Рөстәм Миңнеханов махсус хәрби операциядә катнашучы, Мамадыш районында туган подполковник Ирек Мәгъсүмовның бүләкләнүенә ихтирамын белдерде. Ул бөтен республиканың аның белән горурлануын белдерде һәм Россияне яклаучыларга рәхмәт җиткерде.
Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, Мәгъсүмовка Россия Герое исеме бирелде, бүләкне аңа Мәскәү Кремлендә Россия Президенты Владимир Путин тапшырды.
«Мондый батыр егетләр белән горурланабыз! – дип язган Миңнеханов. – Якташыбыз белен горурланабыз! Бу көннәрдә илебезне батырларча яклаучыларга рәхмәт!»
Ирек Мәгъсүмов узган ел Батырлык ордены белән бүләкләнде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез