17 ноябрь 2026 материаллары
-
Сәламәтлек
Кардиолог инфарктка китерердәй төп хаталарны атап үтте
Безнең сәламәтлек 10-20 процентка гына медиклар тырышлыгына бәйле. Нәселгә бәйлелелек өлеше дә – шул чама.
-
Яңалыклар
Республикада «Татарстанның чиста урманнары» табигатьне саклау акциясенең көзге этабы тәмамланды
Татарстан Республикасында «Татарстан урманнары чисталыгы» табигать саклау акциясенең көзге этабына йомгак ясалды. Чара 2026 елның 14 сентябреннән 14 ноябренә кадәр «Экологик иминлек» илкүләм проекты кысаларында узды, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы.
-
Яңалыклар
Казанлылар эшкә бару юлында үткәргән вакытны түләү идеясен хуплады
Казан халкының 35% ы эшкә бару юлында үткәрелгән вакытны эш вакытына кертергә кирәк, дип саный. Тагын 40% ы бу сәгатьләрне компенсацияләүне яклап чыга. Бу хакта SuperJob үткәргән сораштыру нәтиҗәләре күрсәтә, дип яза «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Киләсе елда иң зур күләмдәге «больничный»ның күпмегә җитәчәге билгеле булды
2027 елда «больничный»ның бер көне өчен иң зур түләү күләме 7,9 мең сум чамасы тәшкил итәчәк. Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты рәисенең беренче урынбасары Николай Коломейцев «РИА Новости» хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шулай дип белдергән.
-
Яңалыклар
Өлгереп кал: 1 декабрьдә гриппка каршы вакцинация тәмамлана
Татарстанга гриппка каршы вакцинаның яңа партиясе кайткан.
-
Яңалыклар
Татарстанда 58 яшьлек ир-ат 27 дезодорант һәм 13 теш пастасы урлаган өчен төрмәдә утырачак
Казанда 58 яшьлек ир-ат Фәйзи урамындагы кибеттән 27 дезодорант һәм 13 теш пастасы урлауда гаепле дип танылган. Бу хакта «Татар-информ» Татарстан Прокуратурасы мәгълүматларына таянып яза.
-
Яңалыклар
Путин Россия транспорт министры белән Казан аэропортын модернизацияләү турында сөйләште
Россия Президенты Владимир Путин транспорт министры Дмитрий Ядров белән очрашу уздырды. Алар аэропортларны модернизацияләү, авиаэлемтәне үстерү һәм яңа самолетларны сертификацияләү турында фикер алыштылар. Бу хакта Кремль матбугат хезмәте хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».
-
Җәмгыять
Ышанма бозына: «Ак Барс»ка элеккеге уенчысы кайтты
«Ак Барс»та, ниһаять, яңа уенчы пәйда булды. Дөресрәге, команданың элеккеге уенчысы Казанга әйләнеп кайтты. Узган сезон тәмамлангач океан артына юл тоткан Илья Сафонов, Канадада өметләре акланмау аркасында, кабат таныш бозга чыга. Аны Казанда да көттеләр. Канада бозында исә Россия җыелма командасын да көтмиләр.
-
Яңалыклар
Татарстанда агросәнәгать комплексының иң яхшы яшь белгечләрен ачыкладылар
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының яшь хезмәткәрләре арасында «Һөнәре буенча иң яхшы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты.
-
Яңалыклар
Декабрьдә кемнәрнең ике хезмәт хакы алачагы билгеле
Хезмәт хакын алу графигы буенча түләү Яңа ел бәйрәмнәренә туры килсә, эш бирүче хезмәткәрләргә декабрь өчен хезмәт хакын вакытыннан алда күчерергә мөмкин. Бу хакта РИА Новостига Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты рәисе Элеонора Кавшар сөйләде, дип яза «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Кар явармы: бүген Татарстанда нинди һава торышы көтелә?
Татарстанда 17 ноябрьдә кар һәм җепшек кар явуы көтелә. Урыны белән томан, юлларда бозлавык булырга мөмкин. Бу хакта дип ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.