Рөстәм Миңнеханов махсус хәрби операциягә ярдәм иткән волонтерларга рәхмәт белдерде

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына еллык юлламасында махсус хәрби операциягә ярдәм итүгә үз өлешен керткән волонтерларга рәхмәт белдерде.

Рөстәм Миңнеханов гуманитар йөк җыю һәм озатуны оештырган, шәхси машинасында азык-төлек, дарулар алып барган, даим рәвештә матди ярдәм күрсәтүчеләргә рәхмәт сүзләре җиткерде. Татарстан Рәисе маскировка челтәре, блиндаж мичләр ясауда катнашкан, махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә ярдәм иткән активистларга аерым рәхмәт әйтте. «Алар үз тирәсенә фикердәшләр туплап, моны чын йөрәктән эшли», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Рәис аерым кеше исемнәрен дә атады. Аерым алганда, Казаннан Ольга Спиридонова, Чаллыдан Наталья Удальцева, Азнакайдан Данис Мусин, Апастан Сания Сафиуллинага рәхмәт әйтте ул. Арчада яшәүче Фәрит Әхмәтгалиев белән Гөлназ Галимова, Балтачтан Елена Вәлиева, Чүпрәледән Барис Гафуров, Алабугадан Роман Епашеников, Яңа Чишмәдә яшәүче Илгизәр Насыйбуллин белән Спасстан Артем Тюнев та Рөстәм Миңнехановтан рәхмәт сүзләре ишетте.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре