Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына еллык юлламасында республиканың илнең тышкы сәясәтен тормышка ашыруда актив катнашуын, чит ил партнерларының исә хезмәттәшлеккә әзер булуын искәртте.
«KazanForum»га дөньяның 87 иленнән 20 меңнән артык кеше катнашты. Бу бик күп кенә чит ил партнерларының безнең ил белән хезмәттәшлекне ныгытуга әзер булуын раслый», – диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Рәисе октябрьдә Казанда XVI БРИКС саммиты узачагын да искә алды. Бүген әлеге чарага әзерлек эшләре тәмамланып килә. «Бик күп кунаклар киләчәк, халыкара мәйданда да безгә бик зур игътибар булачак – без тагын бер кат ышанычны акларга һәм чараны югары дәрәҗәдә оештырырга тиеш», – диде Рөстәм Миңнеханов.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез