Ринат Рәхмәтуллин: «Менә монда кайткач, ничек исән калдык икән дидек...»

Татар эстрадасы җырчысы Ринат Рәхмәтуллин да СВОга барып кайткан. Дөресрәге, ул Сабада яшәүче эшкуар дусты белән махсус хәрби операция зонасына машина илткән.

– Саба һәм Теләче делегациясе белән бергә бардым. Колониядә утырганда үземә әйткән әманәтем бар иде.  Чыгуга, егетләр янына барыр идем, дидем. Минем белән бергә утырган егетләрнең күбесе килешү төзеп шунда китте. Аларны да күреп кайтыр идем дигән теләгемне чынга ашырдым. Нәзеремне дә үтәдем, – ди Ринат Рәхмәтуллин. – Махсус хәрби операция зонасына барып кайткач, тормышка бөтенләй карашым үзгәрде. Хәер, мин колониядән дә башка кеше булып чыккан идем инде. Анда эләгү дә кирәк булган икән дим. 6 ай эчендә бар тормышым үзгәрде. “Перезагрузка” ясалды. Дус дип йөргәннәр юкка чыкты, бөтенләй чит кешеләр кулын сузды. Кемнең кем икәнен чамаларга, аерырга өйрәндем. СВОда да шулай ук.  Без монда вак кына проблемаларыбыз белән мәш килеп яшәп яткан булабыз. Һәркемнең үз мәшәкате янәсе. Тормыштан зарланганнарга егетләр янына бер генә булса да барып кайтырга киңәш итәр идем. Анда бар да башкача. Бердәмлек, дуслыкның ни икәнен күрәсең. Егетләрнең дә чыны шунда. Алар бер дә зарланмый. Без җиңеп кайтабыз дип кенә тора.

Ринат Рәхмәтуллин үлем белән яшәү арасында йөреп кайттык, ди. Баксаң, юлда шактый гына кыенлыклар да булган. Куркыныч җирләргә дә килеп чыкканнар.

– Анда үлем хакында уйламыйсын. Бар да онытыла. Ә менә монда кайткач, ничек исән калдык икән дидек. Тыныч тормышның кадерен белеп бетермибез шул. Әнә егетләрдән үрнәк аласы. Алар безнең өчен көрәшә. Шуңа да кулдан килгәнчә ярдәм итсәк, егетләргә булышсак иде, - ди җырчы.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре