Рөстәм Миңнеханов депутатларга: «Эшегез белән сез сайлаучыларның ышанычын акларга тиеш»

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына еллык юлламасында сентябрьдә узган сайлауны искә алды һәм депутатларның үз эше белән сайлаучыларның ышанычын акларга тиешлеген искәртте.

«8 сентябрьдә Татарстан Дәүләт Советының сигезенче чакырылышы формалашты. Аның алдында Россия дәүләтчелеген ныгыту, тарихи гаделлекне саклау, иҗтимагый-сәяси тотрыклылыкны тәэмин итү буенча катлаулы бурычлар тора. Үз эшегез белән сез сайлаучыларның ышанычын акларга тиеш», – диде Татарстан Рәисе.

Рөстәм Миңнеханов киләсе елга Татарстан Рәисен, җирле үзидарә органнары депутатларын сайлау узачагын да искә алды. Татарстан үсеше белән халык иминлегенең дәүләт һәм муниципаль хакимият, депутатлар корпусының үзара килешеп эшләвенә бәйле булуын да билгеләп үтте Рәис.

«Халык белән даими элемтәдә торырга, аларның гозерләренә тиз арада һәм сыйфатлы итеп җавап кайтарырга кирәк», – диде Рөстәм Миңнеханов.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре