17 март 2026 материаллары
-
Яңалыклар
«Зәкят» хәйрия фонды Рамазан аенда мохтаҗларга 6 млн сумга якын ярдәм күрсәтте
Рамазан ае тәмамланырга әле берничә көн бар, ә Татарстан Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды «Рамазан – изге гамәлләр ае» хәйрия марафоны кысаларында 6 млн сумга якын ярдәм күрсәтергә өлгергән, дип яза ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте.
-
Җәмгыять
«Кадерлем» пьесасы эскизы уңай бәя алды
Г. Кариев исемендәге яшь тамашачылар театрында «Кадерлем» пьесасы буенча куелган эскизны карап фикер алышулар узды. Анда Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла да катнашты. Әлеге әсәрнең авторы – Әлмәттә үткәрелә торган заманча драматургия семинар-лабораториясенең финалына узган Лилия Шакирова, режиссёры – Булат Гатауллин.
-
Яңалыклар
Ураза бәйрәме көнендә Казанның җәмәгать транспорты иртәнге сәгать 5тә эшли башлаячак
Казанда 20 мартта мөселманнарның төп бәйрәмнәренең берсе – Ураза бәйрәме билгеләп үтеләчәк. Мәчетләрдә бәйрәм 6:30 да Коръән укудан башлана. Бу көнне шәһәр җәмәгать транспорты иртәнге сәгать биштән эшләячәк. Бу хакта аппарат киңәшмәсендә иҗтимагый оешмалар белән элемтә бүлеге җитәкчесе Илгиз Сарманов хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Россия Хөкүмәте технологик мөстәкыйльлеккә ирешүдә ярдәм итәчәк белгечлекләр исемлеген раслады
Россия Хөкүмәте технологик мөстәкыйльлеккә ирешүдә ярдәм итәчәк һөнәрләр һәм белгечлекләр исемлеген раслады.
-
Яңалыклар
Россия армиясе СВО зонасында тагын ике мөһим торак пунктны азат иткән
Россия хәрбиләре Сумы өлкәсендә һәм Донецк халык республикасының Красный Лиман шәһәре юнәлешендә бик көчле һөҗүмнәрен дәвам итә. Оборона министрлыгы хәбәренә караганда, аяусыз сугыш нәтиҗәсендә Бачевск-Троебортное чик буе чиге тирәсендәге Е101 (М-02) автомобиль юлыннан берничә чакрым ераклыктагы Сопычь авылы Украина хәрбиләреннән тулысынча азат ителгән.
-
Яңалыклар
«Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләр» бәйгесенә гаризалар кабул ителә
«Россиянең иң яхшы 100 товары» программасы Бөтенроссия бәйгесенең төбәк этабы сыйфатында үткәрелә торган «Татарстанның иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре» бәйгесенең оештыру комитеты 2026 елда чираттагы бәйгене башлап җибәрү турында карар кабул иткән.
-
МӨҺИМ
Ныклы карар: Фәрит Мөхәммәтшин үз вазыйфасыннан китүе турында игълан итте
Тарихи сессия. Дәүләт Советының чираттагы утырышында утыз елдан бирле республика парламентын җитәкләгән Фәрит Мөхәммәтшин үз вазыйфасыннан китүе турында игълан итте.
-
Җәмгыять
Ташулар... басмас микән?
Башка елларны бу вакыт җитсә, без, саланыкылар, «Ташулар агар микән?» – дип сөйләшә башлый идек инде.
-
Яңалыклар
Табиб үзең генә яшәгәндә вируслар һәм бактерияләрдән сакланып буламы-юкмы аңлаткан
Мәгълүм булганча, чирләрне төрле вирус һәм бактерияләр китереп чыгара. Әмма хәтта эшкә бармыйча, өйдә ялгызы гына яшәүче кеше дә салкын тидереп авыртырга мөмкин. Бу дөньяда үзеңне микроорганизмнардан тулысынча саклап булмый чөнки. Табиб-терапевт Александра Митькина «Российская газета» хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шул хакта сөйләп үткән.
-
Яңалыклар
Татарстанда балалар белән бәйле аварияләр саны арткан
Ел башыннан Татарстанда 463 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда 57 кеше һәлак булган, 581е төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Һәлак булучылар саны узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 19га күбрәк.
-
Яңалыклар
«Хәләл» стандарты комитеты рәсми рәвештә «хәләл сертификаты органы» статусын алды
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандарты комитеты Россия тарихында рәсми рәвештә «хәләл сертификаты органы» статусын алды. Бу карар ГОСТ Р 70402-2024 стандарты таләпләре буенча кабул ителде. Әлеге ГОСТ хәләл өлкәдә халыкара стандартларны исәпкә алып эшләнгән.
-
Интервью
Рамил Шәрәпов: «Интернет ул – зур авыл, ә авыл гайбәтсез булмый»
Сәхнәдә кеше көлдереп йөргән артистларны без еш кына тормышта да гел шаян дип күзаллыйбыз. Ә аралаша башлагач, киресенчә булып чыга. Рамил Шәрәпов та шундыйлардан. Кайчагында аның белән сөйләшә башлагач, «Бу шул без белгән Шәрәпҗан-Рамилме соң?» – дип уйлап куясың.
-
Җәмгыять
Ришвәт түгел, бүләк бу!
Ришвәт түгел, бүләк бу! Депутатлар укытучы, табиб, социаль хезмәткәрләргә бирелә торган бүләкнең бәясен өч тапкыр арттырырга тәкъдим итә. Хәзерге вакытта 3 мең сумлык бүләк ришвәткә саналмый үзе. Бүләкнең бәясенә карыйсызмы?
-
Яңалыклар
«Великолепный фейк»: депутат төрек сериалларын карамаска өнди
Дәүләт Думасы депутаты Виталий Милонов «Великолепный век» кебек төрек сериалларын карамаска өндәгән. Аның фикеренчә, бу сериаллар чынбарлыкка туры килмәгән әйберләрне күрсәтә.
-
Яңалыклар
МАХ мессенджерының инглиз телендәге версиясе пәйда булган
МАХ интерфейсыннан инглиз телендә файдалану мөмкинлеге пәйда булган. Яңалык нәтиҗәсендә кушымтада инглиз телендә чатлар булдырырга, видеошалтыратулар оештырырга, настройкалары белән идарә итәргә мөмкин, дип хәбәр итә мессенджерның матбугат хезмәте.