Депутатлар каршы килмәде, тик ерак та җибәрмәделәр – сәяси аксакалны Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе итеп сайладылар. Парламент җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы итеп Марат Әхмәтов билгеләнде. Бу сессия хатыннарга, балаларга һәм Тукайга мөнәсәбәт белән дә истә калачак.
Җиденче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының унтугызынчы утырышы гадәттәгечә көн тәртибенә кертелгән закон проектларын караудан түгел, ә Фәрит Мөхәммәтшинның игъланыннан башланды.
– Мин гади булмаган карар кабул иттем: рәсми рәвештә депутат һәм Татарстан парламенты җитәкчесе вәкаләтләрен тапшыру турында белдерәм. Бу – ныклап уйланылган карар. Сәясәттә, эшчәнлекнең теләсә кайсы өлкәсендәге кебек үк, дәвамчанлык булырга тиеш. Парламент белән җитәкчелек иткән 30 ел – минем өчен гаять зур җаваплылык, киеренке эш чоры, шул ук вакытта парламентыбыз, республикабыз өчен горурлык белән тулы вакыт булды, – диде Фәрит Мөхәммәтшин.
Аның әйтүенчә, барлык каршылыкларга да карамастан, бу елларда Хөкүмәт уртак фикергә килә алды һәм республика файдасына эшләде. «Без парламентны бәхәсләр урыны гына итеп калдырмыйча, кешеләрне ишетә һәм аларның сорауларына җавап бирә торган реаль механизм булсын дип тырыштык. Миңа биредә төрле фикерләрдә булса да, үзара хөрмәт мохите саклану аеруча кадерле. Бәхәсләштек, әмма барыбызны да бер максат берләштерде: ул – Татарстанның чәчәк атуы һәм аның халкының иминлеге. Бүген депутат значогын салам, әмма күңелем, йөрәгем сезнең белән кала, – диде Фәрит Мөхәммәтшин. – Минем тормышымда яңа чор башлана, әмма иҗтимагый эшчәнлек белән хушлашмыйм. Мин Татарстанның патриоты булып калам, киләчәктә дә аның үсешенә үз өлешемне кертергә әзермен».
Депутатлар каршы килмәде. Аны ерак та җибәрмәделәр. 78 яшьлек Фәрит Мөхәммәтшин үз тәҗрибәсен һәм белемнәрен Татарстан Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе вазыйфасында файдаланачак. Парламент утырышында әнә шундый карар кабул иттеләр. Мактаулы Рәис Дәүләт Советы һәм аның Президиумы, башка эшчеләр һәм консультатив органнар эшендә катнаша алачак, ул парламент утырышларында чыгыш ясарга, карау өчен мәҗбүри булган тәкъдимнәр җибәрергә хокуклы.
Утырышта катнашкан Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Фәрит Мөхәммәтшинга республика парламентаризмы үсешенә керткән зур өлеше өчен рәхмәт белдерде.
– Бүген үзенчәлекле, катлаулы көн, һәм сез кабул иткән карар, һичшиксез, бик мөһим. Кайда гына эшләсәк тә, мин һәрвакыт сезнең ярдәмегезне тойдым. Сезне дә, мине дә эшкә чакырган беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиевкә зур рәхмәт. Фәрит Хәйрулла улы иң катлаулы вакытта республикабыз Хөкүмәтен җитәкләде, мин ул вакытта финанс министры идем. Без төрле вазыйфаларда кулга кул тотышып эшләдек, – диде Татарстан Рәисе.
Ул Фәрит Мөхәммәтшинның залда утырган хатыны – Луиза ханымга да хөрмәт белдерде. «Мөхәммәтшиннар гаиләсенең нигезе. Луиза ханым – бик күп түрәләр өчен чын хатын-кыз үрнәге. Бик зур рәхмәт!» – диде Рөстәм Миңнеханов. Татарстан Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлар өчен» орденын тапшырды.
Татарстан Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев әйтүенчә, үзара хөрмәт һәм тирәнтен аңлау безгә халкыбызның югары ышанычын сакларга ярдәм итә. «Бүген бик тантаналы, җаваплы көн, безнең эшчәнлектә гади мизгелләр юк та. Мондый дустанә шартларда эшләү күңелле. Без үз эшебезне, үз җаваплылыгыбызны беләбез һәм туган республикабызга хезмәт итәбез», – диде ул.
Дәүләт Советындагы КПРФның депутатлар фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов билгеләп үткәнчә, республика парламенты тарихы һәрвакытта да Фәрит Мөхәммәтшин исеме белән бәйле булачак. «Сезнең исемегез тотрыклылык, югары сәяси мәдәният, мәнфәгатьләр балансын тота белү синонимына әверелде», – диде ул. «Ачыктан-ачык әйткәнем өчен ачуланма: Фәрит абый – син бөек кеше, – диде депутат Ркаил Зәйдулла. – Аның исеме безнең татар халкы, Татарстан тарихында гына түгел, Россия, ә бәлки бөтен дөнья күләмендә алтын хәрефләр белән язылачак. 1990 нчы елларда суверенитетны, федерализмны яклап, Дәүләт Думасында ясаган чыгышын бәлки күпләрегез хәтерлидер. Аны караган кешеләр татар халкы, Татарстан белән горурланмыйча кала алмады».
Шул ук утырышта Татарстан Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкару моңа кадәр урынбасар булган Марат Әхмәтовка йөкләнде. Көн тәртибендәге мәсьәләләрне дә аның җитәкчелегендә тикшереп бетерделәр. Аерым алганда, депутатлар ятим балалар арасында торак белән тәэмин итүгә өстенлекләре булган затлар исемлеген киңәйтүгә бәйле закон проектын беренче һәм соңгы укылышта кабул итте. Җирле үзидарә турында республика законына үзгәрешләр кертелде. Депутатлар 2025 елда Татарстан Конституция советы, Татарстан Фәннәр академиясе эшчәнлеге турында, Татарстанда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, Татарстан Рәисе каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил чыгышларын да тыңлады.
Татарстан Конституция советы рәисе Илгиз Гыйләҗев фикеренчә, республикадагы кебек мондый институтлар илнең башка төбәкләрендә дә булырга тиеш. «Бу – гражданнарның хокукларын яклауның нәтиҗәлелеге мәсьәләсе. Конституция контроле урындагы проблемаларга тизрәк җавап бирергә, төбәк үзенчәлекләрен исәпкә алырга һәм халык белән төбәкнең югары хакимият органы арасындагы туры элемтәне тәэмин итәргә булыша. Татарстан тәҗрибәсе күрсәткәнчә, мондый институт эшли, ул файдалы һәм кирәк», – диде ул.
Татарстанда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Светлана Захарова билгеләп үткәнчә, 2025 елда омбудсменга 1683 мөрәҗәгать кергән. 2024 ел белән чагыштырганда бу 10 процентка кимрәк. Мөрәҗәгатьләр күбрәк гаилә, мәгариф һәм балаларны социаль яклау мәсьәләләренә кагылган. Мәгълүмати куркынычсызлыкка бәйле мөрәҗәгатьләр саны 21 процентка арткан. Сөйләшү барышында депутатлар вәкаләтле вәкилдән балаларны интернеттагы начар мәгълүматтан саклау турында да сорады. Бу уңайдан Светлана Захарова 14 яше тулмаганнарның телефонында «әти-әни контроле» урнаштыру турындагы тәкъдим турында искә төшерде. «Моңа бәйле төрле фикерләр ишетсәк тә, өлкәннәрнең һәм балаларның 70 проценты безне хуплый», – диде ул.
Татарстан Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов сүзләренә караганда, республика фән һәм технология өлкәләрендә Россия Президенты куйган максатларга ирешүдә сизелерлек алга киткән. Әйтик, фәнни тикшеренүләргә эчке чыгымнар өчтән ике өлешкә – 32 дән 54 млрд сумга кадәр арткан. Елына бер галимгә бүлеп бирелә торган финанслау 3,2 млн сум (ил буенча уртача – 2,8 млн сум) тәшкил иткән. 2025 елдагы төп чаралар турында сөйләгәндә, Рифкать Миңнеханов эшнең өч төп юнәлешкә юнәлтелүен әйтте. Болар – федераль программаларны һәм илкүләм проектларны гамәлгә ашыруда катнашу, Татарстанның фәнни-технологик үсеш дәүләт программасы чараларын үтәү, шулай ук үсеш институтларын технологик суверенитетка ирешү бурычларына яраклаштыру. Технологик лидерлык илкүләм проектларында катнашу кысасында республиканың фәнни-мәгариф оешмалары тарафыннан җәлеп ителгән финанслауның гомуми күләме якынча 3,2 млрд сум тәшкил итә. Монда төп юнәлешләр булып химия һәм яңа материаллар, сәламәтлек саклау, җитештерү һәм автоматлаштыру, азык-төлек иминлеген тәэмин итү тора.
Татарстан Рәисе каршындагы эшкуарлар хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Фәрит Абдулганиев әйтүенчә, республикада 188 меңгә якын кече һәм урта эшкуарлык субъекты бар. Узган ел белән чагыштырганда, аларның саны 4 процентка диярлек арткан. Төп үсеш шәхси эшкуарлар хисабына күзәтелә. Татарстанда тулай төбәк продуктының 24,3 проценты кече һәм урта эшкуарлыкка туры килә. Тармакта республика икътисадында мәшгуль булучыларның 45 проценты эшли. Үзмәшгульләр саны 447 меңлек чиккә якынлашкан.
«Хөкүмәт сәгате» кысасында депутатлар Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру турында мәгълүмат тыңлады. Тик Татарстан мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмованың чыгышы эчтәлегеннән бигрәк, татар телендә бер сүз дә булмавы белән игътибарны җәлеп итте. Әле җитмәсә, Тукай турында, аның мирасын саклау турында сөйләгәндә. «Бездә – ике дәүләт теле», – дип кисәтү ясады аңа депутатлар. «Чыгышын ике телдә тәкъдим итсә, дәрәҗәлерәк булыр иде», – диючеләр дә булды. Бу фикерне куәтләп: «Татарча белми икән, слайдларны булса да татар теленә тәрҗемә итсеннәр», – дип тә өстәделәр. Министр урынбасары бер сүз дә җавап бирмәде. Хәер, дөрес сүзгә җавап юк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез