- Үзем яраткан хәрби училищебызның профессорлар составын күрүемә шатмын. Мин дә аны тәмамлаган кеше. Курсантларыбызны да сәламләргә шат: алар - безнең киләчәгебез, – диде генерал-майор. – Бүгенге лекциям сезне уйландырсын, сезгә мәгълүмат бирсен. Сез - үзегезне Ватанга хезмәт итәргә багышлаучылар. Аралашуыбыз барыннан да бигрәк сугыш һәм тынычлыкның рухи әһәмиятен аңларга да ярдәм итсен.
Александр Лапин курсантларга СВОдагы хәлләр турында да сөйләде.
– Безгә һөҗүм итмичә генә шәһәрне азат итү бурычы куелды. 14 көн эчендә без моны эшләдек. Әле тагын Лисичансктан кала 12 торак пунктын азат иттек. Шул вакытта шәһәрләрне алу өчен төрле стратегик алымнар һәм хәйләләрне эшкә җиктек. Мин “Төньяк” һәм “Үзәк” гаскәрләренең ике төркеме белән җитәкчелек иттем. Барлыгы биш һөҗүм ясалды. Беренче һәм икенче һөҗүм - Черниговский һәм Киев юнәлешләрендә, калганнары Төньяк Донецк юнәлешендә булды, – диде ул. Александр Лапин курсантларга үз Ватанын яратырга, аны сакларга өндәде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез