Газетага язылу

Ташулар... басмас микән?

Башка елларны бу вакыт җитсә, без, саланыкылар, «Ташулар агар микән?» – дип сөйләшә башлый идек инде.

Ташулар... басмас микән?
«Татар-информ»

Гаҗәп түгел, үткән елгы кебек, ташу сулары чыкмаган, акмаган еллар да булгалый шул. Андый елларны, нигәдер, бик яратмый өлкәннәр. Кешеләр өчен авыр ел була дигән ышану бар әле аларда. Электән калган бер ырым-йола кебек, урынсыз борчулы бер фараздыр инде. Язын елга ташымаса, җәен көчле яңгырлар белән барыбер ярларыннан чыга дигән ышану да бар. Хәзер инде чыпчык тезеннән калган елгаларны җәйге яңгыр сулары белән генә ташыту, ай-һай (күрәчәк булмасын). Әнә бит, ташуы булмаса да, үткән ел авыл кешесе, авыл хуҗалыгы өчен начар ел булмады. Ә тормышта, җәмгыятьтә барган авырлык-борчуларда ташу суларының бер гаебе дә юк.

Быел да елдагы гадәткә тугры калдык. Сөйләшә башласак, сүз үзеннән-үзе шул темага барып тоташа. Сүз сөреше генә башкача: сулар басмасмы, агып китмәбезме икән, дибез.

Шушы көннәрдә капка төбенә чыксам, каршы як күршебез Разит канау казып йөри.

– Быел бу тау башлары куркыта әле, име, – ди ул да. Дөресен әйткәндә, безнең дә күзләр шул якта: кары кимегән кебек түгелме?

– Кинәт кенә җылытса, ул сулар иң беренче сезнең белән безгә төшә шул, – дим.

Биек таулы җирдә яшәмәсәк тә, сөзәк кенә булып әллә кайларга кадәр үр менгән басу язын гына түгел, соңгы елларда җәйге яңгыр сулары белән дә шактый матавыклар китерде. Элек алай яңгыр сулары төшеп, ишегалларына су кергәнне дә хәтерләмим. Хәзер ел саен диярлек шундый хәлләр кабатлана.

Хәер, быелгы кебек, кар күп дип, язны куркып көткән еллар да булган инде. Әнә шундый – 2019 елда мин, «Соңгы айларда кар шактый күп яуды, кинәт җылытса, таудан су төшсә, нишләрбез, дип тә борчылдык. Әллә көпшәк кар гына булды: бик тиз эреп бетте алар. Эрегән берсе җиргә сеңә барды. Шул сәбәпле, авыл урамыннан үзгә тавыш белән гөрләвек агарлык та булмады», – дип язганмын. Апрель урталарында басылып чыккан әлеге язмам «Гөрләвексез язлар үтеп бара» дип исемләнгән булган. Быел хәзер үк көндезләрен кар сулары, әллә ни күп булмаса да, ага инде. Тик язгы авыл бизәге булган, иртә-кич авыл урамнарын үзгә челтерәвек моңга күмә торган гөрләвеккә ерак әле.

Элек тә яз көне авылга язгы сулар кинәт төшү очраклары булган. Бу кадәресе, бәлки басуларда кышын кар тоту өчен ясалган күпсанлы аркылы «юл»ларга бәйле булгандыр. Җыйналып торган бөенте (безнең якта ул суларны шулай дип йөртәләр) сулары кинәт ерылып (ачылып) китеп, урам тутырып су акканда, хәтта авылдаш нәни кыз баланың агып китә язуын да өлкән буын әйбәт хәтерли.

Бу ялларда авыл кешесе өй-каралты тирәләрен кардан чистартып, мәш килде. Башка елларда көннәр бер җылытып, бер суытып, кыш буе түбәдән тамчы тамып, ул карлардан, язын көрәк-ломнар белән ватып, чистартырлык була иде. Быел өсте генә каты. Аннан соң гадәти көрәкнең дә «теше» үтәрдәй гадәти кар ята. Аска төшкән саен кар йомшак, көпшәк, җирнең дә өске өлеше йомшый башлаган. Әйбәт фал бит бу, диештек.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре