Газетага язылу

«Халык инспекторлары» юл кагыйдәләрен бозучылар өстеннән шикаять язып, 9 миллион сум эшләгән

9 миллион сум. Татарстанда «Халык инспекторы» аша юл кагыйдәләрен бозучылар турында шикаять язучылар әнә шул кадәр акча эшләгән.

«Халык инспекторлары» юл кагыйдәләрен бозучылар өстеннән шикаять язып, 9 миллион сум эшләгән
Фото: Татар-информ

Юлдагылар гына түгел, күршеләр дә уяу хәзер. «Макс» мессенджерында идарәче компанияләр белән милек хуҗалары арасында мәҗбүри төркем булдырдылар. Бер йортта яшәүчеләрнең бөтен гозере шунда бүген. Нәрсә бу? Дөньяны яхшы якка үзгәртергә тырышабызмы, әллә кеше гаебен генә күрергә өйрәнеп барабызмы? «ВТ» әнә шул фәлсәфи сорауга җавап эзләде.

Җәяүле сакчы

Казанда яшәүче Рамил Әхмәтов «Халык инспекторы» ярдәмендә аена 4–5 мең сумга кадәр акча эшли.

– Машинага акча җыям гына әле. Юл аша җәяүлеләр кичүеннән чыкканда машина йөртүчеләрнең, бигрәк тә рульдәге хатын-кызларның, җәяүлеләрне үткәрергә теләмәве ачуны китерә, – ди ул. – Юл кагыйдәләрен бозучыларны акылга утырту җаен таптым. Дәүләт хезмәтләре порталы аша «Халык инспекторы» кушымтасында теркәлдем дә, хәзер андыйларны видеога төшереп җибәрәм. Моның өчен 30 секундлык видео җитә. Светофорның кызыл төсенә чыгучылар, стоп-линияне узып туктаучылар да еш очрый. Моны әләкләү дип санамыйм. Мәсәлән, юл аша чыкканда минем урында бала булырга, машина йөртүче гаебе белән юл һәлакәте килеп чыгарга мөмкин бит. Тәртип сагында торган өчен акча күчкәч, тагын да кызыграк булып китә. Җәяүлеләргә юл бирмәүчене «тоткан» өчен түләү – 400 сум тирәсе.

«Халык инспекторы» кушымтасы 2014 елдан бирле гамәлдә, әмма 2024 ел азагында аны яңарттылар. Әнә шул вакыттан бирле юлда йөрү кагыйдәләрен бозган машина йөртүчеләр турында хәбәр иткән өчен акчалата бүләк алу мөмкинлеге пәйда булды. Дөрес, юлда йөрү кагыйдәләрен бозуга бәйле барлык очраклар өчен дә түләмиләр. Акчалылары, ә алар җидәү, кушымтада сары төстәге бүләк тартмасы белән билгеләнгәннәр.

2024 елдан бирле «Халык инспекторы»нда 323 меңнән артык гариза теркәлгән. Шул исәптән 75 меңгә якыны – түләүле шикаятьләр. Алар буенча халыкка 9 миллион сумнан күбрәк акча түләгәннәр.

«Бу мәсьәләдә эшнең финанс ягы ул дәрәҗәдә үк мөһим түгел, иң әһәмиятлесе – машина йөртүчеләр юлда хәзер иҗтимагый контроль булуын, хокук бозу очрагын теләсә кайсы җәяүле төшереп җибәрергә мөмкин икәнен аңлый башлады, – дип фикер йөртә Татарстан дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры урынбасары Алексей Клонцак. – Шул ук вакытта машина йөртү культурасын тәрбияләү  озак вакыт таләп итә. «Халык инспекторы» юллардагы тәртипсезлеккә каршы көрәшергә ярдәм итә. Актив гражданнар ярдәмендә без патруль барып җитмәгән урыннарда тәртип булдырабыз».

«Авыл кешесе зарланып йөрергә күнекмәгән»

Түләүле гаризаларның күбесе Казан (49 мең) һәм Чаллыда (8,5 мең) яшәүчеләрдән килеп ирешкән. Районнарда машина йөртүчеләр аңлыракмы, әллә бөтен кеше диярлек бер-берсен белгән җирлекләрдә әләкләүдән яхшысынмыйлармы, Бөгелмә районында, мәсәлән, нибары – 239, Зәй районында 329 түләүле шикаять теркәлгән.

Минзәлә районының Аю авыл җирлеге башлыгы Айрат Галимов әйтүенчә, авыл кешесе, гомумән дә, зарланып йөрергә күнекмәгән.

– Дәүләт органнарына мөрәҗәгать итү, кире җавап алу юллары әллә ничә. Шөкер, безнең авыл җирлегендә андый мөрәҗәгатьләр язучылар юк. Беләсезме, авылда халык икенче төрлерәк, менталитеты башка аның. Ул зарланырга күнекмәгән. Шикаяте бар икән, хакимият буларак, безгә киләләр. Борчу-мәшәкатьләрен бергәләп хәл итәргә тырышабыз. Әнә яшьләр, шәһәрдән кайтучылар авыл буйлап мотоцикл, скутерда чабып йөри. Без аларның әти-әниләре, әби-бабалары янына барабыз, сөйләшәбез. Төрле мисаллар китереп аңлатабыз. Үзара аңлашып яши белергә кирәк. Үзең ачык булсаң,  сиңа беркем дә начарлык теләми. Безнең җирлеккә алты авыл керә. Ризасызлык белдереп кайдадыр югарыга шикаять язу очраклары юк. Икенче яктан, Мәскәүгә кадәр дә язып була, ул хат барыбер безгә кайтып төшәчәк бит. Мәскәүдән килеп берәү дә синең мәсьәләңне хәл итмәячәк. Казан – Минзәләгә, район безгә юллаячак. Җирдә без эшлибез, шуңа күрә проблемаларны да без хәл итәргә тиеш, – ди җирлек башлыгы.

«Йорт төркемендә иманыңны өшкерерләр»

Хәзер юлларда гына түгел, күршеләр арасында да «күзәтүче күз»ләр артты. Федераль закон нигезендә, 2026 елның 1 сентябреннән идарәче компанияләр һәм торак милекчеләре ширкәтләре «Макс» мессенджерында йортларның рәсми чатларын алып барырга тиеш. Эшне соңгы чиккә калдырмас өчен, мондый төркемнәрне алдан ук төзи башладылар. Милек хуҗаларына йорт чатына «чакыру» Дәүләт хезмәтләренең мобиль кушымтасы аша килә.

Фото: Татар-информ

Яңалыкның моңа охшаш төркемнәрдән аермасын да әйткәннәр:

– йорт чатындагы мөрәҗәгатьләр шунда ук юридик статус ала – алар буенча идарәче компания генә түгел, Дәүләт торак инспекциясе дә җавап бирәчәк;

– идарәче компания биредә йорт белән идарә итүгә бәйле бөтен мәгълүматны (ремонт эшләре үткәрү, тарифларны үзгәртү һ.б.) урнаштырырга тиеш;

– йорт чаты булмаган яки аны тиешенчә алып бармаган өчен идарәче компаниягә 300 мең сумга кадәр штраф яный;

– милек хуҗаларына мондый чатка керү ирекле.

«ВТ» хәбәрчесенең дә кесә телефонындагы төркемнәре бергә артты. И «кайный» ул йорт чатындагы тормыш. Аскы катта иртәнге сәгать биштә озаклап шалтыраган будильник өчен дә, төн җиткәч, өске катта чабышып йөргән бала-чага өчен дә сүгеп ташларга күп сорап тормыйлар. Күршеләр булгач, тыңламый да булмый, яхшы түгел.

– Йорт чатында сүкмәсеннәр дип, төнлә подъезд төбен дә җыештырырга туры килде, – ди Казанда яшәүче Алия Мостафина. – Күптән түгел улыбызга 16 яшь тулды. Хәзер яшьләрдә яңа «мода» икән: төнге унике тулып китүгә подъезд төбенә килеп, туган көн иясен гомер бәйрәме белән котлап китәләр. Йөзе тортка буялган, чәчләренә конфетти ябышкан, футболкасы пычранып беткән улыбыз дуслары яныннан ун минутта әйләнеп тә керде. Ә минем йокы качты. Ул тортны йөзенә бәргәндә никадәре җиргә төшкән, конфеттиның «дус»лары таралып калгандыр бит инде... Иртә белән эшкә баручылар безнең подъезд төбендәге бу «бәйрәм»гә бер дә куанмас, йорт төркеменә язып иманыңны өшкерерләр, камерадан кем икәнен табып башыңны да күтәртмәсләр. Чүп пакеты, себерке, юеш салфеткалар алып урамга чыгып киттем. Җиргә төшкән тортны җыеп тутырганнар үзе, конфеттины миңа себерәсе булды. Асфальтка ябышкан ялтыравыкларны куптара-куптара себереп, сыланып калган торт эзләрен салфетка белән сөртеп, тынычлап кереп яттым.

Җаваплылык арттымы, әллә контрольме, хәзер подъездларда тәртип яхшырды кебек. «Подъезд идәне пычрак, юыгыз», «Ишегалдындагы юл чокырланды, ремонт кирәк» ише хәбәрләрне юллау өчен элеккеге кебек «Открытая Казань» яки «Халык контроле»нә дә язып торасы юк. Монда гына язып саласың да җавап көтәсең. Ул арада күршеләр синең хәбәргә лаеклы «лайк»лар куя. Тыңламыйча карасыннар әле!

74 проценты хәл ителгән

Татарстан Кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил аппаратыннан алынган мәгълүматларга караганда, бу елның беренче яртысында республикада яшәүчеләр дәүләт органнарына мөрәҗәгать итү каналлары аша 155 меңнән артык мөрәҗәгать юллаган. Бу – узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда, 5 процентка күбрәк.

Халыкны күбрәк тирә-юньне төзекләндерү, юл инфраструктурасы, ТКХ һәм сәламәтлек саклау мәсьәләләре борчый. Ел башыннан бирле «Халык контроле»нә килеп ирешкән мөрәҗәгатьләрнең 74 проценты хәл ителгән.

Соңгы зар хатларының берсе – Чүпрәле районының Иске Чүпрәле авылыннан Сабан туеннан бирле бәйрәм урынын җыештырмаулары, балалар мәйданчыгы урнашкан бу җирдә пластик һәм пыяла шешәләр аунап ятуы турында хәбәр иткәннәр. Район башкарма комитеты дүрт көн эчендә мәйданны ялт итеп чистартып куйган. Тик чүп өйдән чыккан шул инде.

Фикер

Лилия МУСИНА, социаль психолог:

– Беркөнне кызым белән балалар мәйданчыгына чыктык. Безнең ишегалдын быел гына яңарттылар. Кемдер биредәге эскәмияләргә буяу белән әллә ниләр язып та бетергән. Узып баручы балалар аптырап тормады, сырланган эскәмияне фотога төшерделәр дә, шунда ук ябыштырылган QR-код буенча «очырттылар». Вандализм очраклары турында шулай хәбәр итеп була икән. Бигрәк җаваплы буын үсеп килә, дип сокландым. Ник, алар әләкчеме? Бүгенге цифрлы дөньяда моннан башка мөмкин түгел. Шул ук вакытта һәр нәрсәнең чиге булырга тиеш. Элек капка төбендә утырган әбиләрне беркем дә әләкләүдә гаепләмәгән. Югыйсә урамдагы бөтен тәртипне алар саклаган. Элеккедән аермалы буларак, бүген җәмгыятьтә социаль җаваплылык кимеде. Чөнки без үз мәнфәгатьләребезне барыннан да өстенрәк куя башладык.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре