Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына еллык юлламасында, һава торышының көйсезлегенә карамастан, быел республикада 3,8 млн тонна икмәк, 2 млн тоннадан артык шикәр чөгендере, 1 млн тоннадан артык бәрәңге һәм яшелчә уңышы җыеп алырга планлаштыруларын белдерде.
«Бу безгә халыкны азык-төлек продуктлары белән тулысынча тәэмин итәргә һәм республикадан читкә дә чыгарырга мөмкинлек бирәчәк. Кыр хезмәтчәннәренә авыр һәм мөһим эшләре өчен рәхмәтемне җиткерәм», – диде Рәис.
Рөстәм Миңнеханов, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен ташламалы бәядән дизель ягулыгы белән тәэмин итүләре өчен «Татнефть» һәм ТАИФ компанияләренә дә рәхмәтен белдерде.
«Без Татарстанда агросәнәгать комплексын үстерүне дәвам итәбез. Вәзгыять җиңел булмаса да, Татарстанда барлык ярдәм чаралары сакланган», – диде Рәис.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез