Газетага язылу

«Кадерлем» пьесасы эскизы уңай бәя алды

Г. Кариев исемендәге яшь тамашачылар театрында «Кадерлем» пьесасы буенча куелган эскизны карап фикер алышулар узды. Анда Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла да катнашты. Әлеге әсәрнең авторы – Әлмәттә үткәрелә торган заманча драматургия семинар-лабораториясенең финалына узган Лилия Шакирова, режиссёры – Булат Гатауллин.

«Кадерлем» пьесасы эскизы уңай бәя алды

Жюри әгъзаларының бердәм фикеренчә, эскиз бик уңышлы килеп чыккан, аны һичшиксез спектакль итеп эшләп бетерергә була һәм гаилә белән килеп карар өчен менә дигән тамаша килеп чыгарга мөмкин. Иң мөһиме – пьеса нәкъ Г. Кариев театрына атап язылган кебек, ул яшүсмерләр дөньясы, буыннар арасындагы конфликт, ата-ананың баланы, баланың ата-анасын ишетмәве, аңламавы турында.

Эскизда катнашкан артистларга бик күп мактау сүзләре яңгырады, ә иң югары бәяне мөгаен «Апуш» балалар театр студиясенең кечкенә артисты Сәйдәш Гарифҗанов алгандыр. Ул Йорт иясе ролен шулкадәр оста башкарды ки, залда утыручыларда берничек тә аңа мәхәббәт уянмый калалмый иде. 

Бу чарада иң бәхетле кеше Лилия Шакирова булгандыр. Чөнки аның әдәбиятта беренче тәҗрибәсе, тәүге мәртәбә язылган пьесасы шундук сәхнәдән дә уйнап күрсәтелде.

«Минем беренче чиратта Булат Гатауллинга зур рәхмәтемне әйтәсем килә, – диде башлап язучы автор. – Бу минем драматургиядә беренче мәртәбә каләм тибрәтеп карау тәҗрибәм генә булса да – мөгаен пьесаның чуалчык язылган урыннары да шактый булгандыр – тик шуңа да карамастан режиссер минем бу әсәрне язгандагы хисләремне бик төгәл тотып алган, ә иң мөһиме – ул аларны сәхнәдәге артистлар уены аша тамашачыларга җиткерде. Мин бу әйберне язганда нәкъ менә шундый спектакльне күзалдында тоткан идем».

Аталар һәм балалар проблемасы һәрвакыт актуаль, дип дәвам итте Лилия Шакирова. Аның фикеренчә бу каршылыкта кеше нинди генә роль уйнаса да, аның уңай герой буласы килә, әкияткә ышанасы килә.

«Шуңа күрә минем пьесада Йорт иясе – татар мифологисе герое барлыкка килде. Безнең тормышта могҗизага урын бар икәнен күрсәтергә теләдем, аңа ышанырга гына кирәк бит. Драматургиядә ясаган беренче адымым мине Кариев театрына алып килде. Могҗиза түгелмени бу? Син уйлап чыгарган геройларга җан кереп аларның сәхнәдә сөйләшеп йөрүләре – мистика түгелмени бу? Үземнең әсәремнең геройлары белән сөйләшү – ул минем төшемә дә кермәгән иде. Бу бит тормышка ашкан фантастика! Тылсымлы театр дөньясына мине алып кергән, бу таң калдыргыч сәнгатьнең ишекләрен минем өчен ачкан һәркемгә рәхмәтем чиксез!» – диде Лилия Шакирова.

Исегезгә төшерәбез, заманча драматургия семинар-лабораториясен Әлмәт татар драмтеатры, Татарстан Язучылар берлеге, Башкортостанның заманча драматургия һәм режиссура үзәге, «Татнефть» хәйрия фонды бергәләп оештырды.

Ркаил Зәйдулла мондый семинар-лабораториянең кирәклеге, актуальлеге – әйтеп бетергесез, дип басым ясап сөйләде.

«Моңа кадәр без ике елга бер драматурглар семинары үткәреп килдек, тик аның нәтиҗәсен сәхнәдә бик күргән юк иде әле. Ә монда шундук, авторның беренче генә пьесасын язуына карамастан, аның әсәре инде эскиз рәвешендә сәхнәгә менгән, эшнең нәтиҗәсе күренеп тора, – диде Татарстан Язучылар берлеге рәисе. – «Апуш»ларга аерым рәхмәтемне әйтәсем килә. Алар шулкадәр ихлас уйный! Күптән түгел генә мин аларның Бөек Ватан сугышы чоры балаларытурындагы «Көндәлек» һәм «Тукай.Ярлыкагыл»исемле спектакльләрен караган идем. Равил Шәрәфи белән очрашкан идек, минәйтәм: «Ул балалар бит сезнең Камал театры артистларыннан да уздырып уйный, ихласлыклары белән алдыралар!» Равил абый әйтә, мин дә шундый фикердә ди. Ясалмалылыкны бит тамашачы бик тиз сизеп ала, ә ихласлык үзенә бик нык җәлеп итеп тора». 

Ркаил Зәйдулла шулай ук әлеге эскиз спектакль итеп эшләнгән очракта аны яхшырту өчен нинди кимчелекләрне бетерергә кирәклеге турындагы уйлары белән дә уртаклашты.

Фикер алышуда шулай ук «Татнефть» хәйрия фондының «Рухият» программасы җитәкчесе Алинә Мостафина, Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе Равил Сабыр, «Апуш» балалар театр студиясе җитәкчесе Алия Фәйзрахманова, журналист Рузилә Мөхәммәтова, Әлмәт театры директоры Фәридә Исмәгыйлева, аның урынбасары Ләйләгөл Минаева, театрның режиссеры Ильяс Гәрәев һ.б. катнашты. Ахырда чыгыш ясаган Г.Кариев исм. яшь тамашачылар театры директоры Илнур Гайниев әлеге эскизны спектакль итеп эшләп бетерүгә «көчтән килгәнчә, мөмкинлекләрдән чыгып» булышырга вәгъдә итте.

Моңа кадәр абруйлы жюри әгъзалары семинар-лабораториянең финалына чыккан пьесалар нигезендә куелган алты эскизны караганнар идеинде. А. Баталов исм. Бөгелмә рус дәүләт драма театры Айдар Ризвановның (Әлмәт) «Тормышка кайтару» («Подключение к жизни») пьесасы һәм Юлия Исмәгыйлеваның (Бөгелмә) «Яшел башлык» («Зелёная шапка») әсәрләрен сәхнәләштерде. Беренче эскизның режиссёры — Александр Лебедев, икенчесенеке — Роман Никитин. Шунысын да искәртеп үтик, «Яшел башлык» пьесасы буенча Түбән Кама яшь тамашачылар театрында Камил Гатауллин да эскиз куйды.

Актаныш муниципаль театрының режиссёры Нур Хөсәенов Иске Кормаш авылы халык театрында Айдар Нуриевнең (Түбән Кама) «Балам» пьесасы буенча эскиз әзерләде. Равил Сабырның (Әлмәт) «Соңгы Маһиҗан» комедиясе Туймазы татар дәүләт драма театрының баш режиссёры Айдар Зариповның күңеленә хуш килгән һәм ул сәгатьтән артык дәвам итә торган эскиз чыгарды. Әтнә театрында Резедә Хәертдинованың (Әлмәт) «Юшкын» пьесасы буенча Дамир Сидеев авторлыгындагы эскизның да дәвамы шул чама.

Якын араларда жюри утырышы узарга тиеш, анда семинар-лабораториянең җиңүчеләрен билгелиячәкләр. Аларны бүләкләү тантанасы апрель аенда көтелә.

Резеда Шәмсуллина

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм  проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре