Сарафан радиосы» да, игъланнар сайты да киңәш-табышка күчеп китә. Репетиторны «узган гасыр калдыгы» дип, үзгәрүчән замана баласы инде онлайн курсларны өстен күрә башлады. Боларның барысы да укытучы биргән төп белемгә ялгана бит әле. Акчаны бушка таратмас өчен кай тарафка борылырга да кайсы сукмактан китәргә? Өстәмә белем юлларын бергәләп узып карыйк.
Чәйнәп каптыру
Берәүләр репетитор яллаган инде, ә икенчеләр әле, яхшырагын табам, дип өметләнә. Әнә танышым да баласына өч фәннән репетитор табып куйган. Октябрьдән өйгә килә башлаячак, ди. Бер дәрес өчен 1300 сум түлисе. Кесәгә күпме сукканын үзегез чутлап карагыз шуннан. Биектау районында яшәүче Газизовларның да репетиторлар мәсьәләсен кайгырткан чагы. Таныш-белешләре аша уллары Гаделгә төрле фәннәрдән белгеч эзли алар. Бигрәк тә математика, физикадан белеме аксый икән.
– Акчада түгел хикмәт. Нәтиҗәсе кирәк. Репетитор яллау – мәктәптә тиешенчә укыта алмыйлар дигән сүз. Сыйныфта балалар күп, шуңа күрә бөтен нәрсәне дә сорап та, аңлап та бетереп булмый. Ә өеңә чакыртканда, чәйнәп каптыралар, йотасы гына кала. Баланың вузга керү теләге бар икән, мәктәп белемен арттырырга кирәк. Бюджет бүлекләренә күрү елдан-ел кыенлаша. Шуңа репетиторларсыз булмый, – ди Фирая Газизова.
Чаллыдан Сәйфуллиннар репетиторга рәхмәт укый. Ул булмаса, кызларының мәктәптә математикадан «2ле» һәм «3ле» алудан башы чыкмас иде.
– Әйбәт кенә укыган балабыз көннәрдән бер көнне берни дә аңламый башлады. Кәефе юк. Аптырагач, репетитор чакыртырга мәҗбүр булдык. 10–15 дәрес алган соң, бар да җайга салынды. Мәктәптә хәтта яхшы билгеләр дә ала башлады. Репетиторларны күпме генә сүксәләр дә, файдасы бар. Теләсә кайсы фән буенча белемне арттырырга була. Чыгымлы инде, әмма өмет аклана, – ди ике бала анасы Рәзинә.
Казанда яшәүче өч бала әтисе, «Матбугат.ру» порталы хуҗасы Данил Сәфәровның да репетиторларга мөрәҗәгать иткәне бар.
– Укытучылар, нигә йөртәсез, балагыз болай да белә бит, дип каршы килде. Әмма кайбер фәннәр буенча репетитор чакыртырга туры килде. Без әле зур имтиханнарга барып җитмәдек. Башлангычта үзебез дә азмы-күпме ярдәм итә алабыз. Икегә икене куша беләм. Тик физика, химиягә теш үтми. Без үзебезгә тиешлесен укыдык инде. Тагын бер кат мәктәп бетерәсем килми. Шуңа күрә кирәкле фәннәрдән репетитор чакыртабыз, – ди Данил Сәфәров. – Бәясе, ким дигәндә, 800 сумнан башлана иде. Вуз студентлары өчен чыгымнар бермә-бер артык. Таныш-белешләр әйтүенчә, сопромат кебек инженерлык фәннәрен өйрәтүчеләр 3–4 әр мең сум акча сорый. Репетиторларны бер дә гаепләмим. Әгәр укытучыга өч тиен акча түлиләр һәм кәгазь эшенә күмәләр икән, башка чарасы калмый, билгеле. Бу эштән китеп, түләүле хезмәт күрсәтүләрен хуплыйм гына. Репетиторларны алдынгы карашлы, заманнан калышмаучылар дип саныйм. Араларында мотоциклына атланып, балаларның өенә баручы хатын-кызны да беләм. Ә менә онлайн репетиторларны өнәп бетермим. Күзгә-күз карап өйрәтүгә җитми. Шуңа күрә аларның «тере»сен чакыртырга тырышабыз.
Дәрестә яхшылап өйрәт!
КФУ каршында IT лицей директоры Алмаз Шакирҗанов белән дә әлеге темага сөйләшеп алдык.
– Мәктәптә укытучылар тырышып укыта. Шулай да кайбер укучыларга өстәмә ярдәм кирәк булуы бар. Берәү теманы аңлап бетерә алмый, икенчеләргә вакыт җитми. Шуңа күрә репетитор яллыйлар. Билгеле, аның начар һәм яхшы ягы да бар. Әйтик, әти-әниләр, балалар моңа ияләшеп китәргә мөмкин. Аннан инде тырышып укымыйча, ярдәмне репетитордан гына көтә башлаячаклар. Мәктәптә уку җиңел түгел. Укытучы кушканны үтәргә кирәк. Кемгәдер мәктәп программасы гына аз, – ди ул.
Алмаз Шакирҗанов белдергәнчә, репетитор әле ул вузга укырга керергә гарантия бирә дигән сүз түгел. Баланың керә алмавы да бар. Әти-әниләр репетиторның кем икәнен белмәскә мөмкин. Ә ул, үз чиратында, балагыз булдыра, укырга керәчәк, дип өметләндерә. Соңыннан гына әти-әни моны аңларга мөмкин.
– Репетиторлар күп, меңәрләгән бит. Кем укыта, нинди программа белән укыта? Бала үзенә кирәкле белемне аламы, юкмы? Репетитор акчасын ала, ә нәтиҗәсе бармы? Укытучыда исә җаваплылык зур. Ул үз укучылары өчен җавап тота. Укытучыларыма, сез репетитор булыгыз яки булмагыз, дип әйткәнем юк. Әмма дәресләрен сыйфатлы итеп алып баруны таләп итәм. Буш вакытлары – аларның шәхси эше. Әмма үз укучыларыңа репетитор булырга ярамый. Моны контрольдә тотабыз. Укытучыларыбыз көчле. Быел 35 укучы БДИдан 100 балл җыйды. Әйтик, Ләйсән Шакирова 300 әр балл туплады. Кайбер укытучыларның 5–8 әр укучысы шундый нәтиҗәгә иреште, – ди директор.
Әйләнә игълан, әйләнә
Интернетны ачсаң, теләсә кайсы фәннән репетитор табарга мөмкин. «Казан репетиторлары» сайтлары да игъланнар белән шыплап тулган. Күбесе өйгә килеп тә, онлайн да хезмәт күрсәтергә әзер. Әйтик, 20 ел стажы булган укытучы ике сәгать өчен 2 мең сум сорый. Ә инде имтиханга әзерләргә кирәк икән, тагын 500 сум өстәргә кирәк. Кайберләре хезмәтләре өчен 20 процент ташлама да тәкъдим итә. Ә болай сәгатенә 2800 сум түләргә кирәк. Монда инде сүз өйдән чыкмый гына уку турында бара. Математика укытучыларының бәяләре 2–2,5 мең сум тирәсендә тибрәлә. Студентлар исә сәгатенә 500 сумга да риза. Арада, 40 мең укучыга ярдәм иттем, дип кызыксындыручылары да очрый. БДИда 90 нан да ким балл алмаслык итеп әзерләргә ышандыралар. Кыскасы, бер сайтта гына 3 меңгә якын репетитор онлайн булышырга әзер.
«Макс» каналындагы репетиторлар төркемен дә ачып карадык. Анда инглиз теле укытучылары сәгатенә 1100 сум сорый. Химияне өйрәнү 1200–1500 сумга төшәчәк. Рус теленең бәясе укыган сыйныфка карап. Әйтик, 5–8 нче сыйныфларда – 1100, 9 нчы сыйныфта – 1300 сум. Имтиханга әзерләнү исә 1600 гә төшәчәк.
Күршебез кызына ярты елдан бирле математикадан репетитор эзли инде. Холкына туры килгәнен һаман да таба алмый. Ир-ат укытучылардан читенсенә, өлкәнрәкләренең өйрәткәнен аңламый, яшьләренең тәҗрибәсе җитеп бетми. Шуңа күрә әлегә укытучысы өйрәткәнгә риза булып тора. Шулай да, игълан буенча шалтыратып карарга булдык. Кем белә, Йолдызга туры килеп куюы да бар. Тик кайсы төбәктән икәне күрсәтелмәгән. Анысы мөһим дә түгел. Интернет аша гына шөгыльләнергә була бит.
– 25 ел стажым бар. Шушы вакыт эчендә йөзләгән укучы, студентка булыштым. Дәресем онлайн үтәчәк. Сез башта ярты сәгать бушлай шөгыльләнә аласыз. Менә шуннан чамаларсыз. 1 сәгате – 1100 сум, – диде Коми Республикасыннан Екатерина Соколова.
Ә менә Казан кызы Әлфинә Зарипова физикадан репетиторлык хезмәте күрсәтә. Аның укучылары арасында Мәскәү, Омск, Чечняда яшәүчеләр дә бар. Хәер, ул аларның кайлардан икәнен үзе дә белеп бетерми.
– Өйләренә барып өйрәтү мәшәкатьле бит. Ә онлайн укыту бик җайлы. Шуңа күрә интернетка белдерү куйдым да эш хутка китте. Илнең төрле почмакларындагы укучылар белән эшләү кызык. Замана баласы әлеге форматны җиңелрәк тә кабул итә. Аннан үзем дә – БДИны баштан кичкән кеше. Балалар телендә сөйләшә белергә һәм тормыштан читкә китмәскә кирәк. Репетитор да могҗизачы түгел. Күп нәрсә баланың үзеннән тора. Акча артыннан кумыйм. Мәктәптә яхшырак укый башладым, дигән сүзне ишетү рәхәтлек бирә. Бер сәгатенә 800–1100 сум алам. Көнгә 10 га якын кешегә дәрес бирәм, – ди ул.
Белгеч фикере
Әнис Галимҗанов, математика-физика фәннәре кандидаты, доцент:
– Репетиторлык дигән нәрсәне аңламыйм. Баланың теләге булса, ул болай да укый. Булмаса, берни эшләтеп булмый. Минемчә, мәктәп бүген җитәрлек дәрәҗәдә белем бирә. Пенсиягә чыккач, туган аягым – Балтач районының Чутай авылында яшим. Авыл халкының, репетитор кирәк, дип мөрәҗәгать иткәне юк. Чакырсалар да, баш тартыр идем. Ни өчен дигәндә, бу өлкәдә бернинди тәҗрибәм дә юк. Дөрес, ярдәм итеп җибәрә алам. Әмма БДИга әзерли алмыйм. Аның белән шөгыльләнмәдем. КФУда эшләгәндә дә каршы килдем. Миндә җаваплылык дигән нәрсә зур. Үземнекен эшләдем, калганын үзең хәл ит, дип әйтә алмыйм.
Рузалия Нигъмәтуллина, югары категорияле укытучы, дәреслекләр авторы:
– Репетиторлар кирәк дип уйлыйм. Әйтик, бер төрдәге мәктәптән икенчесенә күчкәндә, дәреслекләр төрле булырга мөмкин. Профильле мәктәпләрдәге программалар да аерыла. Ниндидер сәбәпләр аркасында, бала укуда да калышырга мөмкин. Хәзер мәктәптә укытучылар да безнең замандагы кебек дәрестән соң калып, аңлатырга атлыгып тормый. Эшләре күп, вакытлары да юк. Шуңа күрә мәгънәле репетиторларны хуплыйм. Арада акча өчен дип, вакытны суза торганнары да бар. Балага тиз арада ярдәме тисә, бик яхшы. Оныкларга чакырткан булгалады. Катлаулы темаларны җиңел генә өйрәнделәр.
Зилә Фәйзуллина, өч бала әнисе, шәфкать туташы:
– Репетиторга акча түкмибез. Өч улымны да үзем өйрәтәм. Башта барыбыз бергә темаларны бер кат укып чыгабыз. Аннан шуны аңлатам. Эштән арып кайтсам да, укытучы роленә керергә туры килә. Кайчак артистка да әйләнеп куям. Кызыклы итеп сөйләргә өйрәнеп беттем инде. Күңелсез булса, тыңламаслар да иде. Өй эшләрен вакытында эшләп баралар, акча да җилгә очмый. Әлегә 5–6 нчы сыйныф программасын аңлата алам. Әмма алга таба ни булыр?
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез