Россия туристларына 15 илгә сәяхәткә очарга мөмкин

Россия туристларына 15 илгә сәяхәткә очарга мөмкин.

Россиялеләргә күчеп утырмыйча гына чит илгә сәяхәт итү мөмкинлеге саклана. 15 илдә турыдан-туры рейслар бар, дип хәбәр итә Россия туроператорлары ассоциациясе матбугат хезмәте.

"2022 елның мартында 15 илгә Россиядән турыдан-туры рейслар игълан ителгән. Болар - Төркия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Бәхрәйн, Катар, Мәгъриб (Марокко), Иран, Казахстан, Кыргызстан, Әрмәнстан, Белоруссия, Төрекмәнстан, Таҗикстан, Үзбәкстан, Һиндстан, Шри-Ланка", - диелә хәбәрдә.

Март аенда Абхазиядә бер атна ял итү  23,7 мең сумнан башлана, Әрмәнстанда ял итү якынча 66,7 мең сумга төшә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

ял турист

Көн хәбәре