Газетага язылу

Россия Хөкүмәте технологик мөстәкыйльлеккә ирешүдә ярдәм итәчәк белгечлекләр исемлеген раслады

Россия Хөкүмәте технологик мөстәкыйльлеккә ирешүдә ярдәм итәчәк һөнәрләр һәм белгечлекләр исемлеген раслады.

Әлеге документ көллиятләр һәм вузларның мәгариф  программаларын яңарту эшендә нигез булачак. «Парламентская газета» хәбәренә караганда, исемлеккә белгечләрне әзерләүнең 500 дән артыграк юнәлеше кергән. Урта һөнәри белем бирү, вуз программалары информатика һәм исәпләү техникасы, электроника, наноэлектроника, атом-төш энергетикасы, медицина һәм фармацевтика кебек берничә юнәлешкә берләштерелгән.

 

Моннан тыш исемлеккә 400 гә якын фәнни белгечлек эләккән. Алар технологик бәйсезлекне һәм лидерлыкны тәэмин итүдә өстенлекле буларак билгеләнгән. Бу белгечлекләр дә ясалма фәһем, вирусология, лазер физикасы кебек берничә бүлеккә берләштерелгән.

 

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Кадрлар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре