Рөстәм Миңнеханов янгын куркынычсызлыгы буенча эшне көчәйтергә кушты

Рөстәм Миңнеханов республиканың хокук саклау органнары белән киңәшмә үткәрде. Аңа янгыннар белән бәйле вәзгыять турында хәбәр иттеләр, диелә Татарстан җитәкчесе матбугат хезмәте хәбәрендә.

Кичә Тукай районында янгын җиде кешенең, шул исәптән дүрт баланың гомерен өзде.

Рөстәм Миңнеханов район башлыкларына янгын куркынычсызлыгы буенча эшне көчәйтергә, аерым алганда, йортларга йөрүне оештырырга, системалы профилактик әңгәмәләр үткәрергә һәм халыкка куркынычсызлык чараларын үтәү кирәклеген аңлатырга кушты. Шул ук вакытта, күп балалы гаиләләргә аерым игътибар бирү мөһимлеген әйтте.

Шулай ук Татарстан Раисе гадәттән тыш хәлләр министрлыгын, социаль хезмәт күрсәтүне оештыруны һәм волонтерларны профилактик чараларга җәлеп итәргә кушты.

https://vatantat.ru/2023/06/115543/

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Рөстәм Миңнеханов

Көн хәбәре