Уеннарда зона этапларында җиңүгә ирешкән белем йортларының җыелма командалары катнашты. Һәр команда 10 кешедән тора, аларның һәрберсенең үз вазыйфасы бар: табиб, командир, БПЛА операторы, хәрби хәбәрче, элемтәче һәм башкалар. Быел уеннарда беренче тапкыр Татарстан югары уку йортлары һәм «Гаилә Аҗаганнары» командалары да катнашты.
– «Аҗаган» хәрби-патриотик уены күп еллар дәвамында катнашучыларга хәрби эш нигезләрен өйрәнергә, совет һәм Россия солдатлары, офицерларының батырлыклары белән танышырга мөмкинлек бирә. Уеннар ата-бабаларның батырлыкларын хөрмәт итүчеләрне берләштерә. Алар махсус хәрби операциядә катнашучыларының каһарманлыгы белән горурлана һәм илебезнең иминлегенә, бәйсезлегенә өлеш керткән кешеләр истәлеген сакларга омтыла. Бүген, илебез яңа сынаулар белән очрашканда, бу чара аеруча әһәмияткә ия, – дип сәламләде Татарстан Рәисе катнашучыларны.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук балаларны ярышларга әзерләү өчен бөтен көчләрен куйган оештыручыларга һәм остазларга рәхмәт белдерде. «Сез мөһим һәм игелекле эш башкарасыз, Россия патриотларының яңа буынын тәрбиялисез», – диде ул.
«Алдынгылар хәрәкәте» оешмасының Татарстан бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләйманов хәбәр иткәнчә, быел «Аҗаган» уеннарында 114 мең бала катнашкан. Кечкенәләр төркемендә җиңүчеләр билгеләнгән инде. Быел Казан командасы иң яхшысы дип табылган. Аларга Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Волгоград шәһәренә юллама бүләк итте.
– Физик яктан көчле булу гына җитми. Балалар беренче медицина ярдәме дә күрсәтә белергә, тарихка кагылышлы сорауларга да җавап бирергә тиеш. Төбәк этабында җиңүчеләр исә июнь ахрында Оренбургта узачак округ уеннарына бара, ә көзен Волгоград каласында иң көчле командалар Бөтенроссия уеннарында катнаша, – диде Тимур Сөләйманов.
«Аҗаган» уеннарының быелгы яңалыгы булып, югары уку йортлары һәм гаилә командалары катнашуы тора. Хасбиуллинар гаиләсе, Арчада район күләмендә узган уеннарда җиңеп чыгып, Казандагы ярышларга килгән.

– Беренче ярдәм күрсәтү, противогазны вакытка кию кебек сынауларны уңышлы уздык. Иҗади эшебезне якладык. Танк макетын ясап тапшырдык. Уеннар бик күңелле уза. Сынатмаска тырышабыз, – ди гаилә башлыгы Айрат. Саба районында иң җитезләр дип табылган Макаровлар гаиләсе исә мондый төрдәге уеннарда беренче тапкыр гына катнашмый икән. Алар, 2024 елда ГТО сынауларында катнашып, республика күләмендә 4 нче урынны яулаган булган.
– Гаиләләргә 12 төрле сынау узарга кирәк иде. Әллә ни авырлыгын күрмибез. Бер-беребезгә ярдәмләшеп, ярышларда катнашабыз. Без һәрвакыт балаларга үрнәк булып яшәргә тырышабыз. Шуңа күрә дә мондый ярышларда үзебезне бик теләп сыныйбыз, – диде Венера Макарова.

«Гаилә Аҗаган» командалары арасында җиңүче дип Бөгелмәдән Саниевлар гаиләсе билгеләнгән. 2нче урында – Казаннан Гатаповлар гаиләсе, 3нчедә – Арчадан Хасбиуллинар.
10 командадан торган югары уку йортлары да уеннарда сынатмады. Казан энергетика университетының 1 курс студенты Станислав Назаров: «Аҗаган» уеннарында мәктәптә укыганда ук бик теләп катнаша идем. Хәзер дә тәкъдим итүләренә озак уйлап тормыйча ризалаштым», – дип белдерде. Студентларга 4 сынау узарга туры килде. Югары уку йортлары арасындагы уен нәтиҗәләренә килгәндә, җиңүче дип Казан милли тикшеренү технология университеты билгеләнгән. 2 нче урында – Казан федераль университеты, 3 нчедә – Казан энергетика университеты.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез