу турында меморандум имзалады. Бу хакта ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының МАКСтагы каналында хәбәр иттеләр, дип яза «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Белгеч октябрьне 2026 елда отпуск алу өчен иң отышлы ай дип атады
Октябрь 2026 ел ахырына кадәр отпуск алу өчен иң отышлы ай булачак. О.Е.Кутафин исемендәге Мәскәү дәүләт юридик университетының хезмәт хокукы һәм социаль тәэмин итү хокукы кафедрасы доценты, юридик фәннәр кандидаты Михаил Афанасьев РИА Новости агентлыгына шул хакта хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».
-
Җәмгыять
Бүген генә кабып куям да: 11 сентябрь – Россиядә илкүләм аеклык көне
11 сентябрьдә Россиядә илкүләм аеклык көне билгеләп үтелә. Бәйрәм түгел, ә исерткеч эчемлекләрсез тормышның нинди матур икәнен искә төшерә торган бер көн. Кемдер өчен бу – үз сәламәтлеген кайгырту, икенчеләр өчен – якыннарына ярдәм кулы сузу, ә кемгәдер – гаилә җылысын тою көне.
-
Сәясәт
Өч еллык юл
Татарстан Министрлар Кабинетында бүгенге һәм иртәгәге көн турында сөйләштеләр.
-
Җәмгыять
Беткәч таралышмыйбыз: «Алтын мөнбәр» фестивале нәрсә белән истә калды?
5 көндә 55 фильм. «Алтын мөнбәр» фестиваленә быел 67 илдән бер меңнән артык гариза килгән. Конкурска сайлап алынган фильмнардан тыш, төп программага кермәгән йөзгә якын хезмәт тәкъдим ителде.
-
Яңалыклар
Казанга БДБ илләренең пенитенциар хезмәтләре җитәкчеләре катнашында утырыш уза
Бүген Казанда БДБ илләренең пенитенциар хезмәтләре җитәкчеләренең XI советы утырышы башланды. Чарада Әрмәнстан, Беларусь, Казахстан, Кыргызстан, Таҗикстан, Үзбәкстанның тиешле министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнаша.
-
Интервью
Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин: «Гошер саранлык кебек начар сыйфатлардан азат итә»
Бакча уңышының барысы да безнеке түгел. Булганына шөкер кылып, уңышның бер өлешен мохтаҗ, ятимнәргә бүлеп, гошер сәдакасы бирү тиешле.
-
Яңалыклар
Андрей Кондратьев: «Сайлаучыларга барлык мәгълүмат ачык һәм аңлаешлы булырга тиеш»
«Сайлаучыларга барлык мәгълүмат ачык һәм аңлаешлы булырга тиеш». «Минем тавыш» сайлаучылар форумы барышында Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев шулай дип белдерде. Форумда катнашучылар яңалыклар арасында югалып калмау, ялганны аера белү, мәгълүматны тикшерү турында сөйләштеләр.
-
МӨҺИМ
Алма, пеш, авызга төш...ме? Татарстанда бакчачылык юнәлеше үсә
Бакчада үскән алма, карлыган гына җитми. Шуңа күрә соңгы елларда Татарстанда бакчачылык юнәлеше үсеш ала башлады.
-
Яңалыклар
Татарстан халкы сайлау участокларында гриппка каршы прививка ясата алачак
Татарстанда РФ Дәүләт Думасы депутатларын сайлау вакытында гриппка каршы прививка ясатырга мөмкин булачак. Бу хакта «Сайлау ноктасы» мәгълүмат үзәгендә узган брифингта ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Алмир Абашев хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Авылдагы стаж өчен пенсиягә өстәмәне Татарстанда кемнәр алырга хокуклы?
Татарстандагы кайбер пенсионерлар авыл җирендә озак еллар эшләгән өчен өстәмә түләү алу хокукына ия.
-
Яңалыклар
Роспотребнадзор талпаннар активлыгының икенче дулкыны турында кисәтте
Россиядә талпаннар активлыгының икенче дулкыны дәвам итә, алар талпан энцефалиты һәм боррелиоз кебек авыруларны йоктырырга мөмкин. Бу хакта Роспотребнадзор хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».