Ришат Төхвәтуллин төркемендәге мәрхүм егетнең туганы: "Хәзер ничек синсез яшәргә?!"

Татарстанның халык артисты Ришат Төхвәтуллин төркемендәге биюче егетнең вафат булуы турында хәбәр иткән идек. Бу хәл егетнең туган авылы – Башкортстанның Борай авылында булды. Азамат Заһиров какы ашап агуланып комага китте һәм аңына килә алмады.

Мәрхүмнең туганы Юлия биюченең фотоларыннан видеоязма куйган. «Хәзер ничек синсез яшәргә, апаем?! Йөрәк кайгыдан бәргәләнә, анда сиңа яхшыдыр, дип өметләнәм, минем туганым», – дип язган ул.

Комментарийларда биюченең әти-әнисенә һәм якыннарына сабырлык телиләр.

https://vatantat.ru/2025/06/173441/

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре