Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына еллык юлламасында республикада сыйфатлы, заманча IT-инфраструктура булдырылуын искәртте, 2030 елга кадәр алдынгы IT-карарлар программасын эшләргә кушты.
Рөстәм Миңнеханов Бәшир Рәмиев исемендәге технопаркта берничә мәйданчыкның берюлы – фиджитал, балалар IТ-паркы, IТ-эшмәкәрлек һәм дистәләрчә өметле стартапның урын алуын билгеләп үтте. Бүген IT-паркта 546 резидент эшли, 6 мең эш урыны булдырылган.
«Тулаем алганда, республикада технологик ледерлык өчен көчле нигез булдырылган. Безнең максат – бу дәрәҗәне тоту гына түгел, Татарстанга цифрлы технологияләр һәм ясалма интеллект тармагында Россиядәге алдынгы үзәк дәрәҗәсенә зур адым ясарга тиеш», – диде Рәис.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез