«Киләсе елда Минтимер Шәймиевкә 90 яшь тула. Минтимер Шәймиев иң авыр елларда җитәкчелек итте. Ул елларда милләтара һәм диннәр арасында татулык сакланды. масштаблы социаль-икътисади программалар гамәлгә ашырылды. Күбебезгә ул чакта Шәймиев командасында эшләү бәхете елмайды. Мин аннан идарә итү тәҗрибәсенә өйрәндем. Олы рәхмәтемне кабул итегез, хөрмәтле Минтимер Шәрипович!» – диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Рәисе 2027 елны Минтимер Шәймиев елы дип игълан итте һәм «Без булдырабыз!» – дип төгәлләде ул чыгышын.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез