Башлангыч мәктәп укучыларының аудитор эш күләме дүрт уку елында 2966 академик сәгатьтән кимрәк һәм 3305 академик сәгатьтән артык була алмый.
Шул рәвешле, башлангыч сыйныф укучыларына йөкләнешнең аскы планкасы бераз күтәрелгән, ә өскесе – түбәнәйтелгән. Моңа кадәр дәресләрнең күләме, кимендә, 2954 академик сәгатьтән кимрәк булмаска һәм 3345 сәгатьтән артмаска тиешлеге билгеләнгән иде.
Элегрәк яңа уку елыннан беренче сыйныф укучыларына өй эшләре бирелмәячәге билгеле булган иде.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез