Газетага язылу

Республикада аюлар саны арткан

Татарстанда аюлар саны арткан. Хәзер республикада 80ләп баш аю исәпләнә, дип хәбәр итә «Татар-информ».

Бу хакта Татарстан Дәүләт Советы Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты һәм комитет каршындагы экспертлар советының уртак утырышында Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Рамил Шәрәфетдинов әйтте.

Ул утырышта хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм куллану өлкәсендә мөнәсәбәтләрне җайга салу турында доклады белән чыгыш ясады.

«Татарстанда, гомумән, бөтен илдә аюлар саны арта – гомумроссия тенденциясе шундый. Аучыларның кызыксынуы кимеде, һәвәскәр аучылар гына чыкса. Аучыларга аюның тиресе дә, ите дә кызык түгел», – диде Рамил Шәрәфетдинов.

Аның сүзләренчә, баш саны артуын аңлагач, аюларны Татарстанда Кызыл китаптан чыгарганнар. «Әгәр куркыныч янаса, санын көйлисе булса, оператив мөмкинлекләр булсын дип, без аюларны Кызыл китаптан чыгардык. Әлегә аюлар саны буенча чаң кагарлык дәрәҗәдә үк түгел, ләкин төньякта куе урман регионнары белән чиктәш булганга, аннан миграция бар», – дип белдерде Рамил Шәрәфетдинов.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Экологик иминлек» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре