Газетага язылу

Рамил Шәрәпов: «Интернет ул – зур авыл, ә авыл гайбәтсез булмый»

Сәхнәдә кеше көлдереп йөргән артистларны без еш кына тормышта да гел шаян дип күзаллыйбыз. Ә аралаша башлагач, киресенчә булып чыга. Рамил Шәрәпов та шундыйлардан. Кайчагында аның белән сөйләшә башлагач, «Бу шул без белгән Шәрәпҗан-Рамилме соң?» – дип уйлап куясың.

Рамил Шәрәпов: «Интернет ул – зур авыл, ә авыл гайбәтсез булмый»

Әле бик яшь булса да, «Лаеш шулпасы»н татып өлгергән инде ул. Үзе әйтмешли, булганның кадерен белергә өйрәнгән. Кайчандыр Буа театрыннан эштән китеп, җиде юл чатында калган Рамил Шәрәпов бүген гастрольләрдән кайтып керми.

– Синең «койрык»ны тота торган түгел, Казанга кайтып та кермисең...
– Әйе, соңгы вакытта гел юлда. Эшне үзебез тудырып торабыз бит. Ләкин график төзеп, гастрольләрдә йөрү генә түгел, сыйфатны яхшыртуны да уйларга кирәк. Елдан-ел географияне дә киңәйтәсе килә, концертларның сыйфатын да. Чабабыз, тырышабыз. 
– Хәзер синең заллар да тулы бит инде.
– Заллар тулы булсын өчен, башта биш елыңны «минус»ка йөрергә кирәк. Шул чорны түзә алсаң, чын артист икәнең шунда беленә. Бу – сынау. Син акча өчен йөрисеңме, әллә иҗат өченме? Эшеңне ярату, хезмәтеңнең фанаты булу сине шушы урында калдыра. Тиз күтәрелеп, тиз төшүгә караганда, сеңдереп баруың әйбәтрәк.
– Ә беренче концертларыңда залда ничә кеше иде?
– Районнарга, авылларга чыкканда 80 кеше килсә, бу – зур бәхет. Уртача 35, яисә 43 тамашачы килергә мөмкин иде. Тулы залга теләсә кайсы артист концерт куя ала. Син менә бар көчеңне 35 кешегә биреп кара. Ләкин 35 ме, 43 ме – алар барсы да минеке. Менә шунда сыналасың инде. Яшерен-батырын түгел, кеше әз дип, концертын куймыйча да чыгып китүчеләр бар. Мин моны тамашачының битенә төкерү дип саныйм. Эшеңне яратсаң, ул барыбер сиңа керем китерәчәк. 
– Әйтү җиңел. Түзә алмыйча, сәхнәне ташлап, йөк ташырга, такси йөртергә чыгып киткән артистлар да булды. Ә сине артка чигенмәүдән нәрсә тотып калды?
– Үз-үземә ышану һәм гаиләнең ышанычы. Бик сирәк хатын-кыз иренең акчасыз кайтуына түзәдер. Мин концертлардан кайтып, банкетлар алып барырга китә идем. Һәм анда эшләгән акча белән концерттан җыелган бурычларны түли идем. Әле кредитлар да бар бит. Моңа сабыр хатын-кыз гына түзә ала. 
Шуны яхшы беләм: әгәр бар да тиз генә килеп чыкса, аның кадере дә, бәрәкәте дә булмас иде. Ходай миңа чама белән генә бирә. Каян чыкканымны да, шул ук урынга кире кайтырга мөмкин икәнне дә онытмыйм. Спортны, театрны яки эстраданы алсак та, һәр нәрсә вакытлыча булырга мөмкин. Минем өчен артка таба юл юк, бирешергә дә хакым юк. 


– Театрдан китеп, урамда калган бер чорда, бүгенге кебек тулы залларда концерт куярмын, популяр булырмын дип күз алдына да китермәгәнсеңдер? 
– Театрда эшләгәндә юмор остасы Евгений Петросян китапларын укый идем. Һәм үз төркемемне булдыру турында хыялландым. Бер интервьюда: «Миңа Буада бюст куйсыннар иде», – дип әйткәнемне дә хәтерлим әле. Ул вакытта ук үз хезмәтемә тугры булганмын, шәхес буласым килгән бит. Әйе, мин билгесезлеккә чыгып киттем, кая барып бәрелергә белмәдем. Ләкин театрдан китәргә кирәк иде. Бу адымга бармасам, хәзерге Рамил Шәрәпов булмас иде. Абындым, егылдым, «Дөрес эшләдем микән?» – дип елаган чакларым да булды. Казанда арендага алты фатир гына алыштырдым. Балага бер яшь тә тулмаган иде, хатынымны билгесезлеккә алып чыгып киттем. Миңа әти-әни дә ышанмый иде. Кире Буага кайтырга үгетләделәр. Ләкин без кайтмадык. Мин элек кешенең, ипигә дә акчам юк, дигән сүзенә ышанмый идем. Без балдакларыбызны ломбардка илтеп бирдек бит. Күңелгә бик авыр булды. Шунда хатыным Земфирага: «Аякка баскач, мин сиңа яңа балдак алып бирәм», – дидем. 
– Урысларда «Не было бы счастья, да несчатье помогло» дигән мәкаль бар бит әле. Сиңа да пандемия «ярдәм итте»...
 – Сазлыкка баттык. Ай саен кредит. Әти, миңа булышырга дип, үз өстенә 60 мең сум кредит алып бирде. Ә ул бер айлык бурычны гына ябарга җитә. Аннары нишләргә? Фатир җыештырганда, мыек килеп чыкты. Кызык ясыйм дип, майка киеп, видео төшердем. Халыкка ошады. Шәрәпҗан шулай барлыкка килде. 45 көн буе шул образ белән социаль челтәрләргә чыктым. Нәрсә эшләсәм дә, башымда Шәрәпҗан белән кызык хәлләр уйлау булды. Шуннан котлау яздырып карадым. Бәясен 500 сум куйдым да чыгардым. Башта 1–2 заказ килде. Аннары көнгә 10–20 кеше яза башлады. Кеше өйдә ябылып яткан шул чорда мин көнгә 10 мең сум акча эшли идем. Шәрәпҗан белән ярты ел эчендә бөтен кредитымны яптым. Социаль челтәрләрдә берничә көн видео чыкмаса да, «Шәрәпҗан кайда, ник юк?» – дип сорыйлар иде. Шунда аның халыкка кирәк икәнлеген, популяр булуын аңладым. Инде 7 ел дәвамында ул һаман да актуаль. Бу – туктамый эшләү нәтиҗәсе.
– Россия юмористлары өчен тулы бер команда эшли. Ә син мәзәкләреңне үзең уйлап чыгарасың. 7 ел буе Шәрәпҗан белән ниндидер мөгез чыгару җиңел түгелдер.
– Чыннан да, иң авыры – команда булмау. Без эстрадада барыбыз да бер казанда кайныйбыз. Күбесенчә бер-беребезне кабатлыйбыз да. Мин Казахстан, Үзбәкстан каналларындагы юморны карыйм, бик ошатам. Бездә юмор уйлап табучылар юк. Сәбәбен белмим. Аларга ихтыяҗ аз микән, әллә акча түләүме? Һәр эшнең үз остасы булырга тиеш. Ничек тә төшенкелеккә бирелмәскә дим. Концерт турында да, юморын да уйларга кирәк бит. Елап ятарга вакыт юк. Без Альберт Шакиров белән дә эшләдек, Илдар Ямалиев белән «Җәй җитте, Җәмилә» җырын да чыгардык. Юмор язучыларны үзебездә дә үстерергә кирәк. 


– Сиңа тәүлекнең 24 сәгатен юмор турында уйларга туры килә түгелме соң?
– Әйе, бераз уйламасам да, эчем поша башлый. «Ничек шаккатырырга?» – дим. Хәзердән үк киләсе сезон турында баш ватам. Әле җыры юк, Шәрәпҗанга инде костюмнар тектерәм.
– Ә сине кеше сүзе кимерәме?
– Элек кимергәндер. Хәзер инде иммунитет бар. Ничек инде мин гел макталып кына тора алам? Кайвакыт хейтерлар да дөрес фикер әйтергә мөмкин. Кабул итәрлеген кабул итә белергә кирәк. Тозсыз фикерләр турында уйламыйсың да. Интернет ул – зур авыл. Ә авыл гайбәтсез булмый бит инде ул. 
– Тәнкыйть язучыларны блогерлар шунда ук «кара» исемлеккә кертә. Син нишлисең?
– Беркайчан да алай эшләгәнем юк. Аннары мин бит блогер түгел. Мин – артист. Әгәр блогерлар кебек эшли башласам, артист статусыннан аска төшәм. Сәхнә кешесенә алай ярамый. 
– Кабат сәхнәдән китеп торырга туры килсә, Рамил Шәрәпов нәрсә эшләр икән?
– Чыгу юлын табармын дип уйлыйм. Хәзер тормыш катлаулы, ул сыный, эстраданы да «иләктән иләргә» мөмкин. Сәхнәдә көчлеләр кала. Аның өчен сабырлык та кирәк. Без бит авылда да «тәти» малайлар булмадык. Бабайларның балачагындагы кебек ачлык күрмәдек анысы, Аллага шөкер. Ләкин тормышта исән калырлык дәрәҗәдә тәҗрибә алып үстек. Ходай  барыбер чыгу юлын бирәчәк. Иҗат эстрада белән генә чикләнми, барыбер иҗатта калырмын, дим.
– Сәхнәдә шаян булсаң да, һәр сорауга җавапларың җитди...
 – Мин тормышта җитди. Усал дип тә беләләр. Эштә таләпчән, минемчә булырга тиеш. Өйдә дә малайга тәрбия мәсьәләсендә катырак. Әти сүзе бер булырга тиеш. Дилбегәне тотарга кирәк. Концертларымда да ата-ана һәм балалар мөнәсәбәте хакында сөйли башладым. Дөнья куабыз, балалар белән сөйләшеп утырырга да вакыт юк бит. Кайтабыз да: «Бүлмәңне җый, өй эшеңне эшлә!» – дип кычкырабыз. «Хәлең ничек, балам?» – дип сорамыйбыз. Шул мизгелнең кадере хакында халыкка сөйлим, үзем дә хәзер аралашырга тырышам, ачылсыннар, миннән курыкмасыннар, дим. Үземнең әти-әниемә дә көнгә икешәр дә шалтыратып алам. Үкенечкә калмасын. Алар бергә яшәмәсәләр дә, мин әти-әниле булуым белән бәхетле. 
– Физик мөмкинлеге чикле балаларга ярдәм итәсең. Син мондый игелекне нинди уй белән эшлисең?
– Ходай Тәгалә ризалыгы өчен дип эшлим. Бу кешегә күрсәтү өчен түгел, ә гыйбрәт өчен. Ел саен Яңа елда үземә киләсе елга план төзим. Анда хыялларымны да, максатларымны да язам. Исемлеккә Ландышка ярдәм итү, Түбән Новгород өлкәсенә Рания янына барып кайту да керә. Әлбәттә, бөтен кешегә ярдәм итеп булмый. Мин менә шул ике кешене үз карамагыма алдым. Һәм бу миңа ләззәт бирә, үземне бәхетле тоям. Бәхет ул матурлыкта да, байлыкта да түгел, ә игелектә. Тамашачыларым, язылучыларым белән бергә булышабыз. Алар янына бару – үзем өчен дә зур сабак. Авыр вакытта: «Миңа елап утырыргамы соң?» – дим. Яшәү өчен көрәшсәләр дә, алар елмая, үзләрен бәхетле дип саный. Ә без булганына шөкер итмичә ачуланып йөрибез. 
– Шулай да, сиңа бу тормышта әле нәрсә җитеп бетми дип саныйсың? 
– Миңа бөтен әйбер җитә. Шөкер итәм. Бәлки берәү: «Популярлык та, акча да күбрәк булсын иде», – дияр. Ә кешегә бит беркайчан да җитми. Исәнлегем булса, калганын үзем эшләп табачакмын. Ил тынычлыгы җитми, күңел тынычлыгы җитми. Монысы минем хисләр генә түгел, бөтен халыкка җитми. 
 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре