Рөстәм Миңнеханов илкүләм проектларда актив катнашуны тәэмин итәргә кушты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына еллык юлламасында барлык дәрәҗәдәге хакимият вәкилләренә Россия Президенты Владимир Путин игълан иткән яңа 19 илкүләм проектта актив катнашуны тәэмин итәргә кушты.

«Ил Президенты тарафыннан Россия Федерациясенең 2030 елга кадәр илкүләм үсеш максатлары турында Указ кабул ителде. Ул иң төп юнәлешләргә, аерым алганда икътисад нәтиҗәлелелегн арттыру, аны кадрлар белән тәэмин итү, цифрлы трансформация һәм технологик лидерлыкка ирешү, яшәү өчен имин, уңайлы инфраструктура һәм нәтиҗәле транспорт системасы тудыру, әйлән-тирә мохитне кайгырту һәм экология, кешеләрнең сәламәтлеген ныгыту, яшьләр сәясәтен тормышка ашыру, шулай ук гаиләләргә ярдәм итү, аналык һәм балалыкны яклауга кагыла», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Рәисе республика халкына актив гражданлык позицициясе, март аенда узган Россия Президентын сайлауда актив катнашулары һәм Владимир Путинның ил үсешен һәм бәйсезлеген ныгытуны күздә тоткан курсына теләктәшлек белдерүләре өчен рәхмәт белдерде.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре