Минск
«Бу турыда әйткәнем дә бар инде: Беларусь Татарстанга бик охшаган. Бик пөхтә, чиста сездә. Тәртип һәм дисциплинаны никадәр хөрмәт иткәнегезне мин Сезнең белән безнең яшь чаклардан ук беләм. Бу уңыш китерә». Беларусь Президенты Александр Лукашенко Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән очрашкач әнә шулай диде.
Рөстәм Миңнеханов очрашуда Брест өлкәсендә алган тәэсирләре белән уртаклашты, Беларусь Республикасында тарихи хәтерне саклау һәм үсеп килүче буында ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләү эшенең югары дәрәҗәдә алып барылуына соклануын белдерде. «Миңа Сезнең – Россиядә фундаменталь кеше буларак – безнең бу сугышка бик җитди мөнәсәбәттә булуыбызга инануыгыз бик мөһим. Бездә бит мондый объектлар меңнәрчә, аларны карап тотабыз, шул ук вакытта бу һәйкәлләрнең күпчелеген мәктәп укучылары карый», – диде Александр Лукашенко.
Рөстәм Миңнеханов Беларусь Президентына төбәкләр дәрәҗәсендә проектларны гамәлгә ашыруга шәхси игътибары өчен рәхмәт белдерде. «Сезнең ил Хөкүмәте белән дә, төбәкләр белән дә багланышлар актив үсештә, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Беларусь Республикасы – төп икътисадый партнерларыбызның берсе. Безнең арада сәүдә әйләнеше соңгы елларда яхшы үсеш күрсәтә. Узган ел ул 718 миллион долларны тәшкил итте».
Беларусь Премьер-министры Александр Турчин белән очрашуда да ике як өчен файдалы элемтәне ныгыту турында сөйләштеләр. «Без төрле тармаклар – нефть химиясе, машина төзелеше, агросәнәгать комплексы, урман хуҗалыгы, транспорт һәм башкалар буенча хезмәттәшлек итәбез. Партнерлар арасында Минск трактор заводы аерым урын алып тора. Республикадагы авыл хуҗалыгы техникасының шактый өлеше әлеге предприятиедә җитештерелә, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Катлаулы халыкара вазгыятьтә предприятиеләребезнең кооперациясен көчәйтергә, кече һәм урта бизнесны активрак эшкә җигәргә, Сәүдә-сәнәгать палаталары, шулай ук предприятиеләр Ассоциациясе, махсус икътисадый зоналар һәм индустриаль парклар мөмкинлекләрен киңрәк файдаланырга кирәк».
Татарстан Рәисе Минскида Җиңү монументына чәчәкләр салды. Моннан тыш, Беларусь Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Тормыш эшчәнлеге иминлеге мәгариф үзәгендә булды.
Бу көннәрдә Минскида Казан көннәре уза. Аның кысасында «Тәмле Казан» фестивален дә оештырдылар. Анда катнашучыларны Рөстәм Миңнеханов та сәламләде. «Без тарихыбыз, мәдәниятебез турында сөйләргә, социаль һәм икътисадый юнәлешләрдә тәҗрибә уртаклашырга, милли ризыкларыбыз белән сыйларга, гореф-гадәтләребез белән таныштырырга дип килдек», – диде ул.
Брест
Рөстәм Миңнехановның Беларуська сәфәре Брест өлкәсенә барудан башланды. Брест крепостенда ул «Батырлык» монументына чәчәкләр салды. Бресттагы Яшьләр патриотик үзәгендә булды. Өлкә башкарма комитеты рәисе Петр Пархомчик белән очрашты. Очрашуда Татарстан Рәисе бик эчтәлекле программа әзерләүләре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде. «Без барыбыз да шушы тарихны тыңлап үстек. Бу мемориаль комплексның колачы сокландыра», – диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Рәисе Брест өлкәсендә патриотик тәрбия юнәлешендә зур эш алып барылуын билгеләп үтте. «Безнең илләр Президентлары төбәкләр дәрәҗәсендә элемтәләр үсешенә актив ярдәм итә. Без Татарстанда дустанә Россия–Беларусь мөнәсәбәтләре кысасында Беларусь Республикасы һәм аның төбәкләре белән хезмәттәшлекне киңәйтү мөмкинлеген югары бәялибез», – диде Рөстәм Миңнеханов. «Татарстан – Россиянең актив төбәкләренең берсе. Безнең хезмәттәшлек өчен фикерләребез күп», – диде үз чиратында Петр Пархомчик. Очрашу азагында Татарстанның Брест өлкә башкарма комитеты белән хезмәттәшлеге турындагы чаралар планы имзаланды. Татарстан Рәисе Бресттагы берничә сәнәгать предприятиесен дә барып күрде.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез