Рифкать Миңнеханов: Гаиләбез өчен урман темасы якын

Татарстан Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов үзен урман баласы дип саный.

– Урманчылар бәйрәменә минем дә катышым бар. Әтием Нургали урманчы булгач, гаиләбез өчен урман темасы якын иде. Анда тусам да, язмыш мине башка өлкәдән алып китте, – диде ул.

Сүз уңаеннан, бүген Татарстанда урман көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Татарстанның авыл хуҗалыгы университетында фән белгечләре, урман хуҗалыгы җитәкчеләре белән очрашу бара. Биредә урманчыларның эшен күрсәткән күргәзмә дә эшли. Соңгы елларда бу өлкәдә барлыкка килгән яңа технологияләрне дә күреп була. Яшел Үзән урманчылыгы җитәкчесе Наил Абдуллин исә килгән кунакларга урманга чүп ташлаучыларны эләктереп ала торган камера турында сөйләде.

– Бу җиһаз видеога да, фотога да төшерә. Тәртип бозучыны шундук ачыклыйбыз хәзер. Урманнарын без күктән дә күзәтәбез. Моның өчен квадрокоптер кулланабыз, – ди ул.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре