Акция йомгаклары буенча республиканың урман фондыннан 0,4 мең кубик метр каты көнкүреш калдыклары җыеп чыгарылган.
Моннан тыш, акциядә катнашучылар 4 мең кубик метр коры-сары һәм ауган агачларны черетү өчен өемнәргә салганнар. Бу чаралар урманнарның санитар хәлен яхшыртуга һәм янгын куркынычын киметүгә ярдәм итә.
«Татарстанның чиста урманнары» акциясе елга ике мәртәбә – яз һәм көз айларында үткәрелә, – дип билгеләп үтте ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров. – Уздырылган елларда бу чара үзен экологик тәрбия бирүнең һәм табигать ресурсларын саклауның нәтиҗәле коралы буларак танытты. Без барлык катнашучыларга актив гражданлык позицияләре һәм урманнарда санитар-экологик хәлне яхшыртуга керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерәбез».
Чарада ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждениеләр белгечләре, республика учреждениеләре, оешмалары һәм предприятиеләре хезмәткәрләре, урман участокларын арендалаучылар, бакчачылык ширкәтләре, кооперативлар вәкилләре, югары һәм урта махсус уку йортлары студентлары, волонтерлар катнашты.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез