Галимҗан Гыйльманов (язучы):
– 9 мең сум бик күп бит инде ул. Барлык баланың да әти-әнисе укытучыга бүләк бирә алмаска мөмкин. Кемдер күбрәк, кемдер азрак бирә. Бүләккә карап, укытучының балага карашы үзгәрүе дә бар. Әлеге тәкъдимне хупламыйм. Кәнфит биреп котырту кебек була, минемчә. Аннан ата-аналар арасында каршылыклар туачак. Бу аларны катлауларга бүлгәләүгә китерергә мөмкин. Бүләк бәясен билгеләп утыруны мәгънәсезлек дип саныйм. Әйбер биреп кенә укучыны яхшырак укытып булмый. Бәйрәм уңаеннан кечкенә генә бүләкләр бирергә мөмкин. Бүләк бәясен арттырганчы, хезмәт хакларын яхшыртсыннар, өстәмә түләүләр кертсеннәр иде. Эш хаклары әйбәт булса, укытучыга да, табибка да бүләк кирәкми. Алар – безнең киләчәкне тәэмин итүчеләр. Дәүләтнең кайгыртуы кирәк.
Галия Хәялиева, сатучы (Казан):
– Акчасы булган кеше рәхәтләнеп бирсен шунда. Мөмкинлеге булмаганнарны кыстамасыннар. Үзебез биреп торабыз инде. Табиблар ярдәм итә икән, буш калдырмыйсың, кесәсенә күпмедер акча саласың. Кайберләре көтеп кенә тора. Укытучыларга бүләк алганда, әти-әниләр чатына язалар. Акчаны җибәргәне, җибәрмәгәне бар. 1 мең биргәлибез. Мин каршы түгел. Ә менә безгә бер тиен дә эләкми. Һөнәрең нинди бит.
Рәис Шәйхелисламов, Татарстанның элеккеге мәгариф министры:
– Бүләкнең күләмен арттыруга карашым бер яклы гына түгел. Ришвәт очракларын булдырмас өчен эшләнә бу. Бер яктан, укытучыны саклау әйбәт инде. Әмма мәктәпләрдә, укытучыга бүләк алырга дип, акча җыю гадәтләре бар. Хәзер 9 меңне һәр сыйныфта да закон итеп алачаклар. Бу укытучы белән балалар һәм әти-әниләр арасында киренкелек тудырырга мөмкин. Әти-әниләр арасында, кечкенәгә генә риза булмыйча, зурга кызыгучылар да бар. Бәйрәмнәр исә аз түгел. Укытучыга ярдәм булсын дип, өстәмә түләүләр, премияләр бирү яклы мин. Ә бу очракта каршылык тудырмасмы? Бик уйланып беткән әйбер түгел дип уйлыйм. Чәчәк бирүгә риза. Үзебез дә чәй эчәргә торт күтәреп килә идек. Кыйммәтрәк әйбер бирә башласаң, укытучылар арасында көнчелек тә туарга мөмкин. Күрше сыйныфта кыйммәтле әйбер бүләк иткәннәр, ә безнекеләр чәчәк алып килгән, дип гарьләнүчеләре дә очрый. Андыйлар сирәк, әлбәттә. Укытучылар янында кайнаган кеше буларак әйтәм мин моны. Укытучыларның төрлесе бар. Кайберләре чәчәккә дә сөенә, кайберәүләренә зуррагы кирәк. Бүләкнең бәясен арттыру нормага әйләнмәсен иде.
Айрат Галимов, Аю авыл җирлеге башлыгы (Минзәлә):
– Медальнең ике ягы бар. Закон ягыннан артыгын бирү тыела, әмма кеше чын күңелдән бирә икән, нигә каршы килергә? Сорап алмаганда, бернинди гаебе юк. Сүз бит күп акча турында бармый. Бүген 9 меңгә әллә ни алып та булмый. Укытучылар, табиблар – халык белән эшләүче хөрмәткә лаеклы кешеләр. Болай да хезмәт хаклары аз. Шуңа күрә бүләк күләмен арттыруның начарлыгын күрмим.
Айгөл Һадиуллина, өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире (Алабуга):
– Кайбер әбиләр социаль хезмәткәрләргә чәй, шоколад бирә. Минем кул астында башка белгечләр дә бар. Алар Яңа елга таба, 8 Мартка массаж ясый торган җайланма бүләк иткәннәр иде. Бәясе 3 мең сумга җитмәгәндер дип беләм. Бирмәгез, дип ачуланабыз инде. Биргәч, алырга туры килә. Бүләкнең бәясен арттырырга кирәкми дип саныйм.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Кадрлар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез